поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.07.2016 Хәйрия

Мәскәүдә 18 химия терапиясе алган Камилә Казанга кайтты

Казан шәһәренең 149 нчы мәктәбендә белем алган 15 яшьлек Камилә Гыйбадуллинаның сүзләре бу. Шушы көннәрдә Камилә, Мәскәү клиникасында 18 (!) химия терапиясе алып, ниһаять, Казанга кайтты. Газетабызда берничә тапкыр язылган кыз белән бездә очраштык.

Минсез әти-әни нишләр?
 
Исегезгә төшереп узабыз: моннан бер ел ярым элек, күкрәк тирәсендә шеш барлыкка килеп, Камилә уйламаган җирдән авырып киткән иде. “Ватаным Татарстан”да басылып чыккан язмадан соң, бер төркем татар эстрадасы артистлары редакция коллективы белән берлектә хәйрия концерты уздырды. Бердәнбер юанычлары булган Камиләдә яман чир икәнен белгәч, әти-әниләре башта югалып кала. “Гомере күп калмаган.
 
Тегендә-монда барып та йөрмәгез”, – ди табиблар. Әлеге сүзләрне ишеткәнче дә, Гыйбадулиннар гаиләсенә хастаханә сукмагын еш таптарга туры килә. Иң элек Камиләне балалар табибына алып баралар. Кыз еш кына ашказаны тирәсендәге авыртулардан зарланган була. ФГДС үткәреп карагач, Камиләнең ашказанын җылытырга булалар. Моның өчен аңа физиотерапия билгелиләр. Тик ашказанының авыртуы бетми, киресенчә, күкрәк тирәсендә билгесез шеш барлыкка килә. Менә шуннан соң әнисе Илмира чаң суга. Кызын ияртеп, онкологлар янына ашыга. Тик алар да бу күренешкә аптырый. Ә Мәскәү табиблары Камиләнеке кебек күкрәк бизе янындагы шешнең моңарчы Татарстанда гына түгел, Россиядә дә күзәтелмәгәнлеген әйтә. Баксаң, кыздагы авыру Кытайның бер кешесендә очраган була. Хәзер Камиләнең шеше турында ике табиб диссертация яза, ди.
 
“Хастаханәдән чыктык та маршрут автобусына утырдык. Миндә онкология, гомерем аз калган дип уйлый башладым. Ирексездән күземнән яшьләр тәгәри. Менә шул чакта әтием белән әниемне уйладым. Янә­шәмдә булган әниемә миңа караганда да кыен иде бит. Әгәр мин булмасам, әти белән әни нишләр? Минем үлемем аларны кайгыга салачак. Әле бит минем туганнан туган кечкенә сеңлем Ясминә дә бар. Төшенкелеккә бирешсәм, димәк аның да ничек үскәнен күрмәячәкмен дип уйладым”, – ди Камилә.
 
Кесәдә 5 мең сум акча бар иде
 
Менә шуннан соң кыз көчле булырга кирәк дигән фикергә килә. Әнисе икенче көнне үк кызын  Мәскәүгә алып китә. Ил­мираның кесәсендә биш мең сум акча була. “Диагнозны бел­гән көнне үк кешедән яшермәдек. Туганнар, дуслар ярдәм итте. Бар булган акча белән диңгез буенда ял итеп кайткан идек. Җитмәсә, Камилә дә кояш астында озак йөрде, – дип искә ала Илмира. – Авыр вакытлар артта калды инде хәзер. Акчалата да, җылы сүз белән дә булыштылар”.
 
Гыйбадуллиннар гаиләсе хәйрия концертына килгән һәр кешегә рәхмәт укый.  Камиләгә бераз булса да ярдәм итү йөзен­нән, 18 гыйнвар көнне  Тинчурин театры бинасында бик матур чара узган иде.
 
–  “Ватаным Татарстан” газетасы коллективына да чиксез рәх­мәтлебез. Хәйрия концертында катнашкан артистларның һәр­кайсы алдында баш ияр идек. Ул чакта концерттан кергән акча бик тә ярдәм итте. Авырый башлагач, акчаның артыгы булмый икән аның. Авылда яшәүче туганнарыбыз да, газета аша хәлегезне белеп торабыз, диләр. Язмаларны укыганнан соң акча ките­рүчеләр дә күп булды, – ди Илмира.
 
Мәскәүдә алар табиб-онко­лог Ольга Копковага эләгәләр. Кояштай балкып, елмаеп торучы табиб уңай энергиясен Камиләгә дә күчерә. Диагнозларны карап, анализлар алганнан соң, кызга: “Бар да яхшы булачак”, – дип өметләндерә. Камиләгә шул гына кирәк тә. Ул үлем турында бөтен­ләй уйламый башлый.
 
Камилә яшендәге балаларга 6 химиядән артыкны бирмиләр икән. Ә аңа өч тапкыр күбрәкне кабул итәргә туры килә. “Химия алган вакытларның авырлыгын әйтеп бетерерлек түгел. Бөтен организм бәргәләнә. Ашый ал­мыйсың, су да эчеп булмый. Җитмәсә, әллә нинди авыру­ларың килеп чыга. Менә шул чакта янәшәмдә әнием булу ярдәм итте. Аяк-кул сызлауларга бөтен­ләй түзеп булмый. Әбием­нең сөяк­ләре сызлый иде. Мин кечкенәдән аның янәшәсендә, аңа булышып яшәдем. Мәскәү хастаханәсендә сызланып ятканда, мәрхүм әбе­кәемне искә төшердем. Баксаң, аңа да ничек читен булган икән бит. Ә янәшәдәге әнием шул минутларда мине яратып, сыйпап куйса да, терелгәндәй була идем, – ди Камилә. – Әниләргә рәхмәт. Алар иң авыр сынау аша уза. Без химия алганда, бер дә йокламыйча, төннәр буе саклап чыгалар. Ашамаганда көчләп ашаталар, елаганда юаталар”.
 
Камилә дә кечкенә сабыйларны юатып, өметләндереп йөри икән әле. Дәвалану курсы беткәч, аларны Мәскәүдә яшәп торган фатирларына җибәрләр икән. Әмма Камилә, бераз гына хәле җиңеләю белән, киредән хаста­ханәгә китә. Монда ул әлеге чир белән очрашкан, чәчләрен, керфекләрен, гәүдә авырлыкларын югалткан сабыйларга ярдәм итәргә ашыга. 
 
Бар да башкача
 
Мәскәү хастаханәсендә ятканда, Камилә мәктәп программасы буенча укырга да өлгергән. Шулай итеп, Камилә Казанга тугызынчы сыйныфны тәмамлап кайта. “Анализларым яхшы булса, август-сентябрь айларында имтихан тапшырачакмын. Ә калган укуымны өйдә генә дәвам иттерәм. Әлегә организмым бик талчыккан, арыган. Миңа бераз салкын тигән, тамагы авырткан, гомумән, вирусы булган кешеләр белән аралашырга ярамый”, – ди ул. “Борыннан акса да, бераз ютәлләп торса да, хәтта температурасы булса да, укуын калдырмады. Баксаң, һәр авырудан дәваланып бетәргә кирәк икән. Вакытында дәваламаган  урыннарда яман шеш баш калкытырга мөм­кин” , – дип сөйли әнисе Илмира.
 
Ана белән кыз бер-берләрен ярты сүздән аңларга өйрәнгән. Мәскәүдәге хастаханә палатасында уздырган 14 ай вакыт аларны тагын да якынайткан. “Камиләнең сүзләренә, киңәш­ләренә зуррак игътибар бирә баш­ладым”, – ди әнисе. Кыз күкрәгендәге шеш белән көрә­шүен интернет сәхифәләргә дә язып барды. Шуны хәтта Мәс­кәүдәге онкология диспансеры табиблары да укыган. “Бервакыт зурлар дәвалана торган башка хастаханәгә бардым. Ә андагы табиблар мине белә икән инде. Алар минем язмаларны укып бара икән, – дип сөйли Камилә. – Әйтәм бит, хәзер мин – башка кеше инде. Теләсә нәрсә ашамыйм. Организмымны тыңларга өйрән­дем. Һәр күзәнәгемне ишетәм. Нәрсә ашыйсымны үзем хәл итәм. Үлән чәйләре эчеп, витамин җыям. Көн саен шулпасыз булмый. Итне азрак ашый башладым. Фастфуд, ягъни коры-сары ризык ягына карый да алмыйм. Элек ничек ашаганмындыр?”
 
Табиблар бер дә күңелне төшермәсен
 
Камилә балалар бүлегендә эшләүче ак халат ияләренә әнә шул теләктә. Ник дигәндә, елдан артык хастаханәдә яткан кыз авыру­ларның хәлен яхшы аңлый.
 
“Бездә табиблар, онкология икәнен белүгә, гомерең беткән, диләр. Кеше шушы сүзләрдән соң, үзеннән-үзе төшенкелекә бирелә. Яшьләр терелүгә өметләнсен иде. Яман чирне җиңеп була, дип уйлыйм мин. Бары тик тырышырга гына кирәк, – дип киңәш бирә Камилә. – Мәскәүдә футбол уйнарга яратучы бер егет белән таныштым. Көчле рухлы, оптимист кеше. Химияләрен алып бетерә дә тизрәк футбол уйнарга чаба. Чир турында уйлап та утырмый. Борчылмый да. Ни гаҗәп, анализлары да яхшы чыга үзенең. Мин дә бер урында моңаеп утырмаска уйладым. Мәскәүдә чакта еш кына метро янына баргаладым. Ә анда – кешеләр агымы. Ирексездән мин дә аларга иярәм. Үземне алар кебек хис итәм. Менә шулай итеп онытылам. Урамга чыккач, үзем­нең аяк-кулларым йөргәнгә сөенәм. Өйдә ятсаң, башка әллә нинди юләр уйлар килә.  Хәзер мин һәр туган таңга сөенеп яшим. Күпме яшәрмен – белмим, әмма бар да – Ходай кулында”.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»