поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.07.2016 Мәдәният

Гүзәл Уразова, Илсаф, Айрат Сафин һ.б. артистлар Түбән Новгород якларында нишләп йөргән? (ФОТО)

Мочалида иртән үк татар-мишәр көрәшенә һәм көтеп алган татар эстрадасы йолдызлары концертына төгәл әзерлек бар иде. Иске Мочали тугаенда күп санлы сәүдә нокталары эшләде, шунда ук учакта пешкән тәмле милли ашлар исе борынны кытыклады. Элекке елларда пәрәмәчне өйдән пешереп китерә торган булсалар, соңгы вакытта аны сабантуй болынында ук учакта әзерлиләр.

Биредә бәйрәм табынын әзерләү өчен махсус чакырылган Абдулнасыйр Айнуллин белән Әлфия Алеева хөрмәтле кунакларга учакта шулпа, пәрәмәч, шашлык өлгертеп, кайнап торган самовар чәен әзерләделәр, шулай ук янәшәдә өстәлләр артында утыручыларны да пәрәмәч һәм чәй белән сыйладылар. Милли аш табыны үзе бәйрәмнең бер матур өлеше дияргә була. Казаннан кунак җырчылар килеп җиткәнче, Мәскәүдән кайткан яшь артистлар Радик Яруллин, Нияз Сәбитов һәм Равил Исхаков сәхнә алдында утырышкан тамашачыларны җырлар белән сөендереп тордылар.

Бәйрәмне тантаналы рәвештә ачып, килгән кунакларны тәбрикләү өчен Пильна районы һәм Яңа Мочали администрацияләре башлыклары Сергей Бочканов белән Рафаэль Айнуллин, Пильна районының пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Мирзәхләм Абдулганиев, бәйрәмнең спонсоры Әнәс Фазлуллин һәм Мирфаиз хәзрәт Бәдретдинов сәхнәгә менделәр. Җитәкчеләр һәм кунаклар Әнәс әфәндегә шушы олы бүләк өчен рәхмәт белдерделәр, Мирфаиз хәзрәт дога кылды. Әнәс Фазлуллин музыкаль бәйрәмне ачык дип белдерде һәм сәхнәгә яңа гына килеп җиткән Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовны чакырды.

Матур тавышлары белән татар халкының күңелен яулап өлгергән чибәр сәхнә йолдызлары үзләренең концерт программасын тамашачыларны сәламләүдән башладылар һәм дуэт белән дә, чиратлашып та бик күп матур җырларын башкардылар, тамашачылар янына төшеп тә Мочали тугаен җыр-моңга күмделәр. Гүзәл үзенең җырлары астына бала-чаганы әйлән-бәйлән биетте, өч бала анасы буларак, барысын да кочып, иркәләп сөйде дә, кабат сәхнәгә күтәрелде һәм никахлашулары датасы туры килгән көн уңаеннан Әнәс белән Гөлсем Фазлуллиннарны гаилә бәйрәмнәре белән котлап, аларга матур җыр бүләк итте.

Шулай ук Уразова-Хәкимовлар гаиләсе белән Казаннан килгән яшь йолдызлар Ришат Фазлыйәхмәтов, Эльвира Хамматова җырладылар, биюче кызлар матур бию күрсәттеләр. Танылган артистларыбызның концерты билгеләнгән сәгатьтән дә артыкка сузылды, Гүзәл Уразова җырлап бетергәч тә тиз генә китә алмады, чөнки бала-чага, яшь буын һәм өлкән яшьтәгеләр – барысы да яраткан җырчылары белән фотога төште, автографлар алды. Кайберләре кәгазьгә, баш киемнәренә, ә кайсылары хәтта кулларына автографлар яздырды. Ниһаять, йолдызлар гаиләсе һәм аларның артист дуслары кайтып киткәч, сәхнәгә Татарстанның атказанган артисты Илсаф күтәрелде һәм шулай ук бик күп матур җырлары белән халыкны сөендерде. 

Әнәс әфәнде Фазлуллин оештырган бу сабантуй үзенең форматы белән аерылып торды – биредә күбрәк вакыт та, игътибар да профессиональ артистларга бирелде. Шул ук вакытта милли бәйрәмебезнең йөзек кашы булган татар-мишәр көрәше дә үзенчәлекле узды.
 
Беренчедән, анда авырлык категорияләре исәпкә алынмады, элекке замандагыча теләсә кем үз көчен сынап карый алды, шул исәптә 50 яшен тутырып килүче, күп сабантуйларда туган авылы Кочко-Пожар данын яклаган спортчы-ветеран Ирфан Фәхретдинов та Уразавыл сабан туе чемпионы Марат Усманов белән бил алышып карады. Икенчедән, милли көрәшнең иң кульминацион өлеше музыкаль тәнәфес белән аралашып барды. Татарстаннан махсус килгән Ринат Рахматуллин сәгать ярымлык концерт биргәннән соң гына көрәшнең финал өлеше булды.
 
Киеренке бәрелешләрдә, ягъни бил алышуда чемпион исемен Сафаҗайдан Марат Усманов яулады, традицион кучкар да аңа бирелде. Икенчедә һәм өченчедә аның авылдашлары Ринат Сәбитов белән Рамил Нуриманов булдылар. Хөрмәтле дүртенче урынга һәм тамашачылар симпатиясенә Кече Рбишчадан Айрат Аксянов лаек дип табылды. Аларны барысын да Әнәс әфәнде акчалата бүләкләде һәм матур көрәш күрсәткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерде.
 
32 килограммлык герны күтәрүдә беренче урынны, һәрвакыттагыча һәм һәркайдагыча, Чүмбәлидән Ринат Аляутдинов алды. Ә икенче белән өченче урыннарны Мочали пәһлеваннары Илдар Әхмәтҗанов белән Шәмил Бадяутдинов бүлештеләр.
 
Бу бәйрәмнең тамашачылары алышынган чакта зур сәхнәдән өйләренә юл алучыларны Ринат Рахматуллин матур җырлары белән озатып калды һәм шулай ук дискотекага килүче яшь буынны да каршылап торды. Үзебез анда булмасак та, яшьләр Айрат Сафин, DJ Радик, DJ Нияз җырларына биеп, бик күңелле ял иткәннәр, матур бәйрәм салюты караганнар, дип ишеттек. Кызганычка каршы, бер мичкә балга бер кашык дегет салучылар да табылган.
 
Таң атып яңа көн туганда, яшьләр арасында ыгы-зыгы чыга һәм сугыш башлана. Бары тик полиция хезмәткәрләре килеп җитеп кенә яшьләрне тынычландыра. Шунысы гаҗәеп, бу “тамашада” кызлар аеруча активлык күрсәткән, диләр.
 
Ничек кенә булмасын, Әнәс Фазлуллинга без дә күп санлы укучыларыбыз исеменнән милли культурабызны саклаган һәм баетып торган өчен олы рәхмәтләребезне белдерәбез һәм киләсе очрашуларга кадәр дип саубуллашабыз. 
 
Тукай. Биредә иртәгә сабантуй дигәндә, авылда булып үткән бер үзенчәлекле һәм тарихи вакыйгага тукталып үтәсе килә – 6 июль көнне “Кизләү суы” дигән чишмәне тантаналы рәвештә ачтылар. Дөресрәк әйтсәк, авыл очындагы биеклектә урнашкан, җирле сөйләмдә “Югары куак” дип йөртелгән төштә бәреп торган бу “яшәү чыганагын” бер чакрымнан артык суүткәргеч сузып, аны авылга кадәр китергән ахыр ноктада махсус торгызылган кечкенә генә кызыл таш корылманы халыкка тәкъдим итү булды.
 
Бу изге эшне Тукай кияве, Бозлау егете Халит Сафин башкарган. Ә тукайлылар, үз чиратларында, аңа рәхмәтле булып, шушы “Кизләү суы”на аның исемен мәңгеләштереп, мәрмәр такта беркетеп куйдылар. Аннары шушы шифалы суда әзерләнгән кайнар ризыктан авыз иттеләр, самоварлардан чәй эчтеләр, әлбәттә, авыл имамы Максут хәзрәт Юнисов хәер-фатихасыннан соң.
 
- Халит Мостафа улының шушы игелекле гамәлен мин тәҗрибәле табибның бер шифалы дәвасына тиңлим, чөнки авылыбызда бик сирәк кеше бөереннән һәм үт куыгыннан таш алдырмый калгандыр. Бу чирнең төп сәбәбе, билгеле, сыйфатсыз су куллануда. Аллага мең шөкер, Халит Мостафа улы безне шифалы сулы итте һәм аңа шушы изге эше өчен Раббыбыз йөзләп кайтарсын иде, - дип сөйләде авыл имамы.
 
Ыруг-тамыры белән Тукайдан, муллалар нәселеннән булган, ә бүген Владимир өлкәсенең Кальчугино шәһәреннән туган авылына ялга кайткан Сафия апа Мустафина Халит Сафинга багышлап язган шигырен дә укыды. Анда менә шундый юллар да бар: 
 
Изге Ураза бәйрәме белән 
Халитны тәбрик итәбез!
Ә кичләрен аңа рәхмәт әйтеп, 
Тәмле итеп чәйләр эчәбез. 
Хөрмәтле Халит Мостафа улы, 
Изгелектә синең күңелең.
Халкыбызны шифалы сулы иттең,
Озын булсын синең гомерең!
Саф мәхәббәт, ак юллар телибез!
Кайгы-хәсрәт тәрәз какмасын.
Изге нияттәге озын юлларда сине
Аллаһы Тәгалә Үзе сакласын. 
 
Икенче көнне тукайлылар рәхәтләнеп сабан туен бәйрәмләделәр, тел бистәсе Фәнил Мөбәрәкҗанов җитәкчелегендә матур концерт карадылар, Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасовның җылы тәбрикләүләренә ия булдылар. Кыскасы, күмәк көч белән оештырган шушы милли бәйрәмебездә шул ук рәвештә ял итеп күңел дә ачты Тукай халкы, көрәшне дә зур кызыксыну белән карады. Бу спорт төрендә бүләкләнүчеләрне барысын да язып чыгарга мөмкинлегебез юк, шуңа ки үз үлчәмнәрендә җиңүчеләрне генә күрсәтергә булдык: Ваиз Хакимов (Рбишча), Дамир Хәсәнов (Моклока), Равил Магҗанов (Ишавыл) һәм Рамис Мусин (Анды). Судьялыкны Надир Якупов белән Алимҗан абый Абдуллин бик шәп һәм гадел башкардылар. 
 
Бозлау. Бу авылда сабантуй 8 июльдә булып үтте. Авыл кешеләренә һәм кунакларына мәрхәмәтлелек күрсәтеп, көне буе коеп торган яңгырын Ходай кичкә табан туктатты һәм бәйрәм мәйданы күз ачып йомганчы халык белән тулды. Һава торышының көйсезлеге бераз кәефләрне төшерсә дә, Фәнил Мөбәрәкҗанов төркеме концерты күңелләрне тиз арада күтәрде, аңа бәйрәм хисе өстәде һәм сабантуй алдан билгеләнгән программа буенча шома гына узды да китте.
 
Көрәштә үз авырлыкларында беренче урыннарны Дамир Хәсәнов (Моклока), Эмиль Низаметдинов (Рбишча), Дамир Юсупов (Ишавыл) һәм Ринат Сәбитов (Сафаҗай) яуладылар. Ә Бозлау авылының төп батыры булып Руслан Сөнгатуллин калды. “Сабантуйның төп бүләге Сафаҗайга китсә, традицион булганы үзебездә калсын өчен, быел Бозлау яшьләре арасында өстәмә көрәш ярышы уздырырга карар кылдык”, - диде Бозлау администрациясе башлыгы Али Аймасов.
 
Инде икенче көнне тирә-як авылларга шушы бәйрәмнән кайтышлый бер ир-егетнең автомобиль астына калып һәлак булганы турында фаҗигале хәбәр таралды һәм, кызганычка каршы, бу дөрес булып чыкты.
 
Ыргу сабан туе 9 июльдә иртән үк башланды. Гадәттәгечә, сәгать уннарда мөселманнар мәчет имамы Нәим хәзрәт Бәдретдинов җитәкчелегендә элекке каберлекләргә барып, анда яткан мәрхүмнәрне искә алдылар, дога кылдылар.
 
Аннары клуб алдында балалар өчен төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Иң активлар, иң җитезләр бүләккә лаек булдылар. Призларны аларга Мәскәүдә яшәүче авылдашлары, эшмәкәр Фәйрүзә Сафина алып биргән.
 
