поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
15.07.2016 Киңәш-табыш

Балаларны ничек ашарга пешерергә өйрәтергә?

“Кайбер әниләрнең аш бүлмәсендә бөтерелеп йөрүче ул-кызлары турында сөйләвенә аптырыйм. Алты яшьлек кызым ашарга пешерү белән кызыксынып та карамый. Алай гына да түгел, аның уенчык савыт-сабаны да кулга алганы юк. Гаеп үземдә, ахры. Кечкенәрәк вакытта аш-су әзерләгәндә, комачау итмәсен дип, аш бүлмәсе ишеген гел ябып йөри идем. Хәзер исә баламны берничек кухняга кертеп булмый. Аппетиты бик начар. Әнием әйтүенчә, моңа да вакытында ашарга пешерергә өйрәтмәвем сәбәпче. Миңа хәзер нишләргә?”
Земфира К. Буа

Баланы яшьтән үк хуҗалык эшләренә өйрәтергә кирәк. Моның белән бөтен әти-әниләр дә ки­лешәдер, мөгаен. Тик эшләгән вакытта аяк астында чуалган бала еш кына ачуны китерә башлый шул. Ялгыш кына кулы пешәргә яки киселергә дә мөмкин. Шуңа күрә өлкәннәрнең күбесе ул-кызларын уен бүлмәсенә озатып, тынычлыкта эшләү яклы. Бу дөрес түгел! Сабый өлкәннәр дөньясы белән кызыксынып үсәргә тиеш, ди белгечләр. Бала әти-әнисенә охшарга тырышып, ярдәм итәргә генә тели бит. Мә­сәлән, аш бүлмәсендә бала төп яр­дәмче була ала. Табиблар фикерен­чә, ашарга пешерү, табак-савыт юу эшендә катнашкан сабыйның аппетиты яхшырак була. Чөнки табындагы сый-хөрмәтне пешерүдә аның да өлеше бар!
 
Аш бүлмәсендә ярдәмчене ничек итеп тәрбияләргә? Әлеге сорауга җавап сорап, психолог Алисә Закамскаяга мөрәҗәгать иттек. Аның сүзләренә караганда, хәтта бер яшьлек нарасый да ашарга пеше­рергә ярдәм итә ала икән. Ничек итепме? Мәсәлән, чәйгә шикәр салып, болгатып күрсәтегез. Бала сезнең арттан кабатларга тырышачак. Менә бу иң зур ярдәм дә инде. Ике яшьлек бала – йомырка чис­тартырга, өч яшьтә – мөстәкыйль рәвештә ипидән кабымлык ясарга, дүрттә – боткага ничә кашык шикәр комы кирәк икәнен санарга, биштә – савыт-саба юарга сәләтле, ди белгечләр. Бер яшькә кадәр нарасыйга уйнарга дөге, карабодай кебек ярмалар бирергә тәкъдим итәләр. Соңрак макарон, фасоль ише зуррак “уенчык”лар да тоттырсагыз ярый. Уен барышын даими күзәтеп торырга һәм һәркайсының ни өчен кирәк икәнен аңлатырга да онытмагыз.
 
Шунысын да истән чыгарырга ярамый: сабый кечкенәдән үк ашарга пешерү белән кызыксынсын өчен аңа уенчык савыт-саба, җиләк-җимеш һәм яшелчә сатып алырга кирәк. Рәхәтләнеп ашарга пешерсен! Бала “пешергән” ботка­ның тәмен мактарга да онытмагыз. Мондый уен ярдәмендә сабыйның осталыгы, тел байлыгы гына түгел, кул хәрәкәте дә камилләшә. Сабый төсләрне аерырга, санарга, әйләнә-тирәне танып белергә өйрәнәчәк.
 
Балалар су белән уйнарга да ярата. Бик әйбәт, әнә савыт-саба юсын. Сабыйга табакка җылымса су салып бирсәгез яхшырак. Кыйммәт­ле чынаяк, тәлинкәләрне алып куярга да онытмагыз. Югыйсә тырышып юа торгач, савыт-саба идәнгә төшеп, чәлпәрәмә килергә дә мөм­кин. Сабый белән бергәләп өстәл әзерләүнең дә файдасы зур. Ни өчен дигәндә, бала кече яшьтән үк матур итеп хәстәрләнгән табын янында гаилә белән бергәләп утырып ашауның әһәмиятен аңлап үсә­чәк бит. Мондый малай-кызлар арасында телевизор каршында коры-сары белән тукланырга яратучылар азрак, ди белгечләр. Ашарга пе­шерергә өйрәнү кызлар өчен генә түгел, малайларга да бик ки­рәк.
 
Иминлек кагыйдәләре турында да онытмагыз:
 
-Баланы аш бүлмәсендә үзен генә калдырырга ярамый.
- Сабыйга савыт-саба юу өчен махсус көнкүреш химиясе сатып алырга киңәш ителә. Югыйсә  сыекча баланың күзенә эләгергә яки тәнендә аллергия башланырга мөмкин.
- Пычак, чәнечке ише очлы әй­берләрне баланың кулы җитмәгән урында сакларга кирәк.
- Газ плитәсе янында саграк булыгыз. Сабыйга кечкенәдән үк утка үрелергә ярамый икәнен аң­латырга тәкъдим ителә. Шырпыны да теләсә кая ташлап йөрмәгез.
- Баланың бүлмәдә үз урыны булырга тиеш. Өстәл янында гына түгел, ашарга пешерергә ярдәм иткән вакытта да балага билгеле бер “эш өстәле” кирәк.
- Эскәтер белән саграк булыгыз. Балалар еш кына өстәл астында качып уйнарга ярата. Ашъяулыкны өстерәп алмасыннар өчен махсус бәйләгече булган өстәл япмасы әйбәтрәк.
- Идән юеш түгелме икәнен гел тикшереп торыгыз. Баксаң, балалар арасында аш бүлмәсендә таеп егылып имгәнү очраклары күп икән.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы