поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
19.07.2016 Сәясәт

Путин кәгазь боткасы белән халыкның башын картырмаска кушты

13 июль көнне Кремльдә Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Президент каршындагы Со­вет­ның беренче утырышы булып узды. Владимир Путин һәртөр­ле кәгазь боткасы белән халыкның башын картырмаска кушты һәм проект тормышка ашырыла икән, халыкка аның нәтиҗәсе күренергә тиеш дигән таләп куйды, ягъни сәламәтлек саклау өлкә­сендә нәр­сәдер эшләнә икән, ул поликлиникаларда чират­ларның кимүе булып кайтаваз бирергә тиеш.

Утырышның стенограммасын укыганда, бер нәрсәне төше­нәсең: Путин галиҗәнаплары илдәге вәзгыятькә дө­рес бәя бирә, ситуациянең ике меңенче ел­ларның башындагыдан күпкә катлаулырак икәнен аңлый, чөнки тарих Россиягә үсеш өчен соңгы шансны бирә һәм вакытны бик кыска куя. Моңарчы да илдә өстенлекле проектлар кабул ителгән, технологик үсеш һәм модернизация турында игълан ителгән, әле кайчан гына: ”Россия алга!“ дигән шигарь тантаналы һәм мәгърур яңгырый иде. 2014 ел диварына бәрелеп, башкарылган бик күп эшләр чәлпәрәмә килде: халыкның тормыш дә­рәҗәсе түбәнәйде, модернизация про­ект­ларының байтагы сабын куыгы кебек пылт итеп шиңделәр, илнең катастрофик рәвештә импортка бәйле икәнлеге ачыкланды.
 
Ил алдында торган бурычларны идарәче элита һәрвакыттагыча дөрес билгели: кече бизнес һәм шәхси эш­мәкәрлек өчен уңай мохит тудырырга, хезмәт җитеш­терүчәнлеген үсте­рергә, югары технологик товарлар экспортын арттырырга. Тик бу бурычлар инде йөз дә беренче тапкыр куела, йөк кенә һаман да урыныннан кузгалмый.
 
Моның төп сәбәбе бюрократик җи­тәкчелекнең пошмаслыгында, хәрәкәт итү өчен артык авыр гәүдәле булуында икәнлеген аңлаган Путин хәзрәтләре проектларны тормышка ашырырга тиешле идарәчеләрнең шәхси җаваплы­лыгына кат-кат басым ясый: ”Моны документларга теркәвегезне үтенәм“, – дип өзгәләнә. Ихтимал, калын тиреле элитаны нәрсәдер эшләргә этәрү өчен персональ җаваплылыкны кәгазьгә теркәп кую гына да җитми торгандыр. Эш эшләнмәгән очракта башларның очачагын, моның өчен президентның сәяси ихтыяры җитә­чәген кул астындагылар яхшы аңларга тиеш. Бу вәзгыятьтә Бөек Ватан сугышы вакытында Сталин­ның Байбаковка кыска срокларда Татарстанда нефть табарга дип биргән әмере турындагы анекдот искә төшә. Куелган бурычның үтәрлек түгеллеген әйткән Байбаков алдына большевизм юлбашчысы бер генә дилемма куя: ”Нефть булса, Байбаков та бар; нефть юк икән, Байбаков та юк“, – ди ...һәм озак та үтми Татарстанда нефть фонтаны бәрә. Карар­ларның тормышка ашырылуы юлындагы бюрократик киртәләрне алып ташлау өчен югары җитәкчелеккә хәлит­кеч адымнар ясарга туры киләчәк, ул адымнар юк икән, алгарыш та юк, кискен ыргылыш урынына бер урында сикер­гәннән соң күлләвеккә сузылып ятарлык итеп егылу гына булачак.
 
Алгарыш юлындагы киртәләрне алып ташлау өчен кайчак күп тә кирәкми. Чамасыз үзәкләштерүне, һәрбер адым өчен югарыдагы кабинеттан рөхсәт сорау их­тыяҗын гына бетерергә кирәк. Бу юл­ларның авторы үткән ел өч фазалы электр челтәренә тоташырга кирәк булгач, алда калкып чыккан бюрократик киртәләрне күреп, бездә технологик үсеш була алмаячагына төшенгән иде.
 
Багана башыннан лапастагы тегер­мәнгә өч фазалы чыбык сузу өчен (бу яхшы остага бер-ике сә­гать­лек эш) бер кочак доку­мент­ның күчермәсен эш­ләтергә, аларны район энер­гетик­ла­ры­ның җи­тәкчесенә тапшырырга, шуннан соң Казанга киткән документ­ларның рөхсәт белән әйләнеп кайтуларын өч ай (!!!) көтәргә кирәк икәнен белгәч, мин үзем ясаткан тегермәнне стратегик объект ахры дип шикләндем. Ә нәрсәдер эшкәртүче мини-цех ачарга теләгән булсам? Бу очракта барлык карарларга кул куеп бетергәнче, мин сатып алган технологик җиһазлар мораль яктан искермәсме? Шулай булгач ниндидер бизнес ачу өчен башыңа тай типкән романтик булырга кирәк икәне үзеннән-үзе аңла­шылып тормыймы?
 
Ә бит мәсьә­лә­нең чишелеше гади генә: урыннардагы җитәкчеләргә карар кабул итү мөмкинлеге бирергә. Һәм без күрер идек: югарыдагы бик күп кабинетлар ияләре кирәксез булу сәбәпле бушап калачак, бюджет та отачак, бушаган финанс чараларын яңа модернизация проектларына юнәлтү мөмкинлеге дә туачак.
 
Стратегик үсешкә старт бирергә тиешле Совет утырышында Путин да нәкъ менә шулар өчен борчыла инде, бюрократия һәр талпынышны гадәт­тәгечә тоткарлап калмасмы дип шикләнә. Президент шикләре бик тә урынлы.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы