поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
16.07.2016 Сәясәт

Төркия буенча эксперт: "Бик сәер фетнә"

Төркия буенча эксперт, Мәрҗәни фонды исламны өйрәнү үзәгенең фәнни җитәкчесе, сәяси фәннәр кандидаты Илшат Сәетов Төркиядәге хәрби түнтәрелешне "инсценировка" булырга мөмкин дип саный.

 Эксперт сүзләренчә, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган соңгы 2,5 елда барлык бәлаләрдә дә "парареллель хөкүмәтне"ны гаепли. Кичә дә буталчык башлануга ук хакимиятнең "парареллель структура" гаепләве күпләрне сагайткан. "Хәрбиләр фетнә чыгаруы билгеле, әмма алар артында кем торуы аңлашылмый", - ди ул.

Илшат Сәетов фетнә вакытына һәм Төркиягә хас булмаган күренешләргә игътибар иткән.

"Бик сәер түнтәрелеш. Сәясәтчеләрдән беркемне дә кулга алмадылар. Никтер күперләрне яптылар, ә телевидениене түгел. Дәүләт каналын гына күпмедер вакыт контрольгә алдылар, аннан тыш бер телеканалга да тимәделәр, алар хакимият контролендә калды. Бик сәер, чын түнтәрелеш түгел. Бу хәлне ясаучылар ахмаклар яки белдексезләр, яки барысы да "сәхнәләштерелгән", - дип белдерде эксперт.

Илшат Сәетов Рәдҗәп Тайип Эрдоган чыгышына игътибарны юнәлтте, Төркия Президентының бу вакыйганы "Аллаһның зур рәхимлеге" дип бәяләвен белдерде. "Бу чыгышны төрле мәгънәдә аңлап була", - дип билгеләп үтте эксперт.

"Мөгаен, ниндидер генераллар җыелганнар да, түнтәрелеш ясыйбыз дип котыртканнардыр. Аннары үзләре югалганнар, ә башкаручылар калган", - дигән фаразлары белән уртаклашты ул.

Илшат Сәетов бу вакыйганы әлеге төбәк өчен типик түгел дип саный.

"Төркиядә түнтәрелеш алай ясалмый. Бу илдә түнтәрелешләр традициясе борынгы - 1960 ел, 1971 ел, 1980 ел, 1997 ел. Барысы да җентекләп планлаштырыла, барысы да берничә сәгатьтә эшләнелә. Һәрвакытта түнтәрелешне күперләрне ябып ясамыйлар. Ленин васыять иткәнчә, башта телеграф алалар".

Түнтәрелеш ясарга омтылу, барыннан да элек Эрдоган өчен отышлы, чөнки хәрбиләр институтын халык хөрмәт итә иде дип саный Илшат Сәетов.

"Эрдоган хәзергә кадәр армия структурасына җитди йогынты ясый алмады. Түнтәрелештән соң "чистарту" үткәрү өчен уңайлы мөмкинлек туды. Шулай ук Эрдоган үзе күптән планлаштырган президент системасын кертү буенча референдумны тәкъдим итә ала. Хәзер Эрдоганга каршы чыккан теләсә кемне ике секунд эчендә "фетнәче" дип атаячаклар. Эрдоган өчен бик уңайлы позиция".

"Ни генә булса да, тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә кирәк, чөнки аңа кадәр теләсә нинди анализ ул бары тик фаразлар гына", - диде галим.

Түнтәрелеш омтылышы Төркия белән Россия арасын үзгәртмәячәк, чөнки соңгы вакытта Эрдоган мөнәсәбәтләрне җайламакчы була, дип саный Илшат Сәетов. "Әлбәттә, туристлар азрак булачак. Терактлар, түнтәрелешләр булганда, күпләр сәфәрдә баш тартачак", - диде ул.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Татар-информ
№ --- | 16.07.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы