поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.07.2016 Җәмгыять

Ләйсән исемле Кояш

“Сәлам! Минем исемем Ләйсән. Мин гадәти кыз түгел...” Байлар Сабасындагы гап-гади гаиләдә үскән Ләйсән әнә шулай сәламли. Без чыннан да гадәти булмаган кыз белән танышырга дип килгән идек. Ә ул нәкъ безнең кебек, шул ук вакытта аерыла да. Чөнки эчке авазны ишетә, хыялына ирешер өчен табибларның йөри алмаячак, сөйләшә алмаячак кебек күп кенә фаразларын юкка чыгара. Сау-сәламәтләр исә, гап-гади ялкаулыкны да җиңә алмыйлар.

Татарда өйдәгесен тышка чыгармаска дигән киртә көчле корылган. Балаң яшьтәшләреннән аерылып тора икән, аны кеше күзеннән ерактарак тотарга кирәк. Хәзер дә шулай әле ул. Ләйсәннең әнисе Рәмзия апа Зарипова әнә шулай ди һәм бу – иң төп хаталарның берсе дип саный:
 
– “Кояшлы” балалар (бу гаиләдә Даун синдромы дигән төшенчәне кулланмыйлар) җәмгыятькә бернинди зыян китерми бит. Алар­ның эчендә усаллык, мәкер юк. Аңа начар сүз әйтсәләр дә, ул, син яхшы, син әшәке түгел дип килеп кочак­лый ала. Ләйсәндә ярату шул­кадәр зур. Урамда йөр­гәндә дә узып баручыларны кочаклап, комплимент әйтә. Бер караганда, нәрсәсе начар инде моның? Без исә андый хәл күр­сәк, ярлык тагарга тырышабыз, дөрес хәл түгел бу, дибез. Ә бит читләшү, үзеңне башкалардан өстен итү, масаю, кемнедер гаепләү дөрес гамәл түгел, ярату исә – яшәешнең тоткасы ул. 
Рәмзия – Азат Зариповлар гаи­ләсендә Ләйсән дүртенче бала булып аваз сала. Гаилә беренче сабыйларын ике яше тулыр-тулмас югалту ачысын да кичергән, төпчекне зарыгып көтеп ала. Ун айга кадәр алар Ләйсәндә әлеге чир барын белми. Ананың күңел күзе балада үсешнең булмавын алдан ук шәйләсә дә, Казан табиблары кулына килеп эләккәнче ышана, кабул итә алмый әле. Анализлар ясала, диагноз куела.
 
– Ун көн тоташтан еладым. Бик авыр булды. Ярый әле гаиләм төпле, ирем нык терәк. Үземне кулга алдым. Иң әүвәл үзеңне кызганудан туктарга кирәк. Бу – киләчәккә беренче адым. Икенчесе – балаңа ышанырга. Сау-сәламәт балага авыру дисәләр, әти-әнисе шуны кабул итсә, ул чиргә сабыша. Ә мин I төркем инвалид дип табылган, йөри, сөйләшә, җәмгыятькә ярак­лаша алмаячак дигән баланың йөриячәгенә дә, сөйләшәчәгенә дә, хыяллары кабынып, аларны тормышка ашырачагына да чын күңелемнән ышандым.
 
Бию – минем аңлашу телем
 
Ә бит ул вакытта бу синдром хакында мәгълүмат бик аз, булса да, авылда яшәп, нәрсәдер белешү, каядыр йөртү мөмкин булмый. Гаилә сабырлык һәм яратуга тө­реп, бәхетле бала тәрбияли алырбыз дигән ышаныч белән яши башлый. Шатлыклы мизгелләр, көтте­реп булса да, килә. Дүрт яшендә ул тәпи йөреп китә, җиде яшендә беренче сүзләрен әйтә. Нәкъ җиде яшендә Ләйсән музыкага хирысланып китә. Җырмы ул, көйме, халә­тен, эчке кичереш­лә­рен бию теле­нә күчерә башлый. Бию хәрәкәт­ләре аңа әйтеп бетерә алмаган сүзләрен аңлатырга да ярдәм итә. Белгечләр ярдәменнән башка да гаилә әнә шундый зур нәтиҗәләргә ирешә.
 
Рәмзия апа башка балалардан күреп кабатласа, логопедка йөрсә, нәтиҗә тагын да әйбәтрәк булыр иде дип, Ләйсәнне балалар бакчасына да урнаштырып карый. Мәк­тәпне гел “бишле”гә тәмам­лаган, югары разрядлы пешекче булып эшләгән әни, баласы хакына эшен ташлап, үзе дә бакчага урнаша. 
 
– Мин бит аны дүрт яшенә кадәр имездем. Бүлмәләренә гел кереп, күзәтеп йөри идем. Барысы да әйбәт кебек иде...
 
Әйбәт көннәр нибары бер ай дәвам итә. Ай азагында балалар бакчасы мөдире аларның өйлә­ренә килеп, тәрбиячеләр балаңнан курка, алар аның белән ничек эшләргә кирәклеген белмиләр дип, китүләрен сорый. Шулай итеп әни дә, бала да урамда кала. Мәктәптә ул нибары бер көн була. Ап-ак бантиклар тагып, бәйрәмчә киенеп, парталар янәшәсендә фотога төшәләр дә өйгә кайтып китәләр. Укытучылар өч ел буе өйгә килеп йөриләр-йөрүен. Ләкин баланы укырга өйрәтә алмыйлар. Ә менә 20 яшендә Ләйсән күңеленә ачкыч яратырлык укытучы табыла. Әнисенең туганнан туган апасы Клара Хәсәнша кызы Әхмәтова белем бирергә керешә. Ләйсән бүген тырышып-тырышып Әлифба, Букварь өйрәнә. Интернетта дуслары күп, “Добрая почта” аша хатлар да шактый килә, Ләйсәннең ул хатларны үзе укыйсы килә, ди Рәмзия апа. Бию хәрәкәтләрен гаҗәеп тиз отып калгач, хәрефләрне дә шулай үзләш­терә алыр әле ул.

Миңа сәхнә кирәк!
 
Ләйсәннең биегәндә ачылган энергиясе шулкадәр көчле, әти-әни аны дүрт стена арасында гына бикләп торып булмаячагын яхшы аңлый. Ләкин нишләргә, кайда башларга соң? Үзенчәлекле бала белән район җирлегендә кем шөгыль­ләнер? Ә бит баланың һәр хә­рә­кәте, карашы, тотышы мәгъ­нәле, хореографиясе билгеле бер кәеф­кә, фикергә буйсынган. Әнисе алар­ны камерага төшереп, интернетка элә башлый. Үзе турында яхшы фикерләр язуын күреп, Ләйсән тагын да канатлана, сәхнәдә чыгыш ясарга хыяллана. Районда ике концерт оештыралар. “Миңа чын сәхнә кирәк шул”... – ди Ләйсән. Аның үзенә зур ышаныч белән әйткән сүзләренә каршы  әнисе дә: “Булыр!” – дип әйтеп куя. Үзләрен Мәскәү, Тула, Австрия сәхнәләрен көткәнне алар ул вакытта бел­миләр әле. Ә бу вакытта Ләйсән­нең видеороликларына шагыйрә, “ВКон­такте” социаль челтәрендә Даун синдромы диагнозы куелган балалар өчен махсус төркем оештырган Захира Шетлер игътибар итә һәм хат язып җибәрә. “Ләйсән­нең талантын Захира ачты“, – ди Рәмзия апа.
 
Ләйсән хакында Захира Маргарита Шетлер менә ниләр яза:
“Башта мин бу кызның хыяллары 200 (тиеш булган 100 урынына) процентка чынга ашар дип һич тә уйламаган идем. 2014 елда “ВКонтакте”дагы төркемдә аның видеоларын карадым. Тышкы кыя­фәте белән бала “йолдыз”га һич ох­шамаган иде. Ләкин тулы гәүдәле, кыска буйлы, зур футболка белән сыланып тора торган чалбар киеп куйган кыз, дикъкатьне артистлык энергетикасы белән яулап алды. Хәтта нинди дә булса җыр­чыга подтанцовкага куйсаң, карьера ясап булачак дип тә фаразладым. Аңа сәхнә һәм тамашачы кирәклеге көн кебек ачык иде. Бу хакта әнисенә язып җибәрдем. Ул исә: “Бу синдром белән беркем­нең дә аны өйрәтергә алынасы килми”, – дип зарланды. Без ки­ре­сенчә эш­ләргә булдык: алдан кыздан “йолдыз” ясыйбыз, аннан соң аның бе­лән шөгыльләнер өчен хореограф­лар “сугышсын”.  
Бер җылы сүз кешегә таулар күчерерлек көч бирә. Рәмзия апага да Захира сүзе канат куя: ул кызына дәрес бирерлек белгеч табу өчен игълан яза. Ләйсән белән биеп карарга Казан федераль университе­тының хореография бүлеге студенты Альбина Фәтхриева теләк белдерә. Башта Альбина биеп күрсәтә, аннан Ләйсән бии. “Солнышки” дигән дуэт әнә шулай туа.
Аңа кадәр исә Ләйсәнгә тагын бер бик зур киртәне үтәргә кирәк була әле.
 
