поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.07.2016 Мәдәният

Резеда Ахиярова: «Элек композиторларга бик әйбәт түлиләр иде»

Узган гасырның 80нче еллары башында популярлашып киткән композитор Резеда Ахиярова бүген күләмле классик әсәрләр язу белән мәшгуль. Быел үзенең алтмышынчы җәенә кергән композитор, Татарстанның халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе бүген безнең «кунак бүлмәсе»ндә.

– Резеда ханым, заманында күп кенә җырларыгыз тамашачы күңеленә үтеп керде. Татар театрлары белән дә хезмәттәшлек иттегез. Соңгы вакытта опера иҗат итә башлавыгызга нәрсә этәргеч булды?
– Минем спектакльләр өчен музыка язуым очраклы булмады. Аларны язып тәҗрибә тупладым. Соңгы тапкыр «Алтын Урда» балетын язудан бүленеп, Тинчурин театрына «Йосыф-Зөләйха» спектакле өчен музыка язган идем. Күләмле әсәрләр иҗат итү, катлаулы булуга карамастан, миңа бик ошый. Әмма заказ булмаса, аны язып булмый. Бервакыт консерваториянең опера студиясеннән бер актлы опера язарга тәкъдим иттеләр. Мин либреттосын язарга Ренат Хариска мөрәҗәгать иттем. Тукай темасына багышланган бу әсәребез зуррак күләмдә килеп чыкты. Шуннан соң опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов янына тәкъдим белән кердек, аңа безнең идея бик ошады. Президент Рөстәм Миңнеханов аны куярга матди яктан ярдәм итте.

– Үзегез иҗат иткән операларда төп партияләргә сез күрергә теләгән артистлар куеламы? Премьераларда нинди хисләр кичерәсез?
– Зәйтүнә ролен мин Венера Ганиеваны күздә тотып яздым, ә шагыйрь партиясен Илһам Вәлиев башкаруын теләгән идем. Әмма ул нишләптер бу эшкә алынырга куркып калды. Әхмәт Агади ул партияне ун ел җырлый. Шуның өчен «Алтын битлек» милли театрлар премиясен дә алды. Иң көчле, тирән хисләрне премьера вакытында түгел, репетицияләрдә кичерәм. Премьерада иҗатыңның нәтиҗәсен күреп сөенеп утырасың, әлбәттә.

– Хәзерге вакытта нинди әсәр иҗат итәсез?
– «Сөембикә» операсын язам. Либретто авторы – Ренат Харис. Быел төгәлләргә тиешбез.
 
– Сөембикә ролендә кемне күз алдында тотасыз?
– Минемчә, аны Аида Гарифуллина, Гулнора Гатина, Альбина Шаһиморатова уңышлы башкарыр иде. Аллага шөкер, хәзер безнең сопрано тавышлы хатын-кыз җырчыларыбыз бар.
 
– Хәзерге вакытта композиторлар арасында да хатын-кызлар арта бит.
– Әйе, элек без хатын-кызлардан берничә генә идек. Ирләр бу һөнәргә бик омтылмый, чөнки композиторның елга бер мәртәбә бирелә торган гонорарына гаиләне алып бару мөмкин түгел. Элек бик әйбәт түлиләр иде.
 

– Сез бит әле Композиторлар берлеге рәисе урынбасары да. Композиторлар берлегенә керү башка берлекләргә караганда иң авыры. Берлектә бүген ничә кеше исәпләнә? Яшьләр киләме?
– Безнең берлектә 50дән артык кеше санала. Таләпләр, чыннан да, кырыс. Беренчедән, берлеккә керергә теләгән кеше консерваториянең композиция бүлеген тәмамлаган булырга, икенчедән, аның мөстәкыйль үзе генә язган әсәре булырга тиеш. Быел без, музыка белгече буларак, Айгөл Софийскаяны берлеккә кабул иттек.
 
Мин 1989 елдан идарә әгъзасы. Җыелып фикер алышулар еш була. Композиторлар үзләренең яңа әсәрләрен тәкъдим итәләр. Күптән түгел яшь, өметле егет Ильяс Камаловның музыкасын тыңладык, үз фикерләребезне җиткердек.

– Бүгенге көндә профессиональ композиторлар хәтта җыр­ларны да заказ белән генә яза. Заказ булмаган очракта композитор ничек яши?
– Хәзерге вакытта композитор булып яшәү бик авыр. Шуңа күрә кайдадыр эшләргә мәҗбүр алар. Арып кайтканнан соң кемнең иҗат белән шөгыльләнәсе килсен. Музыка язганда баш көнкүреш проблемаларыннан арынып торырга тиеш. Үзем 1989 елдан беркайда да эшләмим, кемгәдер буйсынырга яратмыйм. Күләмле әсәрләр язарга заказлар булып тора. Шуңа күрә ирекле иҗатны сайладым.
 
– Резеда ханым, үзешчән дип саналган композиторлар арасында да җырлары классикага әйләнгәннәре бар бит. Әйтик, Мәсгут Имашев, Фәтхерахман Әхмәдиев, Ифрат Хисамов кебек композиторлар иҗатына мөнәсәбәтегез нинди?
– Мин кечкенәдән аларның җырларын тыңлап үстем. Алар үз вакытында консерваториядә укый гына алмаганнардыр, дип уйлыйм. Бик яхшы җырлары бар. Риф Гатауллин да башта үзешчән генә булып йөрде. Аннары белем алды, Композиторлар берлегенә керде.
 
– Беренче язган көегезне хәтерлисезме?
– Әйе, миңа ул чакта җиде яшь иде. Әти командировкага киткәч, аны сагынып, «Әтиемне сагынам» дигән көй язган идем. Әти-әнигә дә ошады. Көн саен уйный торгач, үземнең дә истә калды. Ул чакта нота да белми идем әле. Мин ул көйне хәзер дә искә төшереп уйнап алам. (Резеда ханым пианино янына утырып, беренче көен уйнап та җибәрде).
 
– Язу өчен илһам кайчан килә?
– Иртән торгач язарга яратам. Төштән соң башка эшләр белән шөгыльләнәм.
 
– Төшегездә күреп музыка язган очраклар юкмы?
– Сирәк кенә андый хәлләр дә була. Бервакыт операга бер өзекне язарга тиеш идем. Уйланып яткангадырмы, аның яңгырашын ишетеп уянып киттем. Торып, нотага да төшердем.
 
– Могҗизаларга ышана­сыз­мы?
– Буладыр могҗизалар да. Кайвакыт шигырьләрне укый барасың, көе шунда ук языла бара. Күп җырларым шулай язылды. Әмма мин могҗизалар көтеп утыра торган кеше түгел. Көйләремне җәфаланып та язганым юк. Андый музыка сизелә бит ул.
 
– Әгәр композитор булмасагыз, нинди һөнәр сайлар идегез?
– Бәлки телләр белгече булып китәр идем, чөнки мәктәптән үк телләр белән мавыктым. Бәлки тегүче-дизайнер. Хәзер дә иң яраткан эшем – тегү. Элек, матур киемнәр табып булмаган чакта, кыйммәтле тукымалар алып, пәлтәләр, күлмәкләрне үзем тегә торган идем. Бәйләү белән дә шөгыльләндем. Хәтта кибеттән оекбашлар алып, шуларны сүтеп күлмәк, костюмнар бәйләдем. Матур киенергә теләсәң, булдырып була. Хәзер дә журналлардан карап киемнәрне үзем тегеп киям. Аларны кибетләрдәгеләрдән аермыйлар да. Үз эшеңне яратып, күңел биреп кенә эшләргә кирәк.

Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 14.07.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»