|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2016 Милләт
Кәләпүш җене кагылган Дамир Хәйри бәйрәмнәргә ни өчен йөри?– Нижгарга Сабантуйга барасыңдыр бит?! – дип Дамир абый Хәйри шылтыратты. Әй тынгысыз да кеше инде. 16 июльдә булачак федераль Сабантуйга җыенган икән. Шушы көннәрдә җитмеш яшен тутыра дип уйламассың да. Бер ай элек Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районында булган бөтенроссия татар авыллары Сабан туена барган иде ул. Болгар җыеннарын да калдырганы юк. Тамаша кылып, рәхәт чигеп йөрер өчен түгел, милли-дини бәйрәмнәргә килүчеләргә түбәтәй-калфак, камзул сатарга бара ул. Кәләпүш җене ике ел элек кагылды аңа. Хәзерге вакытта ун төрле түбәтәй, калфак, яулык тегәләр. Ир-атлар, хатын-кызлар өчен өйдә намаз укыганда кия торган яулык-күлмәкләр, камзул тегә башлауларына бер ел чамасы. “Күп булмаса да, аларга да сорау бар. Гадәттә кеше бер-берсеннән күреп кызыга. Әле менә бер агай үзенә камзул тектергән иде. Ошатты да туганнарына, кодаларына, дусларына тегәргә заказ бирде. Быел Сабантуйда намаз киемнәрен, тезгә сала торган тастымалларны, милли ашъяулыкларны шактый күп сатып алдылар”, – ди ул.
“Дамир Хәйринең хәйрия фонды” дип моннан дистә ел элек язып чыккан идем мин әлеге “Тәкбир” ислам хәйрия фондының эшчәнлеге турында. Шул вакыттан бирле тәкбирлеләрнең эшчәнлеген даими күзәтеп, яктыртып барам. Элек эшчеләр, аерым алганда, умартачылар өчен эш киемнәре текте алар.
Хәзер мөселман кием-салымына ихтыяҗ артканын күреп, шул эшкә алындылар. Табигый, хәйрияче дип аталгансың икән, хәл кадәри мохтаҗларга ярдәм итү ләзем. Булышлык итү өчен керем булырга тиеш. Менә шушы тегүчеләр хезмәтеннән һәм Тукай урамы, 5нче йорт адресында теркәлгән ике бинаны арендага бирүдән җыела аларның кереме. Болар – “Хәләл ризык” кибете, хәләл кафе, чәчтарашханә тотучылар, пәрдә-чаршау сатучылар, итек-читек, өс киемнәрен ямап-җөйләп-төзәтеп бирүчеләр. Төрле тәкъдимнәр белән килүчеләр булган, әмма ислам шәригатенә каршы килми торган эш белән шөгыльләнүчеләргә генә урын табылган. Шунысы кызык: өс киемнәрен төзәтүче остага килүчеләр аеруча күп икән. Инвалидларга ярты бәясенә төзәтсә, мохтаҗлардан бөтенләй акча алып тормый икән оста. Монда шуны да әйтү кирәктер: җәмгыятебездә аеруча яклаучысыз саналучы сукбайлар еш мөрәҗәгать итә икән “Тәкбир”гә. Тәкбирлеләр менә дистә елдан артык инде халыктан киелгән киемнәр кабул итеп, аларны мохтаҗларга тарата. Мәчетләрдән, сукбайларга ярдәм итүче оешмалардан да кием сорап мөрәҗәгать итүчеләр шактый күп икән. Гаҗәп түгел: сукбайлар юып, ямап кия алмый бит. Шөкер, былтыр ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең янәшәдә, Тукай урамы, 3нче йорт адресында урнашкан “Зәкят” оешмасы да халыктан киелгән кием җыя башлаган.
– Тегү эшен тагын да киңәйтер, алты-җиде түгел, егерме кешегә эш урыны булдырыр идек тә бит, хәзер тегүче табу бик кыен, – ди Дамир абый, киләчәктә эшне тагын да колачлырак оештырып булмыймы дип кызыксынгач. Бу хәлнең берничә сәбәбен атады ул. Беренчедән, батырып-басылып сигез сәгать эшләргә теләүчеләр аз. Икенчедән, хәзер яшь инвалидларны (биредә ишетмәүче, сөйләшә алмаучы алты инвалид хатын-кыз эшли) тегү эшенә өйрәтүче училище юк икән. Әнә июнь аенда тегүчеләр 15 меңнән 34 мең сумга кадәр хезмәт хакы алган.
Кияве Ринат, дистә елдан артык ятакка бәйле булганга, инвалидларның хәлен бик яхшы белә Дамир абый. Эссе көндә суга чумам дип умыртка сөяген сындырган булган икән Ринат. Кая гына алып барып дәвалап карамаганнар аны. Барыбер файдасы тимәгән, табиблар аякка бастыра алмаган. Шөкер, төшенкелеккә бирелмәгән ул. Бер бармагы эшли башлаган. Хәзер, шуны эшкә җигеп, компьютерны үзләштергән. Башы яхшы эшләгәч, сайтлар ясап, бераз акча эшли башлаган, бабасында җитештерелгән тауарларны интернетта рекламалауга керешкән. “Киявем мөстәкыйль утыра, ашый алмый. Барыбер хәрәкәтләнергә тырыша. Хәрәкәтләнгәч, Аллаһы Тәгалә аңа бәрәкәт бирә.