Мине Манчестер көтә!
 
Көзге каршына баскан Ләйсән үз-үзенә: “Моннан ничек котылырга?” – дигән сорау бирә. 18 яшендә авырлыгы 80 килограммга җитә язган бала, сәхнәдә тышкы кыяфәт­нең бик зур роль уйнавын аңлый. Спорт белән шөгыльләнә башласа, артык авырлыктан котылыр иде дә бит, риза булучы белгечне каян табарга? Андый кеше дә табыла. Бокс һәм фитнес буенча тренер Азат Вәлиуллин кыз белән атнасына өч тапкыр икешәр сәгать шөгыльләнә башлый. Бүген Ләйсәнгә 21 яшь һәм ул сигез ай эчендә 20 килога ябыга! Тренеры да аның максатчанлыгына, яхшы мәгънәдә үҗәтлегенә шакката. “Нәтиҗәләр беренче көннәрдән үк булды. Без аның белән физик күнегүләр, туклану буенча махсус программа төзедек, башта бик аздан башладык. Чөнки Ләйсәннең, башка “кояшлы” балалар кебек үк, сәла­мәтлегендә проблемалар шактый. Бу йөрәк зәгыйфьлеге дә, башка чирләр дә”, – ди спортчы.
 
Ниһаять, хыял чынга аша! Ике ел элек Ләйсән Тула шәһәрендә узган “Творим добро” халыкара фестивалендә зур сәхнәдә(!) чыгыш ясый һәм гран-прига лаек була. Тагын бер елдан Мәскәүдә оештырылган “Космофест”та гран-при иясе була. Австриядән исә беренче урынны алып кайта. Хәзер “Солнышки” дуэты Манчестерда (Англия) узачак халыкара фестивальгә барырга җыена. Аңа җиңүче буларак катнашырга чакыру да килгән. Ләкин анда барыр өчен юлга акча җыярга кирәк. Ләйсән аны концертлар оештырып туплый алыр иде. Концерт программасы әзер, җырчы дуслары (Ләйсән бигрәк тә ИлГәрәй иҗатын үз итә, без аның белән игезәкләр кебек, ди) катнашырга атлыгып тора. Ләйсән исә бераз тын торганнан соң тагын бер теләген әйтә:
– Казанда концерт куясым килә.
 
Аларга Казанда сәхнә кирәк. Ләйсән сәхнә бирергә теләк бел­дерүче мәдәният йортларыннан тәкъдимнәр көтә. 

Ләйсәннең концерт турлары ни өчен кирәк?
 
Бу сорауга Рәмзия Зарипова: “Әниләр өчен кирәк!” – дип җавап бирә. Һәм үзләре исеменә чит илдән килгән хатны ачып күрсәтә. “Әгәр сезнең язмыш турында укымаган булсам, мин балам белән күпердән ташланган булыр идем инде...” Рәмзия апа әниләрне ялгышлардан саклап калу өчен бала табу йортларына таратырга әзер­лән­гән буклетларга үзләренең тарихын язып биргән. “Махсус УЗИ­лар ясатып шушы синдромны бил­ге­ләүне, карындагы баланы тө­шерт­терергә тәкъдим итүне кабул итә алмыйм. Алардан җәмгыятькә бернинди зыян юк бит. Киресенчә, файда китерә, үз мисалларында күп чирләрне җиңеп буласына ышан­дыра ала мондый балалар”, – ди ул.
 
Рәмзия Зарипова бу балаларны гаиләдә тәрбияләргә кирәкле­генә инанган. Аларга әти-әнисенең яратуы бигрәк тә кирәк. Башкача булганда, ул чиргә бирешергә, йомылырга мөмкин. Ләйсән белән ике генә баланы гаиләдә калдыруга өлеш кертә алабыз икән, бу инде җиңү, ди олы йөрәкле әни. Ә ышаныч дигәнең могҗизалар тудыруны дәвам итә. Ләйсән бүген биюче, артист кына түгел, ул әле зумба (zumba – махсус фитнес программа) инструкторы да. “Кояшлы” балалар арасында мондый белгечлек алган беренче кеше ул. Аннан дәрес алырга теләүчеләр, очрашуларга чакыручылар да шактый. Билгеле,  җиңел булмас, каршы­лык­лар да очрар, әмма Ләйсән би­решмәс: эшләр, кеше­ләргә җылы­лык, файда өләшүдән туктамас ул. 
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»