поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.07.2016 Мәдәният

Зөлфәт Закиров: “Януыбыз тиеннәр белән бәяләнә”

Театрда чираттагы премьерадан кайтып килешебез. Хезмәттәшем спектакльне бик үк кабул итеп бетермәгән. “Ярый инде, Зөлфәтнең уенын карап рәхәтләндем ичмасам. Анда шул Зөлфәт кенә бар да инде”, – дип әйтеп куймасынмы. Спектакльнең тоткасы, дөрестән дә, яшь актер Зөлфәт Закиров иде. Кәрим Тинчурин театрының үзсүзле, дуамал, ә иң мөһиме – талантлы артист бүген нәрсә хакында борчыла – без әнә шуны белешергә булдык.

– Бер җырчы, концерт алдыннан тавышы бетеп киткәч, гомер буе җырлап йөреп булмас, ахры, дип уйлап, өстәмә һөнәр алуы турында сөйләгән иде. Ә менә син, Зөлфәт, театр­дан китсәң, кем булып эшли алыр идең? 
– Ә бит мин дә җырчы була ала идем (көлә). Музыка мәк­тәбен тә­мамладым, җырлыйм, баянда уйныйм. Шул ук вакытта театр дөнья­сы да чит булмады. Мәктәптә театр уйнау дисеңме, әтинең эшен­дә сәхнә арты тузанын иснәүме. Ул Марсель абый Сәлимҗанов заманында академия театрында баш администратор булып эшли иде. Әти янына эшкә килүем була, Марсель абый, о, Хәйдәр малае килгән, дип кочагын җәеп каршы ала да, җитәкләп театр дөнья­сына алып кереп китә. Тугызынчы сыйныфка килеп җиткәч, мәктәптән китү, берәр училищега укырга керү турында уйлый башладым. Берәр училище дигәнем ул йә музыка, йә театраль уку йорты инде. Ул вакытта әти, 15 ел эшләгән җи­реннән китеп, театр училищесында эшли башлаган иде. Әни белән киңәш­ләштек тә, театр юнәлешен сайларга булдым. Имтиханның беренче турын рус бүлегендә бирдем. Икенче турга килгәч, Рәшит Заһидуллинга имтихан биреп карарга киңәш иттеләр. Татар бүле­генә җи­бә­рүләре күңелемә ятышлы булмады, мин бит рус төр­кеменә ке­рер­гә, аннан Мәскәүгә укырга барырга дип зур планнар корган идем. Шулай да, тыңлап карарга булдым. Рәшит Муллагалиевич бик гади генә, татар театры ошаса, миңа укырга кил, дип озатып калды. Училищедан чажлап очып чыктым, кәеф бик шәп түгел. Шул чакны каршыга әти килеп чыкты. Аптыравы йөзенә чыккан, син монда нишләп йөрисең, дип сорагандай итте. Укырга кердем, дим. Әни дә шунда. Күземә кү­ренәсе булмагыз, марш өйгә, дип безне куып кайтарып җибәрде. Кичен документларымны алып кайтканлыгын әйтте, укырга керү турындагы гаризамны күз алдымда ертып ташлады. Артист тормышы – иң каһәрләнгән тормыш, ба­лаңның үскәнен дә, гаи­ләңне дә күрмисең, рөхсәтем юк, диде. Мин инде, әти никадәр генә кызса да, сайлаган юлымнан тайпылмадым. Үз көчем белән укырга кердем, әтинең ел буе сөйләшмичә йөрүе­нә дә түздем. Ә инде беренче премьерадан соң (ул вакытта икенче курста укый идем) әтидән, бу синең урының икән, улым, дигән сүзләрен ишеттем. Бу безнең арадагы салкынлыкның бетүе иде. Театрдан башка кайда эшли аламмы? Фәкать театрда гына.
 
– Шулай да хыялларыңнан чигенгән чагың булдымы?
– Чигенергә, кичектереп торырга теләгән чаклар булды. Әм­ма тылым һәрчак миннән көч­лерәк иде. Икеләнгән чакларда әти белән әни ышанычымны арттыра белделәр. Әйтик, менә Мәс­кәүдә уку түләүле иде. Бармыйм, дип киремә каткан идем инде. Укулык кына акча эшли алмый­сыңмы, егет бит син, дип әни яңак­­ка берне генә тамызды, үзем­не кызганудан шундук туктадым. “Әле бит монда без дә бар”, – дигән сүзләре минем өчен алай мөһим түгел иде инде. Шулай итеп, РИТИ-ГИТИСның режиссерлар әзерли торган факультетын тәмамладым. Мәскәү ул шундый җир, анда укыган ке­ше­нең, һичшиксез, шунда төп­ләнеп каласы килә. Мин дә берен­че ике елда шулай һавада очып йөрдем. Аннан Казанга кайтырга дигән төпле фикергә килдем. Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул, диләр бит әле. Мин инде режиссер буларак та беренче адымнарымны ясадым. Узган елны балалар өчен “Әкият китабы”н әзер­лә­дем. Димәк, сайлаган юлым дөрес булган. Эшемдә дә, шөкер, тылым нык. Миңа һәрва­кыт киңәшләре белән ярдәм итеп торучы остазым Рәшит Заһи­дуллин, ышанычлы дусларым бар.
 
– Димәк, театр ул синең өчен...
– Тормышым, яшәү рәвешем. Яхшымы ул, начармы, мин – театр фанаты. Шул фанатлык күп нәрсәләргә күз йомарга, сабыр булырга ярдәм итә. Хәзер без барыбыз да җәйге ялга таралышабыз. Бу сезон минем өчен җиңел булмады, катлаулы рольләр уйнадым, чыннан да, ял кирәк. Гаиләм белән бергә буласым, әле бер яше дә тулмаган кызымның һәр мизгелен күңелгә сеңде­рәсем килә. Шул ук вакытта, бу хәтле озын ялда театрсыз ниш­ләп бетәрмен икән, дип тә борчылып куям.
 
– Әтиең театр юлын сай­лавыңны кабул итте дә ди, ә хатының? Бөтен кеше дә, нишләп бетәрмен икән театр­сыз, дип яшәүне аңлап бе­термәскә дә мөмкин бит. Тик­мәгә генә күп кенә театрларда артистлар гаилә корганда тиң яр итеп артистларны сайламаган бит инде.
– Әтинең кисәтүе хак булды. Гаиләмне сирәк күрәм, гас­трольләрдән кайтканда кызым яңа һөнәр өйрәнеп куйган була. Шул һөнәрләрнең тәүгесен күрә алмавыма көенәм, уйланам. Ә хатыным – һөнәре буенча табиб. Без аның белән бер-беребезне тапканнан соң, ашыгып-ка­бала­нып гаилә кормадык. Ул – мине, мин аны сынадым. Бүген ул – минем беренче киңәшчем, тән­кыйтьчем дә. Премьера­ларның һәрберсен карап бара, аннан соң унынчысына килә. Өйдә фикер алышабыз, минем уңышларым­ны, кимчелек­ләремне әйтә. Мин роль өйрәнә башлаганда пьесаны укып чыга, аннан үзе тудырган образ белән мин тапканын чагыштырып, кызыклы нә­ти­җәләр ясый. Аның миңа ярдәме чиксез. Теле саф татарча булганлыктан, миңа татарчамны яхшыртырга да булышты. Ул минем театр кешесе булуымны тулаем кабул итә.
 
– Җәйге ялга таралышабыз дидең, кайда ял итәргә исәпләп торасың? 
– Минем өчен иң рәхәт ял – авылда. Бигрәк тә әтинең туган ягы – Актаныш районының Уразай авылында ял итәргә рәхәт иде. Ләкин анда да, дәү әнкәй белән әткәй булмагач, элеккеге сыман түгел инде. Әтинең нәсел-нәсәбе дә үзенчәлекле бит аның. Телгә, җырга оста алар. Әти баянда уйнарга үзлегеннән өйрәнгән, ә менә мин музыка мәктәбендә укыдым. Икебезне чагыштырырлык та түгел. Аңардагы нечкә тоемлау, моң, кызганыч, миндә юк. Мин бик дөрес уйныйм, ләкин көем җансыз кебек. Әти уйнаганда бәлкем ноталарга туры китереп тә бетермидер, әмма андагы моңны сурәтләп бетерерлек түгел. Җырлаганда да шулай. Аның сәләте оныгына күчмәсме әле. Чөнки бабасы кулына алып, нәрсәдер көйли башласа, кызым да җырлагандай итә. Дәү әткәй белән әнкәй бакыйлыкка күчсә дә, нигез таркалмады, шөкер. Җәй айларында алты агайне (әтинең кыз туганы юк, барысы да – ир-егетләр) җыелып, рухларына дога кыла. Дилүс абый шул нигездә яши, бикле ишекне ачып керәсе юк.
 
Әнием Зөлфия исә – гаиләдә бердәнбер бала.Тумышы белән Кукмарадан булса да, анда озак яшәмәгәннәр, Казанга күчеп килгәннәр. Безнең әни шәһәр кызы инде ул.
 
– Зөлфәт, рольдә чакта үзеңне танып булмый торган сирәкләрнең берсе икән син. Аның икенче ягы да бар бит әле. Ул рольләрдән тормышка кайтуны әйтәм. Образны ничек табасың да аннан ничек чыгасың? 
– 27 яшемдә генә булсам да, төрле рольләр башкардым, аларны яраткан һәм яратмаганнарга берничек тә бүлә алмыйм. Кайчак образ бик җиңел килеп чыга, ә кайчак, моның берние дә юк инде, дип тотынасың да, шактый эзләнергә, кыйналырга туры килә. “Чулпан”   (Шәриф Хөсәенов – авт. ) спектаклен алсак, мин анда үземне суда йөзгән балыктай җиңел хис иттем. “Сүнгән йолдызлар”дагы (Кәрим Тинчурин) Надир мәхдүмне алсак, ул миңа авыр бирелде. Чөнки ул кичергән хисләрне үземнең кичергән булмады, ә күзәтеп кенә асылга төшенер өчен шактый вакыт кирәк. Ә бит сәхнәдән әйтелгән һәр сүзгә кеше ышансын өчен башта үзең ышану кирәк. “Кароль” (Славомир Мрожек) спектаклендәге докторны алыйк. Андый докторны эзләп сырхауханәләрдә чиратларда тордым. Авыруларны, табибларны күзәттем. Чөнки баш белән аңлыйм, кабул итәм, ышаныр өчен андый кешене тормышта табарга кирәк иде. Таптым да. Үземә куйган таләпләрнең иң зурысы – дикция һәм кабатланмау. “Әллә язмыш, әллә ялгыш” (Наталья Нестерова) спектакленнән соң хезмәттәшләрем, сине танымадык, дип әйткәч, димәк, образ килеп чыккан. Образны кем ничек таба инде. Кайчакта китап уку, телевизор каналларын күчергәндә очраклы бер сюжетны күреп калу да җитә. Ә образдан чыгуга килгәндә, эшнекен – эштә, өйнекен өйдә кал­дыр­масаң, һәр икесенә дә зыян ки­лергә мөмкин. Өй бусагасын атлап кергәндә, мин – Зөлфәт, артист түгел инде.
 
– Китап уку дигәннән, театр белгече Нияз Игъламов, артистлар укымый, дигән иде. Кулыңа алган соңгы китапның исемен атамассыңмы?
– Мәктәптә укыганда кулга китап алулар сирәк иде. Училищега укырга кергәч, китап укырга кирәк дигәч, ни өчен кирәк булуын аңлап бетермәдем. Анда нибары 15 яшь, ялкаулык та булгандыр инде. Китап укуның тәмен мин соңрак аңладым. Мө­хәммәт Мәһдиев, Туфан Миң­нуллин китаплары минем таянычыма, ярдәмчемә әйләнде. Хәзер театр училищесында укыткач, студентларга үзем шул ук сүз­ләрне әйтәм. Үзем укыган китап­ларны – аларга, алар миңа үзлә­ренекен тәкъдим итә. Ярышып укыган, шул әсәр буенча кызып-кызып фикер алышкан чаклар була. Соңгы укыган китабым – Тод Штрассерның “Волна” дигән романы булды. Икенче Бө­тен­дөнья сугышы вакытында барган вакыйгаларны тасвирлаган бу әсәрдә бүгенгә бик туры килә торган фикер бар. Анда, коллектив сездән өстен була алмый, сезнең үз фикерегез бар һәм бу бик мөһим, диелгән. Без бүген нәрсә үзгәртә алабыз инде, дип кулларны төшергән, башларны аска игән чорда яшибез. Фикерне әйтергә кирәк! Дөрес, ул югарыдагы җитәкчеләргә барып да ирешмәс, бәлки, алар ишетмәс тә. Ләкин үз фикереңне һич югы берничә кешегә генә булса да ирештерергә кирәк. Башкача синең үзеңне шәхес дип санарга хакың юк.
 
– Бу барыннан да бигрәк актерларның бүгенге хәленә кагыламы?
– Еш кына, эшмени бу, сәхнәгә чыктың, көлдердең, әле шул рәхәтлек өчен акча да аласың, дигәнне ишетергә туры килә. Ә минем залдагы халыкның бер генә проценты гына булса да эшебезне аңлавына ышанасым килә. Актер эшенең асылы көлдерүдә түгел, уйга салуда һәм уены белән тормышны аз гына булса да үзгәртергә омтылуында. Актер эше ул – авыр эш. Ул аны   җанын биреп, дөнь­я­сын онытып башкара. Башкача монда эшләп булмый. Чөнки ул эшендә бәя­ләнгәнгә түгел, фанат булганга ябышып ята. Бездә актер хезмәте бәяләнми шул. Туфан Миңнул­линның ачынып әйткән сүзләре әлегә җитәкчелеккә барып җит­мәде. Бездә мәдәнияткә түгел, спортка, икътисадка игътибар ителә. Артист та, спортчылар кебек үк, үзен һөнәренә багышлый һәм сәхнәдә янып үлә. Хок­кейчыларның “януы” миллионнар белән бәяләнсә, безнеке тиеннәр белән исәпләнә. Ә бит совет чорында алай булмаган. Дәрәҗәсе төшүгә, бәлки, артистлар үзләре дә гаепледер. Әнием әйтмешли, без мәдәниятне, зәвыкны массага иреште­рүче­ләр. Әгәр инде үз арабызда дөрес фикер, юл таба алмыйбыз икән, тамашачыга без нәрсә әйтә алабыз? Театр бит ул – артист белән тамашачының үзара аң­лашуы. Артист булмаса, тамашачы булмый. Кызганыч, бездә администрация үзен артисттан өстен­рәк куя. Без булмасак, артист булмый, дип уйлау ялган һәм дөрес түгел ул. Шуңа күрә хәтта җитәк­челек тә иҗатны аңлый торган булса гына театр алга китә ала.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»