поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.07.2016 Язмыш

Бәхтияр (Автобиографик хикәя-эссе)

Һәрбер кеше – кемнең дә булса баласы.
Пьер Опостен Бомар

Военкоматтан повестка китерделәр. Бәхтияр өчен кул куеп, әнисе алды ул повестканы. Бәлки Бәхтияр үзе дә алган булыр иде. Әгәр...
 
*** 
Кеше үз бәхете белән туа, диләр. Әйе, шулайдыр: кеше үз бәхете белән яшидер, үз бәхете белән дөньядан китәдер, җиһанга тәүге авазын салган көннән алып, һәммә кешене гомер ахырынача бәхете озатадыр...
Шулайдыр, әйе. 
 
Без барыбыз да – Алла колы.  Аллаһы Тәгалә барыбызны да бәхетле итеп яраткан. Алай дисәң, бәхетсезләр каян килә? Гомумән, нәрсә соң ул – бәхет? Бәхет – кеше тормышындагы абсолют камиллек ул, минемчә. Бәхет – бары тик сөенеч һәм куаныч белән мөлдерәмә тулы күңел халәте. Бәхет – бүген кылган игелекле гамәлләреңнең киләчәктә үзеңә җан тынычлыгы, тән сәламәтлеге, зиһен бөтенлеге булып кайтуы. Бәхәссез, бәхетне һәркем үзенчә аңлый, үзенчә күз алдына китерә, үзенчә аңлата.  
 
***
Бәби туу – зур шатлык, олы бәхет. Безнең өченче бәбиебез дә зур шатлык һәм олы бәхет булып туды. Түземсезләнеп көтеп алдык аны... Исемен Бәхтияр дип куштык. Бәхтияр – фарсы сүзе, бәхетле дигәнне аңлата. 
Димәк, Бәхтияр – бәхет иясе, бәхет иярләүче... 
 
***
Туарга ашыкмады ул.  Хатыным Фиданиянең бәби табар вакыты җитте. Вәләкин түземсезләнеп, сабырсызланып көткән “сигнал” юк та юк. Ул арада «тугыз ай чиге»н үтеп киттек. Күңелебезгә корт төшә башлады. Ниһаять, сәгате сукты, дип... бала тудыру йортына... ике мәртәбә барырга туры килде. Беренче баруда «иртә әле», дип борып кайтардылар. Икенчесендә...   Төнге уникеләрдә, уналтынчы августка каршы төндә хатынымның тулгагы башланды...
 
***
Туарына бер көн кала, карындагы нарасый Аллаһы Тәгаләдән болай дип сораган, имеш:
 – Дөньяга ни өчен барганымны белмим. Мин ни эшләргә тиеш?
 
Аллаһы Тәгалә әйткән:
 – Мин сиңа фәрештә бүләк итәм. Ул һәрвакыт синең белән бергә булыр. Барысын да аңлатыр.
 – Мин бит аның телен белмим, ничек аңлармын соң?
 – Фәрештә сине үз телендә сөйләшергә өйрәтер. Барлык афәтләрдән дә саклар ул сине.
 – Кайчан, ничек һәм нинди юл белән мин Синең янга кабат кайта алам?
 – Бу турыда да фәрештәң әйтер.
 –  Минем ул фәрештәмнең исеме ничек соң?
 – Исемнәре күп аның. Әмма син аны «Әни» дип йөртәчәксең...
 
***
Туганда ул биш кило да йөз грамм авырлыкта иде. Шул авырлыгын истә тотып һәм башы зурлыгына ишарәләп: «Үскәч пәһлеван булыр бу!» – дип сөенештек. Әмма...  Улыбыз, нишләптер, үзен сәер тота, артыгын хәрәкәтләнми, ятагына йөзтүбән яткырсак, башын калкытырга уйламый да – кулларын аз-маз кыймылдаткалап ала да капланган килеш ята бирә. Кулыбызга алсак та, башын төз, туры тота алмый – шундук артка чөнкәйтә. Нилектән болай бу? Сәбәп нидә? Шул сораулар белән борчылып яшәгән, баланы ничек савыктырырга белмичә изаланган көннәр бер-бер артлы үтә тора.  
 
