поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Июль
  • Чыңгыз Мусин (1934-2016) - шагыйрь
  • Зөлфия Вакказова - журналист
  • Рамил Курамшин (1947-2022) - баянчы
  • Бәян Гыйззәт (1918-1991) - язучы
  • Диана Сәфәрова - кино һәм арт - продюсер
  • Камил Монасыйпов - музыкант
  • Рушания Таһирова - актриса
  • Нәргиз Камалов - шоумен
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
16.07.2016 Сәясәт

Төркиядәге хәрби түнтәрелеш омтылышы. Хроника

Мәгълүмат чаралары Төркиядә хәрби түнтәрелеш турында хәбәр итә.

Төркиянең хәрби көчләре генераль штабы илдәге хакимиятнең үз кулына күчүе һәм ил җитәкчелегенең хакимияттән читләштерелүе хакында хәбәр итә. Бу хакта NTV каналында чыгыш ясалган. Генераль штабның сайты ябык.

«РИА Новости» хәбәр итүенчә, хәрби вертолет Төркиянең милли разведка хезмәте бинасына ут ачкан. Әле дәлилләнмәгән фактлардан чыгып хәбәр ителәнчә, илдә хәрби хәл игълан ителгән. Төркиянең Анадолу мәгълүмат агентлыгында әлегә бернинди хәбәрләр дә юк, әмма Breaking911 хәбәр итүенчә, Төркиядә Facebook, Twitter һәм Youtube сайтлары ябылган. .

23:28 сәгатьтә Төркиянең телевидениесе эшеннән туктаган. Массакүләм мәгълүмат чаралы Истанбулдагы Ататөрек аэропортындагы танклар турында яза. Аңа кадәр Төркиянең премьер-министры хәрби түнтәрелеш булуны танымаган, әмма хакимиятне законсыз рәвештә алырга теләүчеләрне гаепләп чыгыш ясаган иде. Истанбулның Ататөрек һава аланыннан очарга тиешле рейслар тоткарланган.

Истанбул полициясе штаб-квартирасы тирәсендә атыш тавышлары ишетелә дип хәбәр итә ММЧ.

23.47 Эрдоганга куркыныч янамый - ММЧ

23.48 Төркия телевидениесе Генераль штаб бинасында берничә тоткын барлыгын хәбәр итә.

23.49 Төркиянең Генштаб башлыгы хәрбиләр тарафыннан кулга алынган.

23.50 Төркия курортларында меңләп россияле бар - АТОР

23.58 Төркия хакимияте эшчәнлеген дәвам итә - ил премьеры Бинал Йылдырым

00.01 Анкарада хәрбиләрне алкышлап каршы алалар - РИА-Новости

00.02 Пентагон Төркиядәге вакыйгалар хакында мәгълүмат җыюы хакында хәбәр итә.

00.05 Төркиядәге Америка илчелеге үз ватандашларын урамга чыкмаска өнди.

00.07 Истанбулдагы Эрдоган резиденциясе куәтләндерелгән сак астында - РИА-Новости.

00.12 Төркия халкы банкоматлардан акча алып калырга ашыга - социаль челтәрләр.

00.13. Аэрофлот Мәскәүдән Истанбулга очучы рейсны кире борган.

00.14. Бельгия премьер-министры Шарль Мишель хәзерге вакытта Төркиядә булучы ватандашларына өйләреннән чыкмаска киңәш итә һәм вакыйганы күзәтүен хәбәр итә.

00.14. Истанбул һәм Анкарадагы стратегик объектлар хәрби сак астында.

00.15. Эрдоган һава аланына юл тоткан дип хәбәр итә ММЧ

00.17. Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров канкойгыч бәрелешләргә кермәскә һәм барлык мәсьәләләрне конституцион җирлектә хәл итәргә чакырды.

00.20 Төркия территориясендә комендант сәгате игълан ителгән.

00.22 Төркиянең яңа конституциясе якын арада әзер булачак.

00.23 Төркиянең дәүләт телевидениесе урнашкан бинада хәрбиләр бар дип хәбәр итә Reuters

00.23 Төркиядә хәрби хәл игълан ителде.

00.24 Истанбулда хәрбиләр һава аланнары һәм стратегик нокталарны үз контроленә алганнар - ММЧ.

Төркия Генштабы ил җитәкчелеге үз вазифаларын бүтән үти алмаячак дип белдерде.

00:28 Төркиядә хакимиятне үз кулларына алган хәрбиләр элекке җитәкчелекне ришвәтчелектә гаепли.

00:27 Төркия телевидениесе эшли башлады.

00.31 Анкара урамнарындагы танкларны халык алкышлар белән сәламли - социаль челтәрләр

00.35 Төркия хәрбиләре илдәге хакимиятне үз кулларына алулары хакында хәбәр итә.

