|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2016 Хәвеф-хәтәр
Мәскәү өлкәсендә давыл вакытында бер кеше үлгән һәм 17 кеше зыян күргәнМәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгында, кичә булган давылдан соң, бер кешенең үлеме һәм 17 кешенең хастаханәдә булуы турында хәбәр иттеләр. "Руза районында яшәүче берәүнең гомере өзелгән", - дип хәбәр иткәннәр "Интерфакс"ка ведомство матбугат хезмәтендә. Барлыгы 17 кеше хастаханәгә китерелгән: аларның бишесе Можайск районыннан, 12се - Рузадан. Зыян күрүчеләр төрле җәрәхәтләр алган, авыр хәлдәгеләр юк.
Руза районы матбугат хезмәтендә район хакимияте башлыгы Максим Тархановка сылтама белән белдерүләренчә, табигать бәла-казасыннан Колюбакино бистәсе зур зыян күргән, анда 150 агач ауган, 80 тәрәзә ватылган. Районда дүшәмбегә кадәр гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
Элегрәк Мәскәү төбәгендә һава шартлары начарлану сәбәпле, 9 кеше зыян күргән, аларның икесен яшен суккан дип хәбәр ителгән иде.
--- |
Иң күп укылган
|