|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.07.2016 Фаҗига
Суга баткан сеңлесен коткарырга җыенган егетнең үзен чак коткарып калганнар16 июльдә Буа районында 10 яшьлек кыз суга батып үлгән. Кыз 24 яшьлек абыйсы белән буада тутырылган машина камерасы белән суда йөзгәндә, кинәт кулыннан камера шуып китә. Абыйсы сүзләренә караганда, ул буа уртасына таба камера артыннан йөзеп китә, сеңлесе ярга якын, тездән сулы урында кала. Буа уртасына җиткәндә сеңлесенең ярдәм сорап кычкырган тавышын ишетеп абыйсы коткарырга ашыга, ләкин аның гәүдәсен көзән җыера һәм ул үзе чак кына батмый кала.
Ерак түгел печән әйләндерергә килүчеләр егетне коткаралар, ул аңсыз хәлдә хастаханәгә озатыла. Ә кызны эзләп таба алмагач, коткаручыларны чакыралар. Сәгать ярымнан соң кызның мәете табыла.
--- |
Иң күп укылган
|