|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2016 Криминал
Татарстанда бер ир-ат ресторан хезмәткәрләренә үпкәләп, шартлаткыч "куйган"Алабугада яшәүче сәрхүш 24 яшьлек ир-атны төнлә рестораннан чыгарып җибәрәләр. Ресторан хезмәткәрләренә ачуы килгән ир кеше алардан үч алырга уйлый: "112" хезмәтенә шалтыратып, әлеге ресторанда мина куелу турында хәбәр итә. Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре әлеге рестораннан 30 кешене чыгарып, бинаны яхшылап тикшерәләр, шартлаткыч тапмыйлар.
Телефон террористын шалтыраткан номеры буенча табалар. Ул элек машина урлаган өчен хөкем ителгән булган.
--- |
Иң күп укылган
|