|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.07.2016 Җәмгыять
34 боксчыны нокаутка җибәргән Николай Валуев балаларны йоклатачакДәүләт Думасы депутаты, бокс буенча дөньяның элеккеге чемпионы Николай Валуев "Спокойной ночи, малыши!"! тапшыруын алып бара башлаячак. Бу хакта Николай Валуев инстаграм аша хәбәр итте. Ә социаль челтәргә урнаштырылган фото астына: "Разве мог я в детстве мечтать, что стану ведущим своей любимой передачи? Так что спокойной ночи, малыши", – дип язып куйган. "Спокойной ночи, малыши!" тапшыруы федераль телевиденидә 1964 елдан бирле эфирга чыга. Аны үз вакытында танылган шәхесләр – Валентина Леонтьева, Татьяна Веденеева, Ангелина Вовк, Григорий Гладков алып барды.
Сүз уңаеннан: Николай Валуев үз карьерасында 34 боксчыны "йоклатканы" – нокаутка җибәргәне бар.
--- |
Иң күп укылган
|