поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.09.2009 Мәгариф

ВУЗЛАР КҮП, БАЛАЛАР АЗ

Редакциябезгә бер төркем ата-аналар исеменнән имзасыз хат килеп төште. Аның эчтәлеге түбәндәгечә: “Кайбер югары уку йортларында укыту-тәрбия эшчәнлеген ике дәүләт телендә алып бару эшен юкка чыгаралар, татар теленең үсешенә аяк чалалар. Шуның ачык мисалын Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында күрәбез. Без быел балаларыбызны “Татар мәктәбендә биология һәм химия укытучысы”, “Татар мәктәбендә география һәм биология укытучысы”, “Татар мәктәбендә тарих укытучысы”, “Татар мәктәбендә математика һәм информатика укытучысы” белгечлекләренә укырга керттек. Балаларыбыз үз ана телендә белем һәм тәрбия алырлар дип уйладык. Ләкин 27 августта өметләребез чәлпәрәмә килде. Деканнар Гайсин, Синицын, Хөснетдинов: “Быел татар төркемнәре бетерелә”, – диделәр.

Бу нинди башбаштаклык? Без үз балаларыбызның татар телендә югары белем алуын телибез! Без Русия Конституция судына барачакбыз!

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында татар төркемнәре бетерелүе ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә?

 

Илгизәр Гайсин, табигать белеме һәм география факультеты деканы, профессор:

 

– Татар бүлекләрен беркем дә ябарга җыенмаган иде, тик безгә быел бик аз абитуриент килде. Мәсәлән, “Татар мәктәбендә биология һәм химия” белгечлегенә барлыгы 5 кеше килгән иде, әле шуларның берсе кире уйлап, 4 кеше калды. Ә безгә төркем туплау өчен 12 кеше җыясы бар иде – бюджет урыннары шуның кадәр бирелгән. Дүрт кеше белән аерым төркем ачу мөмкин түгел бит инде! Шуңа күрә аларны урыслар белән берләштереп, урысча укытырга туры килә.

 

Биология бүлегендә быел, гомумән, бер генә төркем туплый алдык. Биологиядән БДИ тапшырган бөтен кеше Казан дәүләт университетына, медицина университетына, ветеринария академиясенә, аграр университетка китте. Минемчә, татар бүлегенә генә килмәделәр дип әйтү дә дөрес түгел. “Урыс мәктәбендә биология һәм химия” бүлегенә дә нибарысы 9 кеше алдык. Хәтта “Биология, инглиз теле” дигән юнәлеш буенча да 15 студент урынына 9 гына җыелды.

 

Менә шуларның барысын – “татар”, “урыс”, “инглиз”ләрне тупладык та, бер уртак группа ясарга мәҗбүр булдык. Башкача мөмкин түгел. Югары белемне татарча бирү өчен янып йөргән кеше буларак, хәзерге хәл минем үземне дә бик тә борчый.

 

Моңарчы тупланып килгән татар төркеме быел ник оешып җитә алмады? Сәбәпләрнең берсе – Бердәм дәүләт имтиханы кертелүе һәм аны татар телендә тапшырып булмавы.  Татарча язарга мөмкинлек тудырылса, татар бүлекләренә кабул итү проблемасы калкып чыкмас иде дип уйлыйм. Урысча яздылар да, күбесе “икеле” алды.

 

БДИларны татарча яздырмагач, киләчәктә татар мәктәпләре дә урысча укыта башлаячак дип уйлыйм. Президентның: “Туган телгә төп басым башлангыч сыйныфларда ясалырга тиеш”, –  дигән сүзе белән килешми мөмкин түгел. Тик БДИны урысча язу киткәч, татар теленә игътибар кимиячәк.

 

Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Авыл җиреннән ата-ана килә дә: “Теләсә-кайсы белгечлек булсын, укытучы һөнәре генә  булмасын”, – дип әйтә. Башка белгечлеккә хәтта түләп укытырга да әзер. Әйтерсең, балалар бакчасыннан соң балалар шундук вузга барып керәләр! Әйтерсең, мәктәп аша узмыйлар, аларны укытучылар укытмый. Укытучылар – мөгезле кешеләр түгел бит инде! Соңгы вакытта укытучы һөнәреннән йөз чөерү китте. Ник алай? Моның да, үз чиратында, сәбәпләре күз алдында: мәктәпләр ябылырга тора, укытучының хезмәт хакы түбән. Җитмәсә, алга таба укытучыларның үзләре дә даими рәвештә имтихан тотачак дигән сүзләр яшьләрне куркуга салган. 

 

Мансур Хөснетдинов, математика факультеты деканы, алгебра кафедрасы доценты:

 

– Әйе, быел математика һәм информатика бүлегендә татарча укыту юк. Студентлар саны җитми, группа тупланмады. “Татар мәкәтәбендә математика һәм информатика” дигән бүлеккә нибарысы 11 кеше җыелды, татарча укытыр өчен аерым төркемгә 25 студент кирәк. Әллә математиканы татарча укырга теләүче юкмы дисәң, урыс төркеменә дә шулай ук 11 кеше генә җыелды. Шуңа күрә аларны берләштереп, бер төркем ясадык. Лекцияләр урысча укылса да, бөтен практик дәресләр татарча бара. Үзебезнең укытучылар язган татарча дәреслекләребез дә бастырылган, тагын бастырыласылары да бар.

 

Татарстан бәйсезлек алган елдан башлап, татарча төркемнәр туплап укыттык. Шуннан бирле ел саен 25әр кешелек икешәр татар төркеме чыгардык. Алар тулысынча татарча укыдылар, дәүләт имтиханнарын да татарча тапшырдылар. Әлбәттә, өченче курстан кайбер фәннәрне урысча укытуга күчтек. Алар ике телне дә бер үк дәрәҗәдә белергә тиешләр бит. Ә быел беренче мәртәбә менә шундый хәл ...

 

Студентлар саны кимү сәбәпләре – БДИ укучыларга кая теләсәләр шунда китәргә мөмкинлек бирде. Мәктәпне тәмамлаучыларның зур өлеше Мәскәү вузларына да китте. Аннары – демографик ситуация. Район мәгариф бүлекләре белән сөйләшеп торабыз. Алар безгә урыннардагы хәлләрне әйтәләр – әти-әниләр югары сыйныфларда урысча укытуны сорыйлар, чөнки БДИ тапшырасы бар диләр. БДИ,  гомумән, татарча укытуны бөтенләй бетерәчәк дип уйлыйбыз.

 

Уку тулысынча урысча баргач, татарча укырга дип килгән студентларыбызга шактый авырга туры киләчәк. Без моны аңлыйбыз. Тик берни эшләп булмый – тулы татар төркеме тупланмады. Киләсе елга балалар күбрәк килсә, һичшиксез, татарча укытачакбыз.

 

Тик киләсе елда хәлләр тагын да катлауланыр дип уйлыйм. Берничә ел элек 4тән 5 нче сыйныфка сикерү аркасында, байтак кына мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныфлары бөтенләй юк. Шуңа күрә абитуриентлар саны тагын да кимиячәк.

 

Хәлләр болайга китсә, факультетларның берләшүе башланырга мөмкин – бөтен курыкканыбыз шул. Аптырагач, һәр укытучыга йөкләмә билгеләнде – киләсе кабул итүгә конкрет фамилияләр белән ике абитуриент хәзерләргә. Шулай эшләмәсәк, без үзебезнең факультетның бәйсезлеген югалтачакбыз.

 

Олег Синицын, тарих факультеты деканы, тарих фәннәре докторы, профессор:

 

– Мәскәү таләбе буенча, төркемгә кимендә 25 кеше тупланырга тиеш. “Урыс мәктәбендә тарих” дигән бүлеккә –14, “Татар мәктәбендә тарих” дигән бүлеккә – 12 кеше кабул ителде. Җәмгысе 26 килеп чыкты. Шул ике төркемне кушарга мәҗбүр булдык, укыту тулысынча урыс телендә барачак. Моны мин дә, деканат та түгел, укыту бүлеге хәл итте. Мин татарча укытырга каршы түгел. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Моңарчы татар төркемендә тулысынча диярлек татарча укыдылар. Тик быел менә шундый хәл. 

 

Менә шулай – Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында татар бүлекләрендә: “Килегез, укытабыз!” – дип торалар. Тик килүчеләр генә әз. Татар бүлекләре генә түгел, урыс бүлекләре дә быел яртылаш буш. Димәк, сәбәп татарча яисә урысча укытуда түгел, ә башкада. Вузлар күп, балалар саны аз. Студентлар вузларны яуламыйлар, киресенчә, һәрбер студент өчен вузлар үзләре көрәшә дигән вакыт килеп җитте кебек.


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 32 | 15.09.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»