поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.07.2016 Мәдәният

Уразавылда Хәйдәр Бигичев белән Рәшит Ваһапов исемнәре мәңгеләштерелде (ФОТО)

Кайтып барабыз. Юк, туган авылыма түгел. Җыр туган якка! Күңелемнән җыр китабын актарам: ”Ал Зәйнәбем”, ”Аппакай-алмакай”, ”Асылъяр”... Алфавит буйлап китәм. ”Берсе алма, берсе хөрмә”, ”Вәгъдә”,”Дим-дим”, ”Зиләйлүк”, ”Нурия”, ”Әлфия”... Ахырга кадәр саныйсы озак. Сез болай да аңладыгыз инде – бөек җырчы Рәшит Ваһапов җырларына ияреп кайтуыбыз.

Казаннан Нижгарга юл ерак. Шуңадыр инде, бу төбәк егетләре Сергач станциясенә килеп, Мәскәү тарафына китә. Аннан инде, урау юллар аша Казанга килә дә туган авылына – кем Актүккә, кем Чүмбәлигә, кем Кочки-Пожаркига, кем Рбишчага, кем... (юк, санап бетерә алмам. Алай да Кави Нәҗми, Лотфулла Фәттахов исемнәрен дә язмада калдыру кирәк. Ә бит барысын да санасаң да ярар иде) татарның мәшһүр бер кешесе булып әйләнеп кайта. Аларны татар дөньясына зур кеше итеп Казан күрсәтә, Казан таныта!
 
Кайтабыз... Барабыз... Безне юл өстендә татар атамалары (топонимнары) озата бара. Татарлар яшәгән, биләгән җирләр бу. Һәр төркичә аңлаешлы матур исемгә урысчалатып койрык кына тагып куелган. Милләтен үзгәрткән кешенең йөзендә атасының чалымнары ярылып яткан кебегрәк инде бу. Баскыннарга беренче сабакны укыткан урынны – Пьяна елгасын кичәбез.Татарстанның матур урманнарын, игене өлгереп килгән басуларын узганнан соң башланган иде ул ниндидер ятсыну хисе. Әллә ничек җир кадерен белмиләрме соң – урман булырга тырышкан агачлыкларны чаган баскан. Ярый ла автобус тиз бара – ландшафт алышына. Инде уйдык-уйдык әрәмәлекләрне күзәтеп барабыз. Әрәмә яратам мин. Анда шом юк. Шом юкмы? Ә бит Нижгар төбәгенең иллеләп дин әһеле белән берочтан репрессиягә дучар булган, соңыннан атылган Ваһап мулла улы Рәшит белән әрәмәлектә генә күрешә торган булган...
 
Инде менә кабатланмас җырчының тавышындагы моңның каян икәнлеген дә чамаладык. Ә бит шушы тыйнак җырлау өслүбе белән өретелгән чамасыз моң ничәмә-ничә еллар татар кешесен юатты, елатты, татар дөньясына ничәмә-ничә яңа җырчыны китерде.
 
Арада иң калкуы – Хәйдәр Бигичев! Рәшит Ваһапов моңын сагынып яшәгән татар кешесе тиз арада бу икәү арасына тигезлек билгесе куйды. Яхшыны яхшы белән чагыштырып азаплану игелекле шөгыль түгел. Шуңа күрә якташлары да, бу икәүгә һәйкәлне янәшә кую дөрес булыр, дигән акыллы карарга килгәннәр. Узган елның гыйнварында Нижгар татарлары конгрес-сының киңәйтелгән утырышында шура рәисе Гаяр Хәсәнов һәйкәл кую инициативасы белән чыккан иде диделәр. Бу тәкъдимне төбәк халкы да, ”Туган як” мәдәни үзәге дә, Нижгар татарлары автономиясе дә күтәреп ала, Мәскәүдә яшәүче хәлле якташлары да янчыкларын чишә. Алар шундук сынчылар да эзли башлый, эскизлар да эшләтә, Казанга килеп Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичев яшәгән урыннарны күрәләр, каберләрен зиярәт кылалар. Кыскасы, хәтер уяна. Һәйкәл Кызыл Октябрь районының үзәге Уразавылда булыр дип тәгаенләнә. Район башлыгы Халит Сөләйманов дилбегәне үз кулына ала.
 