Туган вакытта зыян килүне табиблар урысчалатып, «родовая травма», диләр.  Бәхтиярыбыз шуның корбанымы әллә? Бәлки – әйе. Бәлки – юк... 
 
Хәзер инде вакыт узган. Хәтеребез – тишек иләк: истә калганнарның да күбесе коелып бетеп бара.
 
***
Вакыт дәвалый, диләр...  Минемчә, вакыт – ашыгыч ярдәм машинасы белән бер: сиңа бик кирәктә тиз генә килеп җитми ул...
 
*** 
Шулай итеп, без, кинәт аңыбызга килеп, зур түземсезлек белән көтеп алган улыбызны алмаш-тилмәш күтәреп, бер табибтан икенчесенә чатыр чабып йөри башладык. Чарасызлыктан ары сугылабыз, бире сугылабыз, куласадагы тиен кебек, туктаусыз йөгерәбез. Бармаган табиб, күрмәгән багучы калмады. Тик... нарасыебызны савыктыра гына алмыйбыз. Вакыт бара, вакыт ага... Көн арты көн, ай арты ай артта калып бара. Табиблар, сабыйның киләчәген өметсез күреп, боргаланып-сыргаланып тормыйча гына: «Интекмәгез! Сез яшь бит әле! Балагызны интернатка тапшырыгыз!»– дип, безгә турыдан-туры ярып салды... 
 
***
1991 елның 16 августында  дөньяга тәүге авазын салды ул. Хәер, тәүге авазын салды, дип әйтү дөрес түгел, хатын әйтүенчә, чынлыкта алай булмаган. «Иреккә» чыгуга кычкырып җибәрергә тиешле бәби, киресенчә, «авызына су капкан кебек», беравык тынсыз-өнсез торган. Бу хәлне күреп, акушер хатын тиз генә бәбинең арт шәрифен чәбәкли башлаган. Шуны гына көткән шикелле, нарасый, кинәт, ачыргаланып, чырыйлап кычкырып җибәргән. Шул вакыт бу хәлне читтән генә күзәтеп яткан ана да, акушер ханым да җиңел сулап куйган. Алар янында кайнашкан өлкән яшьтәге татар хатыны исә, бәбине кулына алып: “Гомерең озын булыр, иншаллаһ”, – дигән...
 
Без ул көнне туганнан туган сеңлем Ләлә белән булачак киявебез Римнең туена чакырулы идек. Билгеле, ул туйга кайта алмадык. Шул көнне үк, хатыным Фиданиянең киңәшен тотып: “Бүген улыбыз туды. Шул сәбәпле, кайта алмыйбыз. Туегыз котлы булсын!” – дигән телеграмма сугу белән генә чикләнергә туры килде...
 
***
Хатыным Фидания сөйли:
 – Тугач та: «Гигант бала бу!» – диделәр.
Мөгаен, ярып алырга кирәк булгандыр. Алдагы икесен җиңел генә  тапкач, монысын да җиңел табар дип уйлаганнар. Тик бусы катлаулырак булды. Минем көчем бетте. Соңгы чиктә ике шәфкать туташы ике яклап эчемә ятып, баланы этеп чыгарды. Шул вакытта баш миенә зыян килгәндер инде. Икенче көнне баланы имезергә китерделәр. Шулкадәр әйбәт имә. Бишенче көнне өйгә чыгып киттек. Улыбызны бала арбасына салдык та җәяү генә кайттык.
 
Дүрт айлар тулганда бала аягын тери башларга тиеш бит инде. Бәхтиярнең аяклары җеп кебек асылынып тора. Шуңа игътибар иттем. Аннан гел утка карый. Тегеләй дә борып карыйбыз, болай да борып карыйбыз. Юк, гел утка карый бу. Шуннан невропатологка алып киттек. Ратнер клиникасына кереп яттык. Сигез тапкыр яттык без анда...
 
***
Әйе, табиблар: «Интекмәгез! Сез яшь бит әле! Балагызны интернатка тапшырыгыз!» – диләр...
Алар шулай дигән чакта күзләребездән шундук яшьләр бәреп чыга. Күз яшебезне күрсәтмәскә тырышып, сыктыйбыз – күңелләребез елый, йөрәкләребез парә-парә килә. «Ничек инде? – дибез аларга. – Юк! Мондый эшне беркайчан да эшли алмаячакбыз!» 
Чынлап та, без андый эшкә бара торганнардан түгел! Безне газиз әти-әниләребез, күпне күргән, кичергән газиз әбиләребез (хатын белән икебезнең дә бабаларыбыз яудан кайтмаган) таш бәгырьле итеп тәрбияләп үстермәде. Табибларга: «Һичбер вакытта да андый адымга бармаячакбыз, бүтән берүк алай дип әйтмәгез!» – дидек. Аңлаганы – аңлады, аңламаганы – аңлаган кыяфәт ясады. Хәер, аларны гаепләргә кирәкмидер дә. Үзләренчә хәлебезгә керүләре бит, хәсрәтебезне шулай җиңеләйтергә тырышулары...
Безнең алда – очы-кырые күренмәгән билгесезлек. Мин түзәм, түзәргә тырышам. Хатыным да сабыр, Алланың рәхмәте яугыры. Дөрес, кайчакта мендәргә капланып елый. Үкси-үкси елый. Ләкин түзә. Бирешми. Күпмегә  түзәр ул? Күпмегә кадәр авыру бала белән изаланыр? Терелерме, савыгырмы  улыбыз? Күпмегә кадәр мин түзәрмен? Ахыры еракмы бу интегүләрнең? Аралары яшь тә өч ай гына булган ике кызыбыз да бар бит әле. Аларны да карарга, тәрбияләргә кирәк. Көннәрдән бер көнне сыгылып, сынып төшмәбезне? Моны бер Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. 
 
Ярый әле үз фатирыбыз бар. Анысына мең шөкер. Фатирың да булмаса, «башны салларга салып, китәсе иде агып», дияргә генә кала. Әмма безнең исәп нык: төшенкелеккә, сынауларга бирешмәскә, сыгылып төшмәскә. Тугансың икән – яшә. Яшисең икән – түз. Без – түзәбез. Түзәчәкбез. Юлдагы киртәләр, каршылыклар, эреле-ваклы түмгәкләр безгә комачау була алмый да алмый инде хәзер! Әйткәнемчә, максатыбыз бер: барыбер үз дигәнебезгә ирешәчәкбез! Мондый чакларда мин, еш кына: «Но пасара́н !» – дим. 
Әйе, без җиңәчәкбез, артка чигенү юк, бары – алга!
Мин шулай дип әйттем дә әйтүен... Без шулай дип уйлаган идек тә уйлавын...
 
***
Кешене өмет яшәтә.
«Өмет – иң яхшы табиб», – дигән Алсександр Дюма.
Безнең өмет – Юлия Николаевна. Ул – массаж ясаучы, Бәхтиярны аякка басуына нык ышанган кешеләрнең берсе. «Вот увидите, поставим мы его на ноги!» Аның безне канатландырып торган сүзләре бу. Юлия Николаевна олы йөрәкле мәрхәмәт иясе. Аның фамилиясен хәтерләмибез дә инде, әмма өметләндергеч сүзләре мәңгегә исебездә калды. Авыр чакларда, чарасызлыктан интеккән мәлләрдә янәшәңдә Юлия Николаевна шикелле КЕШЕ булуы мәслихәт.  
 
Бөтенләй диярлек хәрәкәтсез яткан Бәхтиярыбызга кабат җан өрүче булды ул. Вакытын, көчен кызганмады. Аның шифалы куллары, җитез бармаклары нарасыебызның тәнен, аяк-тәпиләрен, кул-бармакларын өзлексез әвәләде, туктаусыз сылады. Баланы тик яткызма, мин юкта да массаж яса, дип, бу эшкә Фиданияне дә өйрәтте. «Менә күрерсез!..» Аның бу сүзләрен Аллаһы Тәгалә ишетте. Тырышулар бушка булмады, шөкер...
 
