поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Июль
  • Асылъяр - җырчы
  • Марс Шабаев (1933-2008) - язучы
  • Зиннур Тимергалиев - язучы
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
15.07.2016 Бәйрәм

Җөри Питрауга көтә (ПРОГРАММА)

12 июльдә Татарстан районнарында яшәүче керәшеннәр Питрауны бәйрәм итте. Ә Мамадыш районының Жөри авылында оештырыла торган, ел саен көтеп алынган “Питрау” республика керәшен мәдәнияте фестивале быел 16 июльдә узачак. Күңелле “Питрау” фольклор бәйрәме Җөридә инде унҗиденче тапкыр үткәреләчәк.

Анда катнашучылар елдан-ел арта, быел кунаклар саны 60 меңгә җитәр дип фаразлана, шуңа күрә бәйрәм узачак мәйдан да шактый киңәйтелгән. Бәйрәмгә Татарстанның 22 районыннан һәм Россия төбәкләреннән иҗат коллективлары чакырылган.
 
Борынгыдан килгән күркәм гадәт буенча “кояшны каравыллап”, җырлы-биюле Питрау кичке якта оештырыла. Быелгы программа 17.00 сәгатьтә ат чабышы белән башлана. Ә “Әкият” балалар мәйданчыгы нәни кунакларны каршы алачак. Тантаналы ачылыш 18.00 сәгатькә билгеләнгән. Театральләштерелгән тамаша барышында “Керәшен чибәре” бәйгесендә катнашучылар, керәшен фольклор ансамбльләре парады да узачак. Мөхтәрәм кунакларның чыгышы, районның тырыш хезмәтчәннәрен, керәшен мәдәниятен саклауга зур өлеш керткән шәхесләрне бүләкләүләр көтелә.
 
Төп мәйданда, гадәттәгечә, милли көрәш, гер күтәрү, кул көрәштерү, аркан тартышу, баганага менү, капчык киеп йөгерү кебек төрле кызыклы халык уеннары, шахмат, шашка турнирлары үтәчәк. Шаян уеннар елга буенда да барачак. Мәйдан тирәсендә исә милли гореф-гадәтләрнең үзенчәлекләре белән таныштыручы “Керәшен авылы” торгызылачак. Биредә Татарстан районнарында яшәүче керәшеннәр генә түгел, бу юлы, мәсәлән, Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк районы Париж авылы керәшеннәре дә үз җирлегендәге йорт-көнкүрешен тәкъдим итәчәк. Танылган яучы Аграфена Васильева үзенең “Димче почмагы”нда, гадәттәгечә, яшьләрне кавыштыру белән шөгыльләнәчәк. Мәскәүнең “Татарстан якташлыгы” оешмасы быел Ингушетиянең халык артисты Иваннаны җырларга чакырган. Эстрада һәм фольклор сәхнәләрендә концертлар гөрләткән “Питрау” фестивале яңа көн тугач, бәйрәм салюты белән тәмамланачак.
 
Питрау бәйрәме яки Петр һәм Павел көне – керәшеннәрнең һәм христиан динендәге бөтен милләтләрнең бәйрәме. Питрау ул – табигатьне олылау, шулай ук халыкның алда торган җаваплы эшләре – игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.
 
Шунысын әйтергә кирәк: “Питрау” бәйрәменең бизәге булган бәйгедә “Керәшен чибәре” исеменә лаек булу өчен быел ун кыз көч сынашачак. Алар арасында Менделеевск районының Иске Гришкино, Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе, Кайбыч районының Соравыл, Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы кебек авыллардан, Мамадыш, Яшел Үзән, Казаннан, шулай ук Башкортстанның Бакалы районы Үмер авылыннан талантлы кызларны күрергә мөмкин. Күбесе – “Айбагыр” этнолагере,  “Туым җондызы” керәшен җырулары яшь башкаручылар фестивале һәм башка милли-мәдәни чараларның даими катнашучылары.
 
 
Бәйгенең шартлары буенча, кызларга иҗади чыгыш ясарга, җанатарлары ярдәменә таянып үз төбәгенең үзенчәлекле йолалары белән таныштырырга туры киләчәк. “Бәрмәнчек” фольклор ансамбле җитәкчесе Артур Поляков рәислегендәге жюри кызларның белемен дә сынаячак: бу юлы каһарман керәшеннәр турында сораштыру оештырырга ниятлиләр. Җиңүче көмеш таҗга һәм 50 мең сум күләмендә акчалата премиягә лаек булачак. Күчмә таҗны үткән елгы “Керәшен чибәре” – Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк районыннан Юлия Савельева үзе кидерәчәк. Әлбәттә, кызларның берсе дә бүләксез калмаячак – бәйгенең иң оста биючесе, иң матур җырлаучысы, иң сөйкемле, иң белемле кызлары да ачыкланыр дип көтелә. Республиканың “Туганайлар” газетасы редакциясе дә үз сайтында үткәрелгән  тавыш бирү нәтиҗәләре буенча махсус бүләген тапшырачак.
 
Людмила Белоусова, Татарстанның керәшен оешмасы Башкарма комитеты җитәкчесе, “Туганайлар” газетасы баш мөхәррире:
 
– “Керәшен чибәре” кызларның буй-сынын тикшереп бәяләү бәйгесе түгел. Ул яшьләрне милли традицияләр, тарихыбызга карата  кызыксынуын арттыру, телне, мәдәниятне саклауны бурыч итеп куя. Чыннан да “Керәшен чибәре”ндә чыгыш ясаган кызларыбыз барысы да иҗтимагый тормыш белән яши башлый, алар милли җәмгыятьнең эшендә көч куя.
 
2016 елда “Керәшен чибәре” исемен яулаган кыз да алдагы елда бөтен керәшен милли чараларының төп кунагы булачак.

Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ --- | 15.07.2016
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы