поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.07.2016 Киңәш-табыш

Популяр җырчы Лилия Хәйруллина балаларының аяк киеме үлчәмен ничек билгели? (КИҢӘШЛӘР)

Балалар өчен җитештерелә торган товар индустриясе көннән-көн үсә бара. Базарга барсаң да, затлы кибетләргә керсәң дә, балаларга нинди генә кием-салым юк! Аеруча аяк киемен сайлау мөмкинлеге зур. Ләкин аяк киеменең үлчәмен ничек билгеләргә? Бу сорау бик күп ата-ана өчен актуаль булып кала, чөнки үлчәме туры килмәгән очракта, кыйммәтле, сыйфатлы аяк киеме дә балага кечкенә яки зур булырга мөмкин.

Гадәттә, балалар бер яше тулганчы, яки тулып киткәч тә тәпи йөри башлый. Әмма ата-ана балага аяк киемен берникадәр иртәрәк алырга тырыша. Игътибар иткәнегез бардыр, хәзер 6-8 айлык балалар да сандали киеп куя. Ярты яшьлек баланың аяк табаны якынча 10 см була, бу 17нче үлчәмгә туры килә. Ә киләсе ярты елда, ягъни бер яшькә нәни аяк 1,5-2 сантимерга үсәчәк, ул чакта аяк киеменең үлчәме 18-20 булачак. Әмма 6 айлык баланың аяк киеме үлчәмен зуррак алсагыз да зыянлы булмас, ул күп вакытын арбасында утырып яки үрмәләп үткәрә.
 
Алга таба аяк киеменең үлчәмен сайлау авыррак булырга мөмкин, чөнки сабый тәпи киткәч, аяк табанының формасы үзгәрә башлый. Кагыйдә буларак, 1-1,6 яшьтә баланың аягы 20-21 үлчәмгә кадәр үсә. Ябык аяк киемен бармак терәлеп торырлык итеп алырга киңәш ителми. Тик бу ачык сандалига кагылмый, аларның үлчәме баланың аяк үлчәме белән туры килсә дә ярый.
 
Игътибар! Баланың аяк табанын үлчәгәндә, үкчә чигеннән алып иң озын бармакка кадәр үлчәргә кирәк. Ике аягын да үлчәгез, аяк киемен сайлаганда, зуррак күрсәткечләргә таяныгыз. Интернет челтәрендә баланың аяк киеме үлчәмен билгеләү буенча таблицалар бихисап.  Шуңа да баланың аяк киеме үлчәмен аяк табаны буенча билгеләү авыр түгел. Төп кыенлык сантимер, дюйм, миллиметрларның төрле җирдә төрлечә билгеләнүенә килеп терәлә. Әгәр АКШ һәм Канада аяк киеменә өстенлек бирсәгез, биредә җитештерелүче аяк киемнәренең 3 төрле булуына игътибар итегез: яңа туган бала, бала һәм яшүсмер бала. Һәр төркемнең үзенең 1нче үлчәме була.
 
Россия, Белорусия, Украинада җитештерелүче аяк киеменең үлчәме нәкъ менә аяк табаны үлчәменә бәйле. Бездә ул сантимер һәм миллиметрда үлчәнә. Бөекбританиядә, мәсәлән, аяк киеме дюймнарда үлчәнә, билгеле инде безнең саннардан ул аерылып торачак. Бәлки шуңа да гадәттә, балалар аяк киемендә төрле илләрнең үлчәме языла. Шулай да сатучыдан аяк киеме җитештерүчесенең нинди үлчәм системасын куллануын белешергә онытмагыз.

Файдалы киңәшләр! Баланың аяк табанын кичке якта үлчәгез, чөнки бу вакытта баланың табаны шешенеп, максималь үлчәмгә җитә. Йөри башлаган баланың аягын басып торган килеш һәм йөргәндә үлчәгез. Кайбер ата-аналар: "Бер яшьлек баланың аяк киеме үлчәмен ничек билгеләргә? Ул бит аның ярыймы юкмы икәнен аңлата алмый", - дип сорый. Игътибар белән күзәтегез: баланың аягы кысылып тормаска, бала тигез басарга һәм ышанычлы итеп атларга тиеш. Җәйге аяк киеме өчен 0,5-0,8 см, ә кышкысы өчен, оекбаш калынлыгына карап, 1,5-2 см запас калдырырга кирәк.
 
Татар эстрадасының популяр җырчысы, 2,4 яшьлек Кәрим һәм 9 айлык Мөнир исемле ике ул үстерүче Лилия Хәйруллина фикере: "Балага аяк киеме алганда, аны үзем белән кибеткә алып барам. Аннан башка гына барсам, аягын кәгазьгә бастырып, каләм белән сызам. Ул кәгазьне кибеткә алып барып, аяк киеме сайлыйм. Аяк киеменең тышкы кыяфәтенә, стиленә зур игътибар бирәм. Ул төсе буенча киемгә дә туры килергә тиеш. Аның аякка уңайлы булуы да мөһим. Бер сезонга ничә пар алганын төгәл әйтә алмыйм. Аяк киемен төрле кибетләрдән алабыз. Чит илгә яки Мәскәүгә барсам, шуннан алып кайтырга тырышам. Бала тәпи киткәнче үк аяк киеме кидертәбез, баланы матур йөртәсе килә".
 

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 21.07.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»