поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.07.2016 Шоу-бизнес

Илнең "баш яучысы" Роза Сәбитова белән кызыклы ИНТЕРВЬЮ

Баш яучы! Роза Сәбитованың Беренче каналдагы имиджы шундый! Милли театрлар тамашаларында күреп өйрәнгән яучы-карчыкларга һич тә охшамаган ул. Бәби итәкле озын күлмәген биленә кыстыра төшеп, ыштан балагының сыңарын читек кунычына тыгып, кәләш өенә бик тә «изге эшләр» белән атлап керә торган әбекәй итеп истә калдырганбыз.

Ә бу – замана яучысы. Роза Сәбитова зәвыклы һәм заманча итеп киенгән. Холык-фигыле дә шикәр түгел бугай. Чыннан да, ханым гадәти экран йолдызларыннан нык аерыла. Туры сүзе, җор теле һәм «яучылыгын» онытмавы белән. Роза Рәиф кызы белән нәкъ менә безнең заман яучысының хасияте һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләшәбез дә инде. 
 
«Яучы – арадашчы ул»

- Роза Рәифовна, Сез – илнең баш яучысы. Без татарларда яучылар, уйнап әйткәндә, элек-электән кызларның «башын ашаганнар», ә чын мәгънәсендә исә язмыш жирәбәсен сайлап биргәннәр. Ә бүгенге көндә яучы кем ул? 
– Беренчедән, яучы «әбекәй»нең яшен ачыклыйк. Аңа 40 яшьләр тирәсе булган. Ул ниндирәк кыяфәтле булган? Элек заманда хатын-кызлар иртә картайган, ә безнең заманда 40 яшьлек хатынга әби дип әйтеп кара син! Тагын бер мөһим деталь: яучы кияүдә булмаска тиеш. Кагыйдә буларак, алар – тол. Хәзер дә безнең кәсеп-нең бу төп шарты булып тора. Ни өчен икәне аңлашыла да: хатын-кызның вазыйфалары бик күп – йорт, ир, балалар, һәм болар бик күп вакыт һәм көч таләп итә. 
 
Хәзерге заманда яучының, әлбәттә, психолог белеме булырга тиеш. Бу – шулай ук мөһим шарт. 
 
Икенчедән, элеккедән килгән алыш-биреш атрибутикасы кала. Димәк, үзара товар-сатып алучы мөнәсәбәт-ләре урнаша. Димәк, яучы реклама һәм пиар остасы булырга: үзе «саткан» товарны белергә һәм аны дөрес итеп рекламаларга тиеш. Замана безгә мәгълүмат тапшыру өлкәсендә яңа технологияләр тәкъдим итә – димәк, интернет һәм компьютер өлкәсеннән дә белемнәр таләп ителә. Бөтен база электрон версиядә саклана. Кешеләр төрле шәһәрләрдә яшиләр, һәм бу безнең заманда клиент өчен комачау була алмый. Хәтта скайп аша консультацияләр бирергә мөмкин. 

- Яучыга еш мөрәҗәгать итәләрме? Бүген ул ни дәрәҗәдә кирәкле һөнәр? 
 – Ул һәрвакыт кирәк булган һәм булачак. Беләсезме, ул кер юучылар кебек. Сез керегезне үзегез юа аласыз һәм аның чисталыгы өчен җаваплылыкны үз өстегезгә аласыз. Шул ук вакытта бу эшне профессионалларга тапшырырга да мөмкин: алар сезгә керегезне юып, төреп бирәләр. Бу – беренче. Икенчедән, шул ук товар - сатып алучы аналогиясе. Яучы – арадашчы ул. Хатын-кызга үзе башлап йөрү килешми, бу «сатып алучы» – ир-ат тарафыннан бәйлән­чеклек булып кабул ителергә мөмкин. Кыз кеше үзен-үзе мактый алмый, чөнки бу тыйнаксызлык санала. Хикмәт яучының ни дрәҗәдә оста булуында – ул ир-атлар, хатын-кызлар психологиясен белергә, җенесләр арасындагы мөнәсәбәтләрдән, ялгызлык проблемаларыннан хәбәрдар булырга тиеш. Үзенә күрә маркетинг төре бу. 
 
Эш шунда ки, яучыга хатын-кызлар ешрак мөрәҗәгать итә. Гәрчә, чынлыкта, ир-атлар күбрәк шалтырата. Әмма ир-атның фәлсәфәсе шундый бит ул: аңа хәзер үк булсын. Ә инде эш анкеталар тутыруга, консультацияләргә килеп терәлгәч, теләк сүнә.
 
Ул иртән тора, аның командировкага барасы бар, башка хатын-кыз белән таныша һәм башкасы. Статистика буенча (ә мин ул статистиканы алып барам) башка агентлыкларда 90 процент хатын-кызлар, 10 процент ир-атлар, миндә исә 65 процент хатын-кызга 35 процент ир-ат туры килә. Танылу өчен барысын да эшлим, шуның аркасында эш даирәм дә бик киң. Беренче белемем буенча мин системалар программисты. Икенчесе – психология буенча. 

«Гаиләле тормышка йөз тотып»

- «Давай поженимся» тапшыруында Сез берничә тапкыр: «Ә менә татар кызлары...» дип кабатлаганыгыз булды. Ничек уйлыйсыз, татар кызларына гына хас булган сыйфатлар чыннан да бармы? 
 – Мин үзем – татар кызы. Әзәрбайҗан милләтеннән булсам, әзәрбайҗан кызлары, дияр идем. «Татар» дигәндә, мин шәрык кызларын күздә тотам. Бездә көнчыгыш тәрбиясе геннардан килә. Үземнең кызымның тәрбиясеннән чыгып фикер йөртә алам. Ул әти-әни йортында тәрбияләнгәндә, аның өчен гыйффәтлелек һәм сафлык үзеннән-үзе билгеле төшенчәләр иде. Кияүгә дә ул гыйффәтле булып чыкты. Безнең өчен бу беркайчан да ябык, интим характердагы тема булмады. Ул үзенең хатын-кыз икәнен, хатын булгач, иренә хезмәт итәргә тиешлеген белеп тәрбияләнде. Болар барысы да аның холык сыйфатына салынды. Бу дөрес тәрбия, һәм чагыштыру өчен үземнең тәҗрибәм җитәрлек. Минем Казанда агентлыгым бар иде, ягъни мин бу мәсьәләнең кухнясын эчтән беләм, шулай ук бик күп гыйффәтле кызларны да беләм. Сафлыгын саклаган кызларның кияүгә чыккач яхшы хатын булырына ялгышмый идем. Әлбәттә, Мәскәүдә яшәүче, Европача тәрбия алган кыз бала дөрес тәрбияле шәрык кызыннан аерыла. Ләкин барысы да тәрбиядән тора, җирлектән түгел. Минем кызым да Мәскәүдә туып-үсте. Әмма туганнан бирле алган ата-ана тәрбиясе аның киләчәк тормышын билгеләде. Йомгаклап әйткәндә, дөрес гореф-гадәтләр нигезендә дөрес ата-ананың дөрес тәрбиясен алган татар кызлары бары тик гаиләле тормышка йөз тота. 
 
Яучылык, асылда, үзгәрми: хатын-кыз үзен кәләш, ягъни товар буларак тәкъдим итә. Ир-ат ягы хатын ала, шуңа да ул сатып алучы.
 
- Татар хатын-кызларын тыйнаклык бизи, диләр... 
– Татар хатыннары турында шундый бер мәзәк бар. Имеш, син татар хатыны белән яшәгәнсең икән, сиңа хәтта җәннәт тә җәһәннәм булып тоелачак. Мин, шул исәптән 12 китап авторы, язучы буларак та әйтәм моны. Тыйнаклыкның ниндие турында сүз бара бит? Ата-бабалардан калган традицияләр нигезендә тәрбияләнгән, тыйнак, гыйффәтле татар кызы кияүгә чыкканчы үзен дөрес, матур итеп тота, чөнки белә (бу аның канына сеңгән): ир-ат, күрәләтә торып ертлач, дорфа хатынга өйләнмәячәк. Кыяфәте белән үк «Мин – хан кызы, ә син – чүп» дип кычкырып торган кызны кем алсын? Менә кияүгә чыккач башлана да инде... Анда тыйнакланып торып булмый. Минем әбием – татар хатыны, 50 ел Мәскәүдә яшәде, махсус рәвештә русча сөйләшми иде. «Әбием, нигә русча сөйләшмисең?» – дигәч, «Тел онытыла», – дип җавап бирә иде. Чыннан да, әбиебез мәрхүм булды, тел дә онытыла башлады. Кирәк вакытта ул тыйнак була белә иде. Ә өйдә, гафу итегез, өйдә ул хуҗабикә, ул барыбызны да тотып тора, ул – баш. Гадәттә, көчле, үз сүзен кистереп әйтә, сүз эзләп кесәгә керми торган бабабыз да өйгә кайтып керүгә ефәк кебек булып кала иде. Чөнки белә: монда әби хуҗа. Татар кызлары ир-атларны тота белергә кирәк икәнен яхшы аңлый. Әбием һәрвакыт кабатлый иде: «Ирсез яшәп булмый, ләкин алар белән дә җиңел түгел, идеал юк. Шуңа да гаилә ныклы булсын дисәң, тыйнакланып утырып кына булмый». 
 
Кәләш үзен тәкъдим итәргә тиеш түгел. Димәк, моны аның өчен кемдер эшләргә тиеш. 

«Кияүгә чыгу мәҗбүри» 

- Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгеч буларак, кызлар үзләренә гомер юлдашы сайлаганда ниндирәк хата җибәрә? Еш очрый торганнарын атап китә аласызмы? 
– Төп ике хата. Без ни генә дисәк тә, ир-атлар җәмгыятендә яшибез. Ир-ат – баш, Россия гаиләләрендә бернинди демократия, партнерлык турында сүз була алмый. Татарларда бигрәк тә. Әгәр ир-ат – баш, ә хатын аңа иярә икән, димәк, ул аңа хезмәт итә. Партнерлык, демократия турында хыялланган кызлар белән, гадәттә, тиз «саубуллашалар». Гаилә килеп чыкмаячак аның белән. Ир-атның йөрәгенә иң кыска юл аның эгосы аша ята. Ир-ат – иң-иңе. Гомер буе аның колагына «син – иң-иң әйбәте», дип пышылдап торырга кирәк. Бу – Көнчыгыштан килгән зирәклек: соңгы сүзне һәрвакыт ир-ат әйтергә тиеш, һәм бу сүз «әйе, кадерлем» булырга тиеш. Ир-ат «әйе, кадерлем» дисен өчен, хатын-кыз укымышлы, тәрбияле һәм башлы булырга тиеш. Бу – нигез ташы. Һәм тагын бер мөһим нәрсә бар. Кызлар, исегездә тотыгыз: кияүгә чыгу мәҗбүри, әмма кияүдә булу бик катлаулы эш. Шуңа да кайнанагызны яратыгыз, аның белән дус булыгыз, чөнки ул үзенең улын ярата, һәм сез үз әти-әниегезгә караганда да кайнанагызга якынрак булырга тиеш. Акыллы кайнана сезне улын дөрес яратырга өйрәтәчәк, чөнки аңа үзе юкта улының ышанычлы кулларга калачагын белергә кирәк. Бу да нигез ташы. Исегездә тотыгыз: хатын хезмәт итә, кайнана әнидән өстенрәк. 
 
Боларны миңа әбием өйрәтте, гәрчә ул укымаган булса да. Безнең әбиләргә психолог булырга да кирәк­мәгән, алар тормыш итүдә үзеннән-үзе зирәк, акыллы булган, артыгын алмаганнар да. Беренче каналда да, үземнең һөнәри эшчәнлегемдә дә мин шушылар белән шөгыльләнәм: туйдан соң яшәргә җиңелрәк булсын дип тырышам. 

- Безнең заманда еш очрый торган картина: кияүдә булмаган кыз, үзе укымышлы, менә дигән эше, соклангыч карьерасы бар. Һәм менә аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясыйлар. Кызга нишләргә: кияүгә чыгып, алдагы берничә елда карьера турында онытырга, хуҗабикә булып яшәргәме, әллә кияүгә чыгудан баш тартыргамы? Сез нинди киңәш бирер идегез? 
– Беренчедән, ир-ат хатынга өйләнә. Һәм хатынының акчасы аңа әллә ни кирәк түгел. Бу җәһәттән миңа Лариса Гузееваның мисалы ошый. Ире аңа болай дигән: «Әгәр иҗат белән шөгыльләнәсең килә икән, барысына да өлгер. Чөнки мин өйгә кайтканда, син дә өйдә булырга тиеш. Өлгермисең икән, өйдә утыр». Ләкин белем алу һәм яхшы эшле булу – иминлек мендәре ул. Әбием гел шулай дип әйтә иде: «Роза, исеңдә тот, беркайчан да яхшы да, начар да булма. Барыбер ике начарлыкның кечерәген сайлаячаксың». Менә шушында башны эшлә­тергә кирәк инде. Ир-атлар җәмгыятендә һәрвакытта да хатын-кызның өч үлчәме үзәктә тора: хатын-кыз, ир хатыны һәм әни. Ир хатыны булу ул – совет чорында Советлар Союзы Герое исемен алуга тиң – бик мактаулы халәт. Шуңа да сайлау алдында каласың икән, әлбәттә, бер генә юл: кияүгә чык! Әлбәттә, гаилә! Чөнки бары тик ирегез янәшәсендә генә сез хатын-кыз була аласыз, бары тик ирегез генә сезгә ир хатыны дигән статусны, ана булу бәхетен бирәчәк. 
 
Картлык көннәрен сез эштә үткәрәчәксезме, әллә ирегез, балаларыгыз, оныкларыгыз янәшәсендәме? Монда сайлау мөмкинлеге юк та. Мин кызыма һәрвакыт шуны әйтәм: «Өч бала тап», чөнки, кагыйдә буларак, күп балалы әнине ташламыйлар. Бер белән аерылалар, ике бала белән ташлап чыгып китәләр, ә менә өч белән... Анда инде уйлап торырлык вакыт та калмый – балаларны ашатасы, киендерәсе, кеше итәсе бар. Әлбәттә, үзем исән вакытта кызыма ярдәм итәчәкмен. Әни ни өчен кирәк соң? Балалар үсә төшкәч, ярдәм итәрдәй кешең булса, карьера белән параллель рәвештә шөгыльләнергә мөмкин. Анда да карьераң гаиләңә комачауламаслык булса гына. Тик бик авыр булачак. Карьера белән гаиләне бергә алып бару хатын-кыз өчен бик авыр ул. Ярдәм юк икән, хәтта мөмкин дә түгел. 
 
Хатын-кыз өчен тормыш көзендә ирең, балаларың һәм оныкларың мәхәббәтен тоеп яшәү – ниндидер компаниянең генераль директоры булып, ялгыз гомер кичерүгә караганда күпкә мактаулырак. 50 яшьтә сезнең берәүгә дә кирәгегез калмаячак. 
 
Мин бернәрсәне дә исбатламыйм, тормыш үзе исбатлый ул. Хәзер ул карьералы кызларга – 25, 30, 35. Ләкин озакламый 40 та булачак, 50 дә тулачак. Шул вакытта күрәбез дә инде: 25 яшендә кияүгә чыгып, балалар үстергән хатын 50 гә җиткәндә оныклар караша, һәм аның тормышының мәгънәсе бар, ул нәрсә хакына, кем хакына яшәвен белә. Ә карьераны өстен күргәннең ни баласы, ни мәчесе юк, эт белән яшәп ята һәм миңа килә. Ә мин аңа булышмаячакмын, чөнки мин бала табу яшендәге хатын-кызлар белән генә эшлим. 35 яшькәчә. Мин алтын балык та, тылсымчы да түгел, гафу итегез, ир-атны карт кыз куенына саласым килми. Адәм белән Һәва заманнарыннан бирле берни дә үзгәрмәде. 
 
«Мин династия булдырдым»

- Үзегезнең хатын-кыз бәхетенең рецепты нинди? 
– Хатын-кыз бәхетенең рецепты бер генә: бу дөньяда хатын-кыз, ир хатыны һәм әни буларак яшәп калу. Мөмкин булса, күпмедер карьера кору. Әгәр мин хатын-кыз булып туганмын икән, миңа табигать тарафыннан билгеле бер юл үтү өчен программа бирелгән. Мин балаларым хакына, аларга бу тормышта үзләрен табу җиңелрәк булсын өчен танылу алдым. Асылда, яңа династиягә нигез салдым. Боларны ирем эшләгән булыр иде, кызганычка каршы, ул мәрхүм, һәм монда минем гаебем юк. Бу эшләр минем җилкәгә күчте. Иң мөһиме: бу тормышта үз юлымны лаеклы үттем. 
 
- Роза Рәифовна, Сез – һәрчак күз уңындагы кеше. Ни генә булса да, тәнкыйтьсез булмыйдыр. Аңа ничек карыйсыз? 
– Бик яхшы. Фаина Раневская әйткәнчә, әгәр сине ямьсез сүзләр белән искә алмый башлаганнар икән, димәк, син инде популяр түгел. Башкаларда ниндидер эмоцияләр кузгата торган кеше популяр була. Уңаймы, тискәреме – нинди хисләр булса да. Әгәр кемнең дә булса сиңа ачуы килгән икән, димәк, аның күңеленә кагылгансың. Һәм ул орыша, тәнкыйтьли башлый, чөнки битараф кала алмый. Ә нәрсәгә тәнкыйтькә үпкәләргә? Мин бит ул тәнкыйтьне үзем китереп чыгарганмын. Кайчан да булса мине сөйләми, «чәйнәми» яки мактамый (мине балаларым һәм җитәкчелек мактый – миңа шул җиткән) башлыйлар икән, димәк, пенсиягә китәргә вакыт. 
 
- Гади телевизор караучы «Давай поженимся» тапшыруына ничек итеп эләгә ала? 
– «Давай поженимся» тапшыруында катнашу өчен кызыклы тарих кирәк. Тапшыру ялгызлык проблемасы турында, һәм без катнашучыларның тарихлары аша туйга кадәр, туй вакытында һәм аннан соң нинди проблемалар килеп чыгу ихтималы бар – шулар турында сөйлибез. Тапшыруга яхшы белемле, бер тапкыр да кияүгә чыкмаган, акыллы, тыйнак кыз килә икән – тамашачыларга нәрсә сөйләргә тиеш булабыз?
 
Телевизор караучы кулында пульт бар, ул ике минуттан соң ук башка каналга күчәчәк. Шуңа да «Давай поженимся» тапшыруында катнашасың килә икән, «шкафыңдагы скелет»ларыңны да күрсәтерлек көчең булсын. Әйе, болар экраннар аша бик үк матур күрен-мәскә дә мөмкин. Шуның өчен тапшыруга кияү яки кәләш табар өчен генә килмиләр. Безнең программага билгеле бер проблеманы күрсәтергә һәм, ихтимал, кияү яки кәләш табарга киләләр. Ә нигә хәлне катлауландырырга әле, кияү яки кәләш табар өчен үземә килегез. Ә телевизорда ул эмоцияләргә корылган шоу гына. 
 
«Мәскәүгә. Хәдичә апага» 

- Сезнең гаиләдә татарның нинди гореф-гадәтләре сакланган? 
– Барысы да түгел, ләкин миңа энемнең хатыны Рәйсә әйтеп-өйрәтеп тора. Бик теләсәм дә, ураза тота алганым юк әле. Телевидениедә эшләгәч, вакытында туклану мөһим – мин командада уйный торган уенчы, шуңа да кагыйдәләргә буйсынырга тиешмен. Эчмим, тәмәке тартмыйм. Булдыра алган кадәр мөселман традицияләренә тугрылыгымны саклыйм. Догалар укыйм – әбием өйрәтте. Балалар аякта нык тора башлагач, барысын да үтәрмен дип уйлыйм. 
 
Өчпочмак, чәкчәк – боларның барысы да өстәлдә бар. Иптәш кызым Коръән бүләк итте, әбиемнән калган борынгы Коръән китабы бар – ул әйбәтләп, кадерләп төрелгән. Машинамда да дога китабы бар – шуннан сүрәләр укыйм. Тәнкыйть турында сорау бул-ган иде – кешеләр көнләшә дә бит әле, болар барысы да җыелып бара, шулардан чистарыну өчен иртәләрен Коръән сүрәләрен аудиодан тыңлыйм. Өйдә шәмаил эленгән. Кыскасы, әбием өйрәткәннәрне үтәргә тырышам. 
 
Әгәр дә татар хатын-кызы гаилә тормышында тыйнаклык саклап тора икән, бу гаиләдә рәт булмаячак. 
 
- Роза ханым, Сез берничә тапкыр әбиегезне искә алдыгыз. Буыннар арасындагы бәйләнешләрнең бер буын аша ныграк та, назлырак та булуын беләбез. Сезнең очракта турыдан-туры күренә. Әбиегезнең исеме ничек иде? 
– Хәдичә апа. Киң күңелле, кунакчыл кеше иде.
 
Бер бүлмәле фатирда яшәде ул. Балачактан ук хәтерлим әле: әбиемдә һәрвакыт кемдер куна – идәндә гел кемдер йоклый – авылдан килгән берәр туганыбыз (кайчак ул үзе дә танып бетерми иде аларны) атналар буе анда яшәп калырга мөмкин. Камыр ашлары әзерләү – бәлеш, пәрәмәч, аларның исе... Һәм гел кунак, кунак, кунак... Тумышы белән ул Бөгелмәдән иде. Әнием хәрбиләр гаиләсендә – Львов шәһәрендә туган. Әбиемнәр – Нурлат ягыннан. Минем кече Ватаным – Татарстан. Андагы туганнарны санап бетерерлек түгел: әниемнәр 13 бала булган, һәркайсының дүрттән дә ким булмаган баласы бар.
 
Хәдичә әбием икенчегә кияүгә чыккан (бабам, кызганычка каршы, һәлак булган). Гәрчә әтине тәрбияләп үстергән бабайның үги икәнен белмәдек. Алар Мәскәүгә бик иртә күченгән. Башта баракта яшәгәннәр.
 
Зур шәһәрдә акчаң булмаса, күпләп бала табып ятып булмый, шуңа да әтием үзе генә калган. Шулай да нәсел дәвам итә – без бар!

Ландыш ӘБҮДАРОВА
Сөембикә
№ --- | 04.05.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»