00.35 Хакимиятне үз кулларына алуның максаты - конституцион тәртипнең үтәлеше һәм Төркиядә кеше хокукларын саклауда тәртип урнаштыру - Төркия хәрбиләре

00.37 Эрдоган тарафдарлары урамнарга чыга, илдә протестлар башлана - ММЧ

00.39 Россия Тышкы эшләр министрлыгы Төркиядә булучы россиялеләрне өйләреннән чыкмаска өнди.

00.41 Дәүләт телевидениесе яңадан күрсәтми башлады.

00.42 Эрдоган Төркия халкын урамнарга чыгарга чакырды. Ул хәрби түнтәрелешне оештыручыларга кырыс җәза биреләсен вәгъдә итте.

00.50 Анадолу агентлыгы "Хәрбиләрнең хакимиятне алуына каршы кешеләр белән урамнар тулды" дип яза

00.55 Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган CNN Türk каналында чыгыш ясап, халыкны хәрби түнтәрелешкә каршы булырга чакырды.
«Бу кечкенә төркем хәрби техника һәм артиллерия кулланып халыкка карiы һөҗүм итә. Мин фетнә омтылышы уңышлы булыр дип уйламыйм", - ди Эрдоган. Ул халыкка мөрәҗәгать итеп: "Мин җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итәм: мәйданнарга чыгыгыз, аларга җавап бирик. Хәрби түнтәрелешләрне оештыручылар тарихта уңышка ирешкәнәре юк. Кызганычка каршы, Төркиянең хәрби көчләрендә түнтәрелеш ясаучы кечкенә төркем бар. Бу төркем "параллель дәүләт" дип аталучы билгеле бер структура белән бәйле. Мин халык бу гамәлләргә илнең бердәмлеген күрсәткән дөрес җавап бирер дип уйлыйм", - ди президент.

00.58 Анкарада көчле шартлау булды. Шәһәр өстеннән хәрби очкыч үткәнлеге билгеле - ММЧ

01.09 Анкарада тагын бер шартлау.

01.09 Ростуризм Төркиядә ял итүче россиялеләрне сак булырга өнди - кеше күп җыелган урыннарга бармаска, яши торган урыннарда калырга, хәбәрләрне күзәтеп барырга.

01.14 Казан халыкара һава аланында "Төркия һава юллары" авиакомпаниясенең 02.05 сәгатьтәге ТК428 номерлы Казан-Истанбул рейсына теркәү бара, Казан аэропортында очкычны тоткарлау турында мәгълүматлар булмау хакында белдерделәр.

01.15 Төркия парламенты бинасын танклар уратып алдылар - ММЧ

01.20 Истанбул аэропортында атыш тавышлары ишетелә

01.21 Танклар Төркия парламенты бинасына ата башлады - РИА

01.27 Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Германиягә китәргә тели дип хәбәр итә Кипр ММЧ.
Төркия дәүләт телевидениесе илнең "Тынычлык берлеге" идарәсенә күчүен белдерде.

01.30 CNN Turk туры эфирда вертолетларның Төркия дәүләт телеканалы бинасын утка тотуын күрсәтә.

01.42. Анкарада тагын ике шартлау булды. Шәһәр өстендә истребитель очкычлар күренә - ММЧ

01.46 Төркиянең юстиция министрлыгы илдәге түнтәрелешне АКШта яшәүче оппозиционер Фәтхуллах Гүлән тарафдарлары оештырырга тырышты дигән хәбәр таратты - Рейтер

01.56 Хәрбиләр вертолетлардан халыкка аталар - РИА

02.04 Аэрофлот Төркиягә шимбә рейсларын гамәлдән чыгарды.

02.05 Россиялеләрне эвакуацияләү турында сүз әле бармый - Дмитрий Песков

02.13 Төркия халкы, әләмнәр тотып, урамнарга чыга.

02.16 Төркиянең Һава көчләре карамагындагы F-16 истребителе түнтәрелеш оештыручыларның вертолетын бәреп төшергән.

02.18 Анакарада хәрбиләр белән жандармнар атыша, 2 дистәгә якын кеше һәлак.

02.25 2.05 кә планлаштырылган Казан-Истанбул рейсының вакыты кичерелде, пассажирлар салонда , очып китү вакыты билгесез

02.28 British Airways һәм Lufthansa Истанбулга рейсларны туктату турында хәбәр итте

02.32 Хәрби түнтәрелеш омтылышы гамәлгә ашмады, оештыручыларны кулга алалар


Рәмис ЛАТЫЙПОВ, Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Татар-информ
№ --- | 15.07.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы