поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 11 Июль
  • Алмаз Монасыйпов (1925-2008) - композитор
  • Данил Мостафин - дәүләт эшлеклесе
  • Хазбулат Шәмсетдинов - нәшир
  • Дилә Булгакова - шагыйрә
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
14.07.2016 Шоу-бизнес

Җырчыларның балалары кайда һәм ничек ял итә?

Җәйге ялларны өлкәннәрдән бигрәк балалар түземсезлек белән көтеп ала. Шулай булмыйни? Җәй иң тәмле, иң рәхәт вакыт бит инде ул! Мәктәпкә барасы юк, дәрес хәзерлисе юк. Телеңне йотарлык татлы җиләк-җимешләр ашыйсың да, рәхәтләнеп ял итәсең!

Яки лагерьларга барып, яңа дуслар табасың, кайберәүләргә әле әти-әниләре белән бергә чит илләр күрергә дә насыйп була. Без исә бүген артистларның балалары җәйге ялларын кайда һәм ничек уздыра – шул турыда белештек.
 
Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның балалары – 15 яшьлек Камил белән 17 яшьлек Айлинә инде бишенче ел рәттән “Сәләт” лагерында ял итә. Яшүсмерләр бу ялны бик зур түземсезлек белән көтеп алалар икән. Әниләре сүзләре буенча, анда барыр өчен ел башында ук гариза биреп куялар. “Быел гаиләбез белән Испаниядә ял иттек. Шуннан кайткач ук балалар “Сәләт Раушан” аланына китте. Биредә алар өчен иң мөһиме – аралашу, яңа танышлар-дуслар табу. Мине исә аеруча сөендергәне - аннан кайткач балалар күбесенчә татарча сөйләшә. Үзләре дә, “Сәләт”тә күбрәк туган телдә аралашкач, өйдә дә гел татарча гына сөйләшәсе килеп тора, диләр”, - диде Айгөл ханым.
 
Ә менә алдагы җырчының якын дусты - Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның йөрәк парәләре өчен ял быел өй тирәсендә генә булган. “Бу арада мәшәкатьләр күп булды әле. Бик зурлап, матур итеп бәби чәен үткәрдек. Табын артына йөздән артык кунак җыелды. Алар арасында гаиләләребез белән якыннан аралашучы артистлар да булды. Бәйрәмне дустыбыз Зөлфәт Зиннуров алып барды. Җәйге ялларга килгәндә исә, улыбыз Ильяс бик кечкенә булу сәбәпле, быел бернинди дә чит илгә бармадык әлегә. Бәлки бераздан Кырымга барып кайтырбыз дип уйлап торабыз. Шуңа күрә олы балалар Данил (13 яшь) һәм Ильвинаның (7 яшь) җәйге яллары үзебез белән өй тирәсендә уза. Башка елларны улыбыз спорт лагерына китә иде. Быел ун көнгә генә авылга кайтып килделәр. Хәер, үзебезнең йорт (Лилия ханым белән Илсур әфәнде үз йортлары белән яши) территориясендә дә  рәхәтләнеп ял итәр өчен барлык шартлар тудырылган. Авылдан бер дә ким түгел: иркенлек, яшеллек, саф һава, якында гына суы да бар”, - диде ике ай элек кенә өченче тапкыр әни булган Лилия ханым безгә.
 
Танылган алып баручы, “Татар радиосы” ди-джее Булат Бәйрәмов белән җырчы Ләйсән Гыймаеваның кызлары Таңсылу (10 яшь) һәм Зифаның (7 яшь) да каникуллары кызыклы һәм файдалы уза икән. Кызларның яллары турында без Ләйсән белән сөйләштек. “Таңсылу быел беренче тапкыр Лаеш районына “Сәләт – Тел” лагерына барды. Аннан бик ошатып, яратып кайтты.
 
 
Татар, инглиз телләренә басым ясалган, шулай ук бераз француз телен дә өйрәнеп кайткан. Иртәдән кичкә кадәр ни белән булса да мәшгуль булдылар балалар. Моннан тыш, кызлар авылда да тордылар. Саф һава сулап, җиләк-җимеш ашап килделәр. Зифа кечерәк булгач, күбрәк үзебез белән. Балаларның җәйге ялларын кызыклы, күңелле итеп үткәрәсе килә, әлбәттә. Авылларга кайтмаган көннәрдә, вакыт булу белән үк гел каядыр барырга тырышабыз”, - диде ул. Берочтан без Ләйсәннән балалар лагерьларын сайлаган вакытта нәрсәгә игътибар итүен дә белештек. “Балаңны теге яки бу лагерьга җибәрергә уйлаганда, башка кешеләрнең фикерләрен тыңларга, үзен генә (танышлары, дусларыннан башка) җибәрергә ярамый. Шулай ук беренче тапкыр бик еракка да озату дөрес түгел”, - дип саный җырчы.
 
Чаллыда яшәүче Эльмира Сөләйманова исә без шалтыратканда: “Менә әле без Динә (9 яшь) белән Уфада ял итәбез. Аттракционнарда йөрибез, аквапаркка да керергә уйлыйбыз. Августта исә гаиләбез белән Кара диңгез буена ял итәргә барачакбыз. Моңа кадәр балалар бакчабызда ял итте”, - диде.    

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 13.07.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы