поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.07.2016 Милләт

Рәшидә абыстай Исхакый: «Ул да минем шикелле күп бала тапкан, ә бала ул – Аллаһы тәгаләнең әманәте»

Кызык та, дөресрәге, кызганыч та инде бу тормыш: әле күптән түгел генә асылташ шикелле ялтырап, бар җиһанга нур чәчеп яшәгән олуг затлар көннәрдән бер көнне бакыйлыкка китәләр дә баралар, бәхилләшә дә алмый каласың. Мәрсияләрен газета битләрендә күргәч кенә күңелне үкенү хисе били - «Нигә ешрак очрашмадык икән?»

Әйе, вакытыбыз юк, эшем кешеләре ич без – дөнья куабыз, җиргә мәңгелеккә килгәндәй кыланабыз. Бик күпләрнең остазы, ислам юлына басканнарның маягы булган мөхтәрәм зат – Рәшидә абыстай Исхакыйны югалткач та шундый хисләр кичердем. Кызганыч, соңгы юлга озатырга бару да насыйп булмады үзен. Чит шәһәрдә командировкада идем.
 
Рәшидә абыстай белән мине һөнәрем таныштырды. 90 яше тулыр алдыннан бер танышым аның турында язуымны үтенде. Китапларыннан намаз өйрәнгән бу абыстай белән үземнең дә якыннан аралашасым килеп йөри иде. Билгеләнгән көнне өйләренә киттем. Тынычлык бистәсендә башка өйләрдән берни белән дә аерылып тормаган гади авыл өенә кергәндә, гаҗәпләнүем чигенә җиткән иде. Ничә еллар Татарстан мөфтие булып торган Госман хәзрәтнең әнисенең өе башкалардан аерылып торса да, гөнаһ булмас иде инде дип уйладым. Ләкин Рәшидә абыстайның байлыгы өендә идәнгә сузып салынган баннерда сурәтләнгән нәсел агачында икән бит. Аның гаилә әгъзалары 2014 елда ук инде 120 гә җиткән, тагын бишесе дөньяга килергә тора иде. Әйе, бу бернинди байлыкка да алмаштырып булмаслык олы хәзинә. Акыллы абыстай үзе дә шуны аңлаган, балаларына, оныкларына да тормышның бу олы хакыйкатен төшендерә алган. Мин Рәшидә абыстайга соклануымны, аның бала тәрбияләүдәге тәҗрибәсен «Шәһри Казан» газетасында зур итеп язып чыккан идем.
 
Шул елның рамазан аенда ак әбигә 90 яшь тулды, ул мине үзләренә авыз ачарга чакырды. Ифтар өчен махсус корылган чатырда кеше бик күп, араларында шактый дәрәҗәлеләре булса да, миңа да аерым игътибар күрсәтергә җай тапты.
 
Ә тагын бер тапкырында ул минем телефоныма үзе шалтыратып, өйләренә дәште. Абыстай кадәр абыс­тай чакыргач, ничек бармый каласың инде. Мин килеп җиткәнче, намаз вакыты кергән иде. Рәшидә абыс­тай белән янәшә басып гамәл кылгандагы күңелдәге хисләремне аңлатырга сүзләр таба алмам. Абыстай мине юкка гына чакырмаган икән, икенче бүлмәгә керсәм, кибет дип торам – карават өстенә үзенең берсеннән-берсе матур, ә иң мөһиме – дога белән сугарылган күлмәкләрен сузып салган. Янымда: «Кайсы ошый, шунысын ал, кызым, ал, ал, оялма, бәхилләп бирәм», – дип бөтерелә. Ә мин каушавымнан телсез калдым. Бүләк өчен язмадым бит инде мин аның турында, яратып, сокланып, чын күңелемнән язган идем. Ләкин Рәшидә абыстай өзми дә куймый да, алайса үпкәлим, ди. Әфлисун төсендәге бер күлмәген киеп караган идем, «Матур, матур, килешә!» – дип, мактап туя алмады. Аңа төстәш үзе чиккән калфагын да бирде әле. Алсам да яхшы түгел, алмасам, үпкәләтәм дип, бүләкләрне зур рәхмәтләр әйтеп алып, кайтып киттем. Дөресрәге, киявеннән машина белән илттерде ул мине. Чынлап та, гади генә бүләк түгел бит ул – абыстай иңеннән төшкән, күпме Коръән сүрәләре тыңлаган изге күлмәк, кем белә бит, бәлки миңа ходайдан ниндидер бер фалдыр. Бәлки, ул минем дә хаҗга баруымны теләп торыр.
 
Дөрес, мин аны киеп таныш-белешләргә генә мактана алдым, күлмәк зуррак иде. Ә менә күптән түгел генә кигән идем, көзгедә абыстайның нурлы йөзен күргәндәй булдым. Зур түгел икән бит, таман икән. Хаҗдан кайткан күлмәк үзе шулай киң дә, озын да булырга тиеш бит инде. Беркөнне «Ярдәм» мәчетендә көн саен уздырыла торган ифтарга улларыбыз да өлеш кертте һәм гаиләбезне шунда кунакка чакыр­дылар. Менә шул авыз ачу мәҗлесенә абыстай бүләген киеп бардым. Рәшидә абыс­тай да катнашкан шикелле булсын әле дип, махсус шул күлмәкне сайладым. Әле узган ел гына «Ярдәм»дәге ифтар табыны артында Рәшидә абыстай да балкып утырган, мине танып үз янына чакыр­ган иде. Шунда берәү «бу хатынны нигә шулай яратасың соң?» дигәч: «Ул да минем шикелле күп бала тапкан. Ә бала ул – Аллаһы тәгаләнең әманәте», – дигән иде.
 
Бик кызганыч, мин Рәшидә абыстайдан гыйлем ала алмадым. Без танышканда ул инде шактый олы яшьтә, дәресләр алып бармый иде. Ләкин шулай булса да, мин үземне бәхетле саныйм. Абыстай миңа бик күп дини китаплар бирде. Хәтта аның үз кулы белән балаларына язылган васыятен дә кадерле истәлек итеп саклыйм бүген. Үзенекеләргә генә атап язылган булса да, бу васыять ак абыстайның дөньяга килгән һәм киләчәк һәр кешесенә аталган.
 
Фото: info-islam.ru
 

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 15.07.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»