...Көннәрдән бер көнне, чираттагы сеанстан соң, Юлия Николаевна Бәхтиярны палата идәненә ипләп кенә бастырган. Һәм – менә сиңа могҗиза! – моңарчы бер тапкыр да мүкәләп кармаган улыбыз, палатадагыларны таң калдырып, тәпи йөреп киткән!
Шушы куанычлы вакыйгадан соң мин безне жәлләп уфтанучыларга: «Менә күрерсез әле, Бәхтияр дүртенче президент булачак!» – дип әйтә башладым.
Йа Хода! Нинди президент ди әле ул! Кирәк бит шулкадәр оптимист булырга...
 
Сабый савыксын әле башта. Терелеп бетсен. Биш яшендә әле тәүге адымын гына атлады бит. Менә үсәр, егет булып җитәр. Аннан соң күз күрер. Кем белә, бәлки, чынлап та президент булып куяр. Һичьюгы берәр академиянеке яисә ассоциациянеке?! Дүртенче президент, дидем бит мин... Икенчесе йә өченчесе димәдем...  Бу – минем күз яше аша көләргә тырышуым. Мең-мең рәхмәтләр яусын Юлия Николаевнага! Инде байтак гомер узды. Исән-саумы икән ул? Исән булса, Аллаһы Тәгалә аңа озын гомер бирсен, саулыктан аермасын иде...
 
Дөньяда иң кадерле нәрсә – сәламәтлек. Кызганыч, яшьлегендә кеше аны сакламый шул, картайгач – үкенә үкенүен, әмма... терсәк якын, тик тешләп булмый...
 
***
«Сәламәтлек кенә телим!..»
Саулык һәркемгә дә кирәкле шәйдер. Бер танышымның бөерендәге ташы кузгалган. Шул чактагы халәтемне белсәң иде син, ди, стеналарга сикерерлек булдым, ди. Булыр-булыр, ышанам. Бер теш сызлаганга да ах-ух киләбез, кая керер тишек тапмагандай, үрле-кырлы сикерәбез. Ә инде билсез калсаң, бөтенләй эш харап... 
Шушы урында үзем язган робагый искә төште:
Яшь чагында кызлар сөйдек һәммәбез дә, 
Хәмердән дә баш тартмадык беребез дә.
Кинәт кенә әүлиягә әверелдек
Анализлар биреп йөргән көнебездә...
 
Шигырь шәрехләүгә мохтаҗ түгел шикелле.
 
***
Көнхисап дәфтәрдән:
«Бәхтияр йөреп китте китүен, ләкин теле ачылырга ашыкмады. Табиблар: «Баш миенең бер ярымшары эшләми, шул сәбәпле, бала сөйләшми», – диләр. «Кайчан да булса сөйләшәчәкме соң?» – дигән соравыбызга җаваплары мондый: 
 – Әгәр баш миенең эшли торган өлеше  икенчесенең дә вазыйфасын алса, бала сөйләшә алачак! 
Андый хәлләр булгалый, дип өметләндерәләр. Тормышта моңа мисаллар бар, диләр.
Мисаллар булуы әйбәт, анысы. Әйбәт. Бу юлы да яхшыга өметләнәбез – башка юл юк...»
 
***
Фидания сөйли:
 – Зарарланган өлешнең функцияләрен баш миенең икенче өлеше үзенә алса, югалган эшчәнлеге кире кайта, дигән иде табиблар. Алмаса инде... Беркем дә бернинди гарантия бирә алмый. Шулай да, әкренләп үзгәреш булгач, өметләнәбез...
 
 
***
Безнең Бәхтияр әле сөйләшми. Ара-тирә бер-ике сүз әйткәненә дә чиксез сөенәбез. Кәефе булган вакытта, очынып-сөенеп йөргән чакларында: «Всё!» дип әйтеп куя. Кайвакыт: «Ма-ма», ди. «На!»  дип әйткәне дә бар. Без шаяртып: 
 – Бәхтияр, өйдә урысча сөйләшмә, яме! – дигән булабыз. Авызы җырыла Бәхтиярның, бу – аның без әйткәнне аңлап көлүе үзенчә. 
Аңлап, дигәннән...
 
Кешедән яшерә торган түгел: Бәхтияр – акылга зәгыйфь бала. Шулай туды, шулай яши, калганын бер Алла белә...
 
Бездән еш кына:
 – Бәхтияр бераз гына булса да аңлыймы соң? – дип сорыйлар. 
 – Әйе, аңлый ул, – дибез.
Дөрестән дә, шактый нәрсәне аңлый Бәхтияр. Берәр әйбергә төртеп күрсәтеп:
 
 – Бәхтияр, әнә тегене генә алып бир әле! – дисәң, кәефе булса, карусыз шуны кулга китереп тоттыра. Утны сүндер (яндыр), дисәң – сүндерә (яндыра). Ишекне яп (ач), дисәң – яба (ача).  Кайчакта әйткәнне дә көтеп тормый: бүлмәдән чыгуга, утны сүндереп куя. Кайвакыт арттырып та җибәргәли: эшләп торган суыткычның розеткасын без күрмәгәндә алып, дивар белән суыткыч арасына ыргыта. Телевизор белән дә шундый ук хәл еш кабатлана: сине карый-карамый дип тормый, бара да сүндерә. Сүндерә дә, зур канәгатьлек белән: «Всё!» – ди. Мин әйттем, янәсе...
Җаена торып әйтсәң, сүзебезне тыңлый, кыскасы. Барысын да түгел, әлбәттә. 
 
Яраткан шөгыльләре дә бар Бәхтиярның. Мәсәлән, машиналар ярата ул. Чыннарын да, уенчыкларын да. Без алган уенчык машинаның исәбе-хисабы юк. Күбесе бер көннән артыкка чыдамый. Машинаны гына түгел, башка уенчыкларның да тиз арада ватыласын белеп алабыз. Баланы  сөендерүдән үзебез дә рәхәтлек кичерәбез. Моны шул хәл-халәтне кичергәннәр генә аңлый торгандыр, шәт!
 
Машинаны, гомумән, барлык техниканы да ярата ул. Казан –Кукмара арасын күп таптадык: поезд белән дә, машина-фәлән белән дә. Кеше баласы юлда юк-бардан көйсезләнеп елаган чакта,  безнең Бәхтияр ялгыш та ыңгырашу, шыңшу авазы чыгармый. Артка шуышкан табигать күренешләрен, үткән-сүткән поездларны, машиналарны тәрәзә аша исе китеп карап бара.
 
Җыр тыңларга ярата. Үлеп ярата. Иң яраткан җыры – «Зәңгәр шәл»дән кызлар җыры. «Булат, Булат ка-а-айткан, бүләк алып ка-а-айткан, сиңа да, миңа да...» – дип мин үземчә җырлап җибәрүгә, Бәхтияр эче катып көлә башлый. Икенче җыруны, әйтик, «Халык улы, ил батыры – Бәхтияр Леронов ул...» – дип җыр суза башлауыма – улыбыз рәхәтләнеп көлә...
 
Бервакыт   Киндерледәге бакчабызга  әһле каләмнәр, ахириләр, замандашлар җыелды: Фәнис Фәтхи, Данил Салихов, Газинур Морат, Мөнир Вафин, Гафур Каюмов, Зиннур Хөснияр, Ркаил Зәйдулла... 
 
Бер мәл Данил Салихов «Мәдинәм-гөлкәем»не җырлап җибәрде:
Кулъяулыгым икәү иде,
Берсе суларга акты.
Мәдинәм, гөлкәем,
Берсе суларга акты, бәгырькәем...
 
Шул тирәдә кайнашкан Бәхтиярыбызның Данилның көчле тавыш белән җырлавына исе китте, шатлыгыннан нишләргә белми: уйный, сикерә, көлә, кулларын чәбәкли...
 
Дәвамы бар.

Ләбиб ЛЕРОН
Сөембикә
№ --- | 14.07.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»