|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.07.2016 Шоу-бизнес
Әсхәт Дөбер-Шатр кызына шәп сюрприз ясаган!Әсхәт Дөбер-Шатр 14 яшь тулу хөрмәтенә кызы Ләйсәнне көтелмәгән бүләк белән сөендергән. Бу сюрпризга Ләйсән генә түгел, дус кызлары да бик шатланган! - Кызым туган көненә дус кызларын чакырды. Җыелышып шәһәр үзәгенә барырга теләүләрен белдергәч, үзләренә әйтмичә генә лимузин чакырттым. Тәрәзәсенә "Туган көнең белән, Ләйсән" дигән язу да яздырдым. Кызларга "хәзер сезне алырга машина килә" дигәч, "сыярбызмы соң?" дип сөйләнделәр. Ә ап-ак лимузин килеп туктагач, сөенечләре эчләренә сыймады. Машина эчендә яшелчә-җимеш һәм башка ризыклар бар иде. Фотога төшеп, 3 сәгать йөреп кайттылар, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Әсхәт. Әмма сюрпризлар моның белән генә бетмәгән әле. Ләйсәннең рәсем ясауга мәхәббәтен күздә тотып, әти-әнисе аңа графиклы планшет бүләк иткән.
Күптән түгел Әсхәт Дөбер-Шатрның "Безнең җәй" исемле җырына төшерелгән яңа клибы дөнья күрде. Җырчы клипны гаиләсе белән Төркиянең Анталия шәһәренә баргач төшергән. Сер түгел, Әсхәтне "шәрә" кызлар белән клип төшерә, дип тәнкыйтьләүчеләр аз түгел. Әмма җырчының моңа бер дә исе китми. "Клип җәй, ял турында. Пляжда төшерелгәч, анда киенеп, төренеп йөрүче кеше булмады инде. Авылда яшәүче әби-бабайлар чит ил сериалларын егылып китеп карый, анда да бит нинди генә күренешләр юк! Аңа карап сериал караудан туктамыйлар. Мин үзем заманча карашлы кеше. Әлбәттә, бөтен кешегә ярап булмый, һәркемнең үз карашы. Шулай да интернет челтәрендә яшьләр, бигрәк тә ир-егетләр клипны ошатуларын белдерде", – диде Әсхәт Дөбер-Шатр. Ул хәзерге вакытта тагын бер яңа җыр өстендә эшләвен белдерде.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|