|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2016 Криминал
Казанда полиция вәкилен таптата язган Range Rover хуҗасын көчкә туктатканнар (ВИДЕО)Интернетта Казанның Фучик урамындагы гадәттән тыш хәлне сурәтләүче видео пәйда булган. Полиция вәкилләре югары тизлек белән баручы иномарканы туктатмакчы булып, чак кына үзләре дә тәгәрмәч астына эләкми кала. Range Rover автомобилен йөртүче, полиция таләбен колагына элмичә, туктамый урыннан китеп бармакчы була. Видеода аның каршы як полосасына чыгуы күренә. Полициянең УАЗ машинасы каршысына төшсә дә, кыйбатлы машина хуҗасы, исе китмичә, патруль автомобиленең ишеген каерып китә. Шул ук вакытта полиция вәкилен таптата язып урыннан кача.
Соңрак җинаятьчене Зәкиев урамында тоткарлыйлар. Хәзер аны суд көтә.
Тулырак укыгыз: Жесткое ВИДЕО задержания водителя Range Rover в Казани, Задержанный на Фучика водитель внедорожника нарушил шесть статей
--- |
Иң күп укылган
|