поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.07.2016 Милләт

Кендек каныбыз Үзәк Азиядә тамган

Быел татар дәүләте оешуга 2025 ел тула. Бу шанлы вакыйга уңаеннан республикабызда нинди чаралар уздырырга җыеналар икән? Күптән түгел генә КФУдагы филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының химаячеләр советы чираттагы утырышын үткәргән иде. Утырыш барышында эшкуар Заһир Исрафилов әнә шундый сорау бирде.

Мөгаен, зурлап ниндидер юбилей чаралары уздырырга җыенмыйлардыр. Шулай да тарихчыларыбыз, әлеге форсаттан файдаланып, чит илләрдән, биг­рәк тә Кытайдан (анда борынгы татар дәүләтләренә кагылышлы, тикшеренүчеләр кулы тимәгән, бастырылмаган шактый язма документ бар диләр) белгечләр җәлеп итеп, татар дәүләтләренә багышланган халыкара гыйльми-гамәли конференция үткәрә алыр иде, минемчә. Ул конфе­ренциядә, әлбәттә, Кытайның Синьзян-Уйгыр автономияле

ра­й­о­нында туып үскән, хәзерге вакытта Алматыда яшәүче мил­ләттәшебез, журналист, уй­гыр-кытай телләре белгече, тарих фәннәре кандидаты Мөнир Ерзин да катнашып чыгыш ясамый калмас иде (уйгыр һәм татар халыкларының тарихын, мәдә­ниятен һәм җәмгыяви-сәяси узмышын яктырткан биш монография авторы ул). Бу очракта беренче чиратта кытай теле белгече буларак кадерле ул безнең өчен.

Узган ел ахырында Казакъстан якларында йөреп кайткан дусларыбыз Мөнир аганың “Из глубин Евразии” дигән китабын бүләк иткән иде. Татарның борынгы тарихын чагылдыручы бик саллы хезмәт, галимнең озак еллар   эзләнү-тикшеренүләренең нәтиҗәсе бу. Әлеге хезмәтенең сыгынтысын алып кына да конференциядә зур чыгыш ясап булыр иде, миңа калса. Китап язма чыганакларда татар этнонимы пәйда булуның 1900 еллыгына багышланган. Әлеге багышлау үзе генә дә татар халкының Җир шарында тереклек итүе, Кояш астында үзенә урын барлавы, татарның кимендә 2000 еллык тарихы булуы турында сөйли. Кытай язмаларында искә алынганчы да яшәгәнбез, булганбыз бит. Әлеге китап ике өлештән тора. Аның беренче өлеше урта гасырларда Үзәк Азия киңлек­лә­рендә гомер сөргән татар ка­биләләре тарихын тасвирласа, икенчесендә төрле сәбәпләр аркасында XIX-XX гасырларда Кытайга һәм Япониягә күченеп киткән татар туплылык-диаспо­раларының тормыш-көнкүр­мешен җанландыра.

Татар атамасы ни аңлата?


Мөгаен, китапның иң кызык­лы, иң гыйбрәтле өлеше шулдыр: кытай теле белгече буларак, Мө­нир ага үз хезмәтендә татар атамасының килеп чыгышын бик төпле аңлатып биргән. “Татарларны белдерүче тата иероглифы чынбарлыкта ике билге-иероглифтан (та-та) тора. Сул билге сүзнең мәгънәсен, уң билге ни рәвешле яңгырашын аң­лата. Ягъни сул иероглиф – эш­кәртелгән күнне, уңы сүзнең фонетик сыйфатын белдерә. Ике билгедән торучы әлеге иерог­лифның татар халкын белде­рүдән башка бүтән мәгънәсе юк. Кытайлар янәшәдә яшәүче халыкка исем биргәндә аларның төп хасиятенә, һө­нәренә – татарларның бик яхшы күнчеләр, тире эшкәртүчеләