поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.07.2016 Язмыш

Төннән соң көн туар...

Гаиләдә төпчек бала идем. Әмма мине иркәләп-сөеп түгел, кыерсытып, кимсетеп үстерделәр. Никтер әнием яратып бетермәде. Баштарак: “Әллә әти белән әни мине кызлыкка гына алдылар микән?” – дип тә уйлый идем. Кеше белән аралаша белмәвем аркасында дусларым да юк иде. Егетләр турында әйткән дә юк. Мәктәпне тәмамлаган елны гына күрше авыл егете белән очраша башладым...

Дамир салырга бик ярата иде. Хәер, ул чакта эчмәгән кеше юк иде ул. Ни гаҗәп, әнием Дамир белән очрашуыма каршы килмәде. Тик без озак очрашып йөрмәдек, юлларыбыз өзелде. Мин медицина училищесына укырга кердем, ул исә авылда яшәп калды. Язмыштыр инде, кулыма диплом алган елны Дамир мине урлап үзләренә алып кайтты. Никах укытып, туй уздырдык. Шулай итеп авылда яши башладым. Өйдә кеше күп иде. Ул вакытта каенатамның әти-әнисе дә исән әле. Җитмәсә, иремнең кияүгә бармаган ике сеңлесе, бер энесе бар. Тормышымның асты-өскә килде. Үз гаиләмдә кыерсытылу күреп яшәү генә җитмәгән, мин монда да артык кашыкка әй­ләндем. Бу хакта әниемә дә әйтеп караган идем. Тик ул: “Ярамаган сиңа тагын. Дамир кебек ирне каян табасың?”– дип җавап бирде. Ничек тә калага китәргә кирәк иде. Дамир озак уйламады, ризалашты. Казанга килеп заводка эшкә кердек. Тулай торакта урнашкан кечкенә генә бүлмәдә яңа оя корырга тырыштык.
 
Тик шәһәр тормышы Дамирны тагын да ныграк аздырды.Чит хатыннар белән дә чуалды, эшен ташлады. Озакламый өйдән бө­тенләй чыгып китте. Ә мин кечкенә бала һәм өстемдәге ике кредит белән утырып калдым. Бу хакта якыннарыма әйтмәскә тырыштым. Әмма серне яшереп торып буламыни? Дамирның икенче хатын алып кайтуын белгәч, әти белән әни мине эзләп Казанга килеп җиттеләр. Әлбәттә, мин гаепле булып калдым. Алар киткәч, башыма төрле уйлар килде. Улымны ияртеп Казансу буена чыгып киттем. Баламны күтәреп суга кереп барганда, мине ниндидер тавыш туктатты. Шул чакта яшәргә, тормышны яратырга сүз бирдем. Авылга юл ябылган иде. Баламны карарга булышучы бер әби таптым да эшкә чумдым. Әкренләп аякка бастым. Фатирлы да булып куйдым, улымны да үстердем.
 
Бүгенгедәй хәтеремдә калган бер очракны мәңге онытасым юк. Авылдагы апаның малае эшкә урнашырга дип Казанга килде. Миндә яшәде. Акчаны җиткерә алмыйм, эштә кыскартуга эләккән елым иде. Шунда бар булган алтыннарымны җыеп, ломбардка илттем. Үзем елыйм, үзем ярты бәясенә йөзек-алкаларымны тапшырам. Ә бит болар барысы да туганымны ашатып-эчертү, яшәве­без өчен кирәк иде. Энем минем өмет­ләрне акламады. Эшкә дә урнаштырып карадым, тик ул ансат кына акча эшләмәкче булып уен автоматларында уйнаган. Өстемә бурчылар өеп, көч-хәл белән авылга кайтарып җибәрдек аны. Ул вакытта элеккеге ирем Дамир да исерек килеш урамда туңып үлгән иде.
 
Биш балалы гаиләдә үссәм дә, ялгызлык утында янып яшәдем. Барып егылыр кеше булмады. Моннан берничә ел элек хас­таханәдә ятарга туры килде. Шунда бер ир-ат игътибар күрсә­тә башлады. Наил миннән 18 яшькә олы булып чыкты. Әмма яшь аермасына да, башкасына да карап тормадым. Ялгызлыктан арыган идем. Хәзер сөенеп бетә алмыйм. Ярый ла, гаиләле булганмын. Тормышыбыз җитеш, зур йорт төзеп чыктык. Ирем машина да алып бирде. Менә хәзер туганнарым да якын итә башлады. Ирем улымны да үз фамилия­сенә күчереп куйды. Арттагы авыр елларны исемә төшерергә дә кур­кам.
 

Гүзәлия
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»