поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
18.07.2016 Җәмгыять

Тотарга, пешерергә, сыйланырга – "Кама ухасы" фестиваленең асылы бик гади! (ФОТО)

Кама Тамагы районында, Идел елгасы кушылдыгы – Карамалка елгасы ярында балык тоту һәм "Кама ухасы" фестивальләре узды. Intertat.ru хәбәрчесе катнашучылар тоткан иң зур балыкларны күрде һәм иң тәмле балык шулпасыннан авыз итте.

Кама Тамагында ел саен – 200 мең балыкчы
 
– Безнең район үсешенең бер юнәлеше – эчке туризм. Бүгенге чара да вакыйгалы туризмның бер мисалы булып тора. Кама Тамагын без гаилә белән ял итү урыны итеп тә күрәбез. Ел саен бирегә 200 меңгә якын балыкчы килә. Аларның 98 проценты, әлбәттә – әтиләр. Шуңа без әтиләр үз балалары, хәләл җефетләре белән бергә килүен телибез. Сабыйлар һәм әниләр, әти кеше балык тоткан арада, нәрсә беләндер шөгыльләнә алырга тиеш, – ди Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов.
 
Әлеге идеяне булдыру максатыннан, Кама Тамагында кемпинг төзергә телиләр. Моның өчен аерым территорияне бүлеп бирү мәсьәләсе Татарстан Президенты белән килешенгән. Биредә туристларга ялның актив төре буенча хезмәт күрсәтелергә тиеш. Анда ял йортлары, автокараванчылар, ягъни автойорт белән килүчеләр өчен дә уңайлыклар булуы ихтимал. Әлегә автокараванчылар системасы – Татарстанда гына түгел, Россиядә дә өр-яңа юнәлешләрнең берсе. Биредә шулай ук чатырлар шәһәрчеген булдыру идеясе дә бар.
 
Балык тоту фестиваленә әйләнеп кайтсак, былтыр бу чара, беренче тапкыр уздырылу сәбәпле, бераз төерле булган. Чөнки билгеләнгән көннәрдә җил секундына 15-17 метрны тәшкил иткән. 12 июльдә булырга тиешле чара башта 2 августка билгеләнгән, нәтиҗәдә, август ахырында гына узган. Шуңа да катнашучылар саны күпкә кимегән.
 
Бүген балыкчы экипажлары инде иртәнге 5тән үк ярыш урынында иде. Катнашучы 18 экипажның һәрберсендә ике-өч кеше ярышты. Фестивальдә төп бүләк иң күп балык тотучыларга эләгә. Әлбәттә, балыкчыларга махсус таләпләр дә кулган. Мисал өчен, берш – 25, судак – 40, чуртан – 32, ә җәен 90 сантиметрдан да ким булмаска тиеш. Ә Чулман судагының иң зурысын тотучыларга аерым номинация каралган.
 
Ярышта 5 килограмм 200 граммлы Чулман судагын да тоттылар. Бу – Казан һәм Кама Тамагы балыкчыларының уңышы иде.
 
– Мин балык тоту белән инде 30 елга якын шөгыльләнәм, ә минем кулдашым Александр – 15 ел. Ярышларда беренче тапкыр катнашабыз. 5 килограммлы балык тоту өчен уңыш елмаю да, әлбәттә, бераз балык тоту күнекмәсе дә кирәк. Балыкчылар юрауларга ышана торган, шуңа күрә серен әйтмибез, – дип елмая балыкчы Андрей Ферофонтов.
 
Әлеге команда 5 килограммлы балыктан тыш 2 килограмм 800 грамм, 1 килограмм 500 граммлы балыклар тоткан. Гомумән, алар тоткан балыкларның гомуми авырлыгы 30 килограмм 810 граммны (!) тәшкил итте. Нәтиҗәдә, шушы команда төп бүләкне алып та кайтып китте. Иң зур Чулман судагын да, иң күп балык тотучылар да алар булды. Бүләкләр дә, чын мәгънәсендә, балыкчылар өчен каралган иде: спиннинг һәм башка төрле балыкчы өчен кирәк-яраклар. Ә 8 килограммлы җәен Андрей Красильниковка эләксә, "Биотөрлелекне саклау өчен" дигән кубокны 110 грамм балык тоткан өчен тагын бер команда алды.
 
Кем уханы иң тәмле итеп пешерә?
 