Һәйкәл тикле һәйкәл, бигрәк тә берьюлы ике кешегә, зур бюджетлы проект ул. Идея белән генә ерак китеп булмый. Татарның моң бәгыре булган бу икәүнең һәйкәлдәге язмышына Татарстан битараф калсынмы? Инде моңарчы да Казандагы Нижгар татарлары якташлыгы рәисе, ”Рәшит Ваһапов фонды” директоры, галим һәм журналист Рифат Фәттахов, якташларының исемен мәңгеләштерү йөзеннән, байтак бәрәкәтле гамәлләр башкарып килә иде. Татар дөньясын җыр җәһәтеннән уяткан Рәшит Ваһапов исе¬мендәге фестивальләргә Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Хәйдәрнең хәләле Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева инициативасы белән Хәйдәр Бигичев исемендәге фестивальләр дә килеп кушылды. 2008 елда Ваһаповның туган авылы Актүктә – аның 100 еллыгына  җырчының бюсты да куелган иде.
 
Рифат Фәттаховның үҗәтлеген беләм. Йөри торгач ул, әлбәттә, Түбән Новгород губернаторы Валерий Павлинович Шанцев ишегеннән дә үтеп кергәндер, Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка да халык ихтыяҗын, якташлары гозерен аңлата алгандыр. Халыкка фидакарь хезмәт иткән Нижгар төбәге улларына һәйкәл кую өчен кирәкле миллионнар шуннан соң табылган инде ул. Эшне озын-озакка сузмаганнар. Хәзер менә җәйнең кыл уртасында, иртәгә Федераль Сабантуй дигән көнне шул хыялдагы һәйкәлнең ачылышына барабыз. Килүчеләр без генә түгел. Автобус тулы яшь җырчылар – Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичев варислары. Арада Зөһрәбез дә бар.
 
Кайткан кешеләр тагын да күбрәк. Утыз градуслы эсседә мәйдан биләп, урам тутырып йөргән кешеләр арасында бөтенләй дә кадерле кунакларны күреп алам. Әнә берсе – бабасы, атасы туфрагын җирсеп кайтканы. 
 
Бу – Абдулла белән Өлкән ханым Алиларның улы, Рәшит Ваһаповның кардәше Атик Али, икенчесе – Финляндия татарларының дини-мәдәни автономиясе рәисе Тарик Кафиатулла. Рәшит Ваһапов кебек үк мәһабәт гәүдәле Атик әфәнде белән рәхәтләнеп татарча сөйләшеп алабыз. ”Безнең телнең матур килеш, дөрес килеш сакланып кала алуында Рәшит әзинең өлеше зур. Аның җырлары язылган патефон тәлинкәләрен Ленинградка килеп алып кайта торганнар иде”, – ди ул.
Сездә генәме соң, бездә дә шулай ул!
  
Җыр тансыклаган халыкны тилмертмәс өчен концертны бүген үк куя торырга булган җырчыларны да Мәскәүдән, Уфадан, Казаннан шул – җырдагы, телдәге туганлык китергән бит инде исеме үк бәхет вәгъдә итеп торган Уразавылга (”ураз”– бәхет дигән сүз).  Кайтканнар арасында Хәйдәр Бигичевның биш сеңлесен күреп алам. Халидә Бигичева – Мәскәүнең танылган җырчысы инде җырлаячак җырын кабатлап йөри. ”Хәйдәр!” дигән җыры булыр бу аның. Абыйсыныкы кебек куәтле тавышы, моңы белән сискәндерер әле ул якташларын.
 
Инде менә концерт башлана да. Татарстан дәүләт камера хоры кыз-егетләренең классик башкаруында татарның классик ”Әллүки”е белән ”Алмагачлары” бәйрәмчә киенгән мишәрләребезне мәйданга тыгызлады. Ярый әле сәхнә биек, берәү дә берәүгә комачауламый. Шуңа күрә җыр иркендә тирбәнү, онытылу өчен бөтен шартлар да бар. Кояш кына кыздыра...
 
Сәхнәдә җыр хуҗа. Сүзләр иртәгә – һәйкәл-бюстлар өстенә ябылган тукымалар шуып төшкәндә сөйләнер. Ваһапов һәм Бигичев исемендәге җыр бәйгеләрендә җиңгән егет-кызлар өздерәләр генә. Филүс Каһиров, Ришат Төхфәтуллин эзеннән үрләр яулап килүче Азат Абитов, Руслан Сәйфетдиновларның җырлавын көтәбез. Хәзер әнә Ранис Габбазов белән Гөлсирин Абдуллина Рәшит Ваһапов белән Җәвәһирә Сәлахова, Хәйдәр Бигичев белән Зөһрә Сәхәбиева яшьлеген кабатлый – ”Асылъяр”! Нижгар тумалары – баянчылар Рамил Курамшин белән Ренат Вәлиев юкә яфраклары өстенә баяннарыннан көмеш тәңкәләр сибә. Рәшит Ваһапов үрнәгендә 205 халык җырын репертуарына алган Мирсәет Сөнгатуллинның да күңеле көр. Ул ”Мәскәү Яңа опера” театры солисты – улы Алмаз Сөнгатуллин белән хатыны Кадриянең  туган ягына кунакка кайткан. Алмаз да рәхәтлек кичерә: ”Апа, мин Рәшит абыйның ”Нурия”сен дә, ”Рәйхан”ын да, ”Әлфия”сен дә җырлыйм”. ”Әлфия”сен дә?! Менә бу ичмаса сюрприз. ”Әлфия”не СССРның һәм Грузиянең халык җырчысы Зураб Соткилава да җырлый алмаган иде.
 
Ниһаять, Илһам Вәлиев! Бу җырчыны Казан сәхнәләрендә тансыкка гына күрә, тыңлый алабыз. Югыйсә ”Шагыйрь мәхәббәте” операсында ул бит инде Тукай! Тик менә... Юк шул, Уфадан да арткан гаҗәеп талантлы, көчле тавышлы, үтә моңлы, Илһам Шакиров хөрмәтенә Илһам исемен йөрткән, ике баласына Хәйдәр белән Зөһрә исемен кушкан җырчы хәзер Екатеринбургта русча арияләр җырлап яши. Ник кайтара алмыйбыздыр бу җырчыны Казанга?! Үз Опера театрыбыз була торып бит! Аның ”Батырҗан ариясе”н, ”Хәйдәр җыры”н тыңлап халык тынсыз калды.
 
”Саклармын сине күңлемдә,
Сагынуларыма төреп...”
 
 Зөһрә бу! Ул сәхнәдәге адымын Хәйдәренең якташларына сүзен хәләл ире исеменнән хаҗ сәфәре кылуын хәбәр итүдән башлады. Ул тагын әле улы Айратның, ”Хәйдәр бабай-Хәйдәр бабай” дип телләре ачылган оныкларының сәламен җиткерде. Әй яраталар Нижгарда Зөһрәне. Хәйдәр Бигичевның рухы күчкән кеше, мәхәббәтенең ядкаре, төсе итеп яраталар. Сәхнәдән бер дә җибәрмәсләр иде инде менә. Сәхнәдән төшүенә аны Кызыл Октябрь районының һәр авылына кунакка өнди башладылар. Кем өлешенә тигәндер.
 
Концерт җитми дә калды. Иртәгәсен дәвамын өмет итеп, төнгә генә таралыштылар да иртүк мәйданга кабат җыелдылар. Мин дә ак ябынчалы сыннар тирәсендә әйләнәм. ”Кеше китә – җыры кала” дигән язуны кат-кат укыйм. Хәйдәр Бигичев белән сөйләшеп утырган чаклар искә төшә. ”Җыр дөньясында минем урыным бар. Ул урынның нинди икәнен мин үзем бик яхшы беләм...” дигән иде ул бервакытны. Инде менә һәйкәл...
 
