поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.07.2016 Җәмгыять

Ялган турфирмалардан сакланыгыз (КИҢӘШЛӘР)

Җәйге сезонда бер көнлек турфирмалар барлык­ка килә. Клиентлардан акча алып югалалар, ә ял итәргә барырга җыенучылар, диңгез ярында ятасы урынга, суд юлында йөриләр. «Турпомощь» ассоциациясендә генә дә атнасына шундый өч-биш гариза кабул ителә. Алдакчылар кармагына эләкмәс өчен, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз.

Иң элек тур алырга җыенган турфирманың репутациясен өйрәнегез. Интернеттан аларның хезмәтләреннән кул­ланучылар калдырган бәяләмәләрне укыгыз, таныш-белешләрегездән сорашыгыз. Сыналган компанияләр базарда, иң кимендә, берничә ел эшли.
 
Телефоннан шалтыраткач, сезнең белән сөйләшүче белгечнең сүзләренә игътибар итегез. Менеджер сезнең сорауларга төгәл, тулы җаваплар бирә алмаса, шикләнерлек урын бар. Ышанычлы компанияләрдә югары квалификацияле белгечләр эшли, алар сезгә бик күп мәгълүмат бирә ала.
 
Тур алганчы, туризм өлкәсендәге терминнарны өйрәнегез. Туристлык фирмасы белгечләре белән сөйләшкәндә, кайбер сүзләрне дөрес аңламаска мөмкинсез. Әйтик, кайберәүләр туроператор белән турфирманы да аера алмый. Туроператор ул – турпродукт булдыручы, туристларга хезмәт күрсәтүне тәэмин итә торган компания. Ә турфирма исә туроператор барлыкка китергән һәм сатуга куйган юлламаны халыкка сату белән генә шөгыльләнә.
 
Туроператорларның бердәм реестры Ростуризм сайтында урнаштырылган. Компанияне шушы сайттан эзләгез, таба алмасагыз, ул ялган фирма дигән сүз.
 
Турагентларның реес­трын да тикшерегез. Икенче елдан һәр туристик агент мәҗбүри рәвештә турагентлар реестрында теркәлергә тиеш була. «Турпомощь» сайтында операторлар белән хезмәттәшлек турында килешүләре булган туристик оешмалар исемлеге булдырылачак. Хәзердән үк ике меңнән артык оешма сайттагы исемлеккә кергән инде. Сез мөрәҗәгать иткән турфирма әлеге исемлектә булса, шикләнер урын юк.
 
Сез мөрәҗәгать иткән фирма эре туристик агент челтәренә карарга мөмкин. Бу хакта мәгълүматны менеджер аша белә аласыз. Мондый төр оешмалар да закон нигезендә эшли.
 
Турфирма яки туроператор урнашкан офиста бердәм федераль реестрга кертелү турында мәгълүмат таныклыгы эленеп торырга тиеш. Аны күрмәсәгез, сорап алыгыз.
 
Бәяләргә игътибар итегез. Алар бик арзан булса да шикле, шулай ук компания тиз арада бәя төшерә башласа да икеләнерлек урын бар. Арзан путевкалар акцияләр кысаларында яки «кайнар турлар» тәкъдим иткәндә генә була.
 
Туристлык хезмәтләре күрсәтү турындагы килешүне яхшылап укыгыз. Сезгә санап кителгән хезмәтләр анда барысы да булырга тиеш.
 
Лотерея, төрле приз уйнатуларга сак карагыз. Намуссыз кешеләр, бүләк оттыгыз дигән булып, сезне ялга китәргә кыстый башлый. Анда барыр өчен сезгә, имештер, фәкать юл өчен генә түләргә кирәк була. Чынлыкта ул тулы бер тур бәясеннән дә артык булырга мөмкин. Биш йолдызлы отель дә гадәти хос­тел булып чыкмагае.

---
Шәһри Казан
№ --- | 15.07.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»