|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2016 Матбугат
Спорт журналистлары союзының элеккеге президенты Феликс Феликсон вафатБүген төнлә озакка сузылган каты авырудан соң ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Журналистлар союзы әгъзасы, республиканың Спорт журналистлары союзының элеккеге президенты, 2011 елда "Бәллүр каләм" иясе булган шәхес – Феликс Феликсон вафат булды. Феликс Феликсонга 68 яшь иде.
Ул "Комсомолец Татарии" һәм "Вечерняя Казань" газеталарында хезмәт куйган иде.
Мәрхүм белән хушлашу 15 июльдә "Динамо" спорткомплексында иртәнге сәгать 10да башлана. Феликс Феликсонны Арча зиратына җирләргә ниятлиләр.
Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз...
Феликс Феликсон Минтимер Шәймиев белән (Шамил Абдюшев фотосы).
--- |
Иң күп укылган
|