Кайберәүләр яхшы гына йөреп торып та, пособие акчасына, такы-токы яшәүгә риза булып, беркая да эшкә урнашырга теләми”, – дип аптырый бабай кеше.
“Тәкбир”гә ярдәм сорап төрле кеше килә. Кемнеңдер дару алырга яки дәваланырга акчасы җитми. Кемдер коммуналь хезмәт күрсәткәннәре өчен айлык чыгымнарны түли алмый. Инвалидлыкны раслаучы документ, табибтан юллама булса, чыгымнарны капларга тырыша алар. Әйтик, күптән түгел генә Свердловск өлкәсеннән Лаеш районына күчеп кайтырга теләүче милләттәшләребез мөрәҗәгать иткән. Кайтып белешүен белешкәннәр. Әмма берничә көн тоткарлангач, кайтыр юлга акчалары калмаган. Әлеге ирле-хатынлы парга алты мең сум табып биргән тәкбирлеләр. Гадәттә өч меңнән биш мең сумга кадәр ярдәм күрсәтә алар. Менә шундый гадәттән тыш хәлләр дә килеп чыга.
Акчалата гына түгел киңәш белән ярдәм итү дә мөһим бу дөньяда. “Юридик белем алган бер егет килгән иде. Эшкә урнаша алмый икән. Сораштыра торгач, бертуган апасының судта секретарь булып эшләвен белдем. Шунда курьер булып булса да эшкә урнаш, тора-бара юл ачылыр, шулай эшкә кереп китәрсең, дип киңәш иттем. Бераздан шунда үз белгечлеге буенча эшкә урнашты. Кешегә юл күрсәтергә, әз генә этәреп җибәрергә кирәк”, – дип аңлата ул. Шулай юрист белеме алып эшкә урнаша алмаучы берничә егет килгән аңа. Һәрберсенә ярдәм иткән. Әйтик, бер яшь егет янына юрист булып урнашып, ярты ел эшләгән дә, тәҗрибә туплагач, яхшырак, күбрәк хезмәт хакы түләүче табып, китеп барган.
– Дөньяда бер нәрсә дә очраклы түгел. Минем фамилиям генә түгел, исемем Дамир да гарәп телендә ярдәм күрсәтүче, аңлы кешене аңлата. Тәкъдиремдә шулай язылган: мин кешеләргә ярдәм итеп яшәргә тиеш. Дөрес, кешегә сайлау мөмкинлеге бирелгән. Кеше яманын да, яхшысын да сайлап алырга мөмкин. Һәрхәлдә кеше туры юлдан барырга, ислам кануннары кушканча яшәргә тиеш, – дип исәпли ул үзе.
Киләчәккә нинди ниятләр бар, дип тә сораштырдым аңардан. “Хәзер яшьләр дә мөселман өс киемнәре кия башлады. Бәйрәмнәрдә, көнкүрештә кия торганнарын да сорыйлар. Күбрәк тә тегәр идек. Кирәкле тукымага – киндергә, бәзгә бездә кытлык. Чапан-җилән сораучылар да шактый. Төньяк Кавказ түбәтәйләрен сораучылар да бар. Эзләнергә, туктап калмаска кирәк (түбәтәй турында сүз чыккач, миңа шунысы яңалык булды: җилем ясаганда төрле хайван сөяге файдаланыла дип, кәләпүш теккәндә җилем кулланмыйлар икән биредә)”,– дип сөйләде Дамир әфәнде.
– Яше җитмеш, эше бетмеш, дип әйтә төрекләр. Аяк бөкләп, намазлык өстендә утырырга вакыт түгелме икән, дип тә төрттердем мин аңа саубуллашыр алдыннан. “Нинди ял ди ул?! Каядыр китеп атна-ун көн ял иткәнем юк. Бүген миндә уналты кеше эшли. Дөресрәге, алар миңа, мин аларга эшлим. Бу биналарны алып төзекләндерүемә дистә еллап вакыт узды. Җитмеш яшем тулу уңаеннан шәһәр мэры Илсур Метшин тәбрикләү хаты юлласа да, әлеге биналар һаман минем исемгә күчерелмәгән, “Тәкбир” милке булып рәсмиләштерелмәгән. Шулай булгач ничек тыныч күңел белән ял итү турында уйларга мөмкин?!” – дип җавап бирде ул әлеге соравыма.
“Татнефть”, ТАИФ, “Таттелеком” кебек дистәләгән хәйрия ярдәме күрсәтүче атаклы оешма-ширкәтләр бар. Шундый куәтле ширкәтләр исемлегендә халыкка аеруча якын торган, яклаучысы булмаган гади хезмәт кешесен, гарип-гораба мәнфәгатен якыннан белеп-тоеп торучы менә шундый тәкбирлеләр дә яшәп ята. “Банклар, эре ширкәтләр безнең кебек хәйрия фондлары белән багланышта торса, гади халыкның ничек яшәвеннән яхшырак хәбәрдар булыр иде”, – ди Дамир Хәйретдинов.
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|