Халык ташкыныннан аерылып, бюстлар тирәсендә тагын берәү тулгана. Сынчы Мәхмүт Гасыймов бу. Себердә туып, Ташкентта кырык ел иҗат итеп, Татарстан туфрагындагы иҗади юлын Хәйдәр Бигичев яшәгән йортка мемориаль такта ясаудан башлаган иде ул. Аннан соң Бакый Урманчега, Салих Сәйдәшевка, Түбән Вартада Муса Җәлилгә, Түбән Камада Тукайга һәйкәл... Татар мәдәнияте тарихында эзе бар сынчының. ”Бу скульптур ансамбльне ел ярым эшләдем. Тышкы охшашлыктан бигрәк, бу ике бөек җырчының эчке кичерешләрен бирергә тырыштым. Ваһаповның мөлаемлыгын, Хәйдәрнең тирән кичерешле, сагышлы карашын...” Әйе, сынчылар кыска гомерле бөекләргә меңәр еллык хәтер гомере бүләк итә алалар. Кемдер Ваһаповның чәч тарау рәвешеннән дә фотодагы кебек төгәллек эзләр, кемдер: ”Кара сана, ияк чокырларына кадәр Хәйдәрнеке”, – дип шатланыр.
 
Сынның асылы шул дәвер рухын чагылдыруда лабаса. Антик сыннар яисә ике халык дуслыгын чагылдырган Минин һәм Пожарскийга куелган һәйкәл кебек.
 
Бу соңгыларын искә төшерүнең нәкъ вакыты. Әнә халык, дәррәү күтәрелеп, мәйданга кереп килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Евгений Шанцевны алкышлый. Бу кадәр ихлас шатланышу булса да булыр икән. Яраталар безнең Президентыбызны! Нәрсәсе гаҗәп? Татар ул Татарстаннан читтә дә Татарстан белән яши. Безнең халыкны шартлы чикләр генә бүлгәли алмый. Ике яктан да хөрмәт, зурлау сүзләре әйтел¬гәннән, башкарып чыгылган уртак эшкә сөенгәннән соң яңгыраган шигарь дә бит: ”Бергә булыйк, бердәм булыйк!” Ике халыкны уртак дошманга каршы көрәшү мәҗбүрияте түгел, бәлки җырны, шәхесне олылау зарурлыгы берләштергәндә бигрәк тә күңелле.
 
Күңеллелеккә ямь өстәп, ниһаять, ак япмалар алына. Камера хоры тантаналы гимн җырлый. Гимнны бүлеп, ике яктан ике җырчының ике мәшһүр җыры яңгырый. Мәгърур татар җыры дулкын булып халык өстеннән шаулап уза. Йөрәкләр кысыла. ”Дөрес чамалагансың. Урының халык түрендә, Хәйдәр!” – дип пышылдыйм. Шушы сүзләр ике җырчы өчен дә әйтелә: ”Сезнең мөнбәр – халык йөрәге!”
 
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Максуд Яруллин ансамбль өчен урын сайлаудагы мәшәкатьләр белән шактый йөргән икән. Тик ул да әнә: ”Яхшы нияткә миллионнар һәрчак табыла ул. Фикер бердәмлеге генә булсын!” дип тора. Алтын сүзләр. Шулай бергәләп тырышкач, Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичев туган якларына кайтып бастылар!
 
Асия Юнысова
Ватаным Татарстан   /№ 102, 19.07.2016/
 
 
#1
 
 
#2
 
 
#3
 
 
#4
 
 
#5
 
 
#6
 
 
#7
 
 
#8
 
 
#9
 
 
#10
 
 
#11
 
 
#12
 
 
#13
 
 
#14
 
 
 
 
#15

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»