Әйтергә кирәк, балык тотучылар арасында гына түгел, балык пешерүчеләр арасында да, чын мәгънәсендә, ярыш барды. Кама Тамагы гаиләләре, төрле оешмалары белән беррәттән, ярышта Ульян өлкәсеннән дә катнашучылар булды. Гомумән алганда, кулинар бәйгедә 19 команда ярышты. Инде иртәнге якта ук балык шулпасы пешерүчеләр үз өстәлләре тирәсендә кайнаша иде. Кемдер бәрәңге, суган әрчи, балык әзерли, башкалар учак ягып, казан аса...
 
Катнашучылар төрле рецептлар буенча пешерде: биредә классик уха рецептыннан алып "Патша ухасы"н пешерүчеләр дә бар иде. Шуларның берсе – Кама Тамагы җирлекара китапханәсенең  "КНИГИни" командасы. Алар әлеге рецептны үзләренең китапханәләрендәге 1980 елда чыккан аш-су китабыннан табып алган.
 
– "Патша ухасы"н әзерләүдә элек-электән өч төрле балык кулланыла. Без елга балыгы белән беррәттән диңгез балыгын да кулланырга тиеш. Шуңа күрә берш, судактан кала, кызыл балыкның булуы да мәҗбүри. Без исә форель алдык. Шулай ук помидор һәм болгар борычы да кулланабыз. Балыкны бөтен ингридиентлар белән бергә марляда пешерәбез. Пешеп җиткәч, шулпадан марлядагы балыкны сөзеп алабыз. Табынга биргәндә, шулпасын аерым бирәбез, ә балыгын аерым, яшелчәләр белән бергә матур итеп бизибез, – ди Кама Тамагының җирлекара китапханәсе директоры Ләйсән Рахманова.
 
Балык пешерүчеләрне бәяләүнең төп критерие – шулпаның никадәр тәмле булуы. 19 төрле балык шулпасын кабып карап, иң яхшысын ачыклау да бер хөкемдар җилкәсенә төшкән.
 
– Мин исә катнашучыларның эшне нәрсәдән башлауларына игътибар итәм. Чынлыкта, бүген әзерләнәчәк балык шулпасы рецептларының күбесен авторлар үзләре уйлап тапкан. Шуңа да һәрберсенең үз нечкәлеге, сере бар. Катнашучылар арасында инде уха пешерүдә остарганнар да, бу һөнәргә әле генә тотынучылар да бар. Иң кызыгы: зур компанияләр артыннан күзәтү: анда кемдер пешерсә, башкалар биеп, пешерүчеләргә көч өстәп тора, – дип белдерде "Metro Cash&carry" ширкәтенең төбәк шеф-повары Ленар Зарипов.
 
Шеф-повар әйтүенчә, балык шулпасы 45 минут эчендә өлгерергә тиеш. Күп кенә пешерүчеләрнең ялгышы шунда: шулпа кайнарга тиеш түгел. Бу ялгышны җибәрсәгез, сез әзерләгән балык шулпасы тоныклана, аннан соң балык та артык пешеп бетә. Шулпа кайнар дәрәҗәгә җитеп, аны уттан алгач кына ризык дөрес итеп пешерелгән, дип санала.
 
Шеф-повар җиңүчене игълан иткәннән соң, бар кеше дә балык шулпасыннан авыз итте. Нәтиҗәдә, балык шулпасын пешерүдә беренче урынга Янгын гарнизоны командасы лаек булды. Ә "КНИГИни" командасының балык шулпасы шулкадәр тәмле булган ки, пешерүчеләр ухадан үзләре дә авыз итәргә өлгермәгән...
 
"Кама Тамагы – балыкчылар Мәккәсе булып тора. Аерым алганда,бирегә Чулман судагын тотар өчен, махсус киләләр", – ди район башлыгы. Ул үзе дә балык тотарга ярата. Куйбышев сусаклагычында балык тотучы Павел Лоханов иң мөһиме – балык яхшы чирткән урынны белергә кирәк, ди. Ә калганы инде тәҗрибә белән килә.  Бу ярыш-фестивальләрне традициягә кертеп, һәр ел саен уздырырга ниятлиләр. Шулай итеп, Татарстанда эчке туризмның тагын бер вакыйгасы барлыкка килде. Балыкчылар көнен үзебезнең Татарстанда да  балык тотып, аннан уха әзерләп, менә дигән итеп бәйрәм итәргә була икән, ләбаса.
 
 
 
 
 
 
 
 
Солтан ИСХАКОВ фотолары

 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Интертат.ру
№ --- | 17.07.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»