Фәйрүзә ханым кече авылдашларын гына түгел, барча ыргулыларны сөендерде бу көнне - Казан артистлары Лилия Хәмитова һәм Фәнил Мөбәрәкҗанов концертын авылдашларына бүләк итте. Алдан ук әйтеп үтик, кичә Ыргуда узган ИлСафның концертын да тулаем Фәйрүзә ханым түләгән.
 
Ике сәгать дәвамында концерт карагач, халык сабан туе мәйданына тартыла башлады. Күк йөзен кап-лап килгән кара болыт ыргулылар бәхетенә авылны читләтеп узды. 
 
Милли бәйрәмне Белка администрациясе башлыгы Иван Бухалов ачып җибәрде. Ул барча ыргулыларга иң җылы теләкләр җиткерде, күңелле ял теләде һәм сүзне Кнәген районы җирле үзидарә башлыгы Дмитрий Таракановка бирде. Ул да бәйрәм кунакларын җылы сәламләде һәм ра-йон администрациясе башлыгы Алек¬сандр Ерофеев юллаган Рәхмәт хаты белән эшмәкәр Канбәр Хәсәновны бүләкләде. 
 
Кнәгендә урнашкан “Пеликан” балалар социаль-реабилитация үзәге директоры Галина Родионова да милли бәйрәм кунакларына тәбрикләрен ирештерде. Ыргулылар бу үзәктә тәрбияләнүче балаларга даими ярдәм итәләр икән. Ремонт эшләрен башкаруда шул ук Фәйрүзә ханым булышкан, Ыргу мәхәлләсе дә ярдәм иткән. Галина Александровна аңа һәм имам Нәим хәзрәт Бәдретдиновка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Рәсми өлеш тәмамлангач, көрәшкә язылу башланды. Ярышлар 65, 85 килограммга кадәр һәм абсолют авыр¬лыкта узды. Призлы урыннар яулау¬чыларга бүләкләрне Канбәр Хәсәнов һәм тагын берничә спонсор алып биргән. Абсолют авырлыкта җиңүчегә Сергач шикәр заводы сарык, ә “Зерновой союз сельхозпроизводителей Нижегородской области” оешмасы директоры Александр Ефремцев кыйммәтле бүләк кайгырткан.
 
Бу көнне Татар Моклокасында да сабантуй иде, шуңа күрәдер көрәшергә теләүчеләр саны күп булмады, күбрәк ыргулылар бил алышты, күрше рус авылларыннан да егетләр бар иде.
 
Келәмдә хөкемдар вазифаларын Равил Исмагилов белән Илдар Фатехов башкардылар, ә Канбәр Хәсәнов баш судья иде.
Башта балалар көч сынашты, аннары келәмгә егетләр чыкты.
 
65 килограммга кадәр авырлык категориясенең финалында ике Ыргу егете очрашты. Беренче урынны 16 яшьлек Надир Дәүләтбаев яулады, икенчене - Рамил Абдряхимов. Өченче урында мөтеравыллы Рәис Сафиуллин булды. 
 
85 килограммга кадәр авырлыкта да Надир беренчелекне бирмәде. Икенче урында Рәис Сафиуллин, өченчедә Ыргудан Надир Бәюсов калды.
 
Абсолют авырлыкта көрәшүчеләр саны унга якын иде, шул арада алты тапкыр Ыргу сабан туе чемпионы галиәскәр Хөсәинов та. Финалда ул Суыксу егете Хамис Абдуллинны сыртка салды. Өченче урынны Рамил Абдряхимов яулады. Бөтен җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар истәлекле бүләкләр һәм Белка администрациясе исеменнән грамоталар белән бүләкләнделәр. 
 
Сабантуй батыры галиәскәр Хөсәинов җилкәсенә сарыкны салып алкышлар астында мәйданны әйләнде һәм аны авыл яшьләренә бүләк иткәнен белдерде. Берничә ел келәмгә чыкмаган булса да, быел ул армия сафларында хәрби бурычын үтәүче улы Рөстәм үтенече буенча көрәшкән. 
 
Ахырда Иван Бухалов хөкемдар ва¬зифаларын башкарган һәм шулай ук абсолют авырлыкта көрәшкән Илдар Фатеховка билбаулар белән көрәшне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
 
Ыргуның 2016 ел сабан туе дискотека белән тәмамланды.
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Олег ӘНДӘРҖАНОВ, Илнар САДЕКОВ, Ришат РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 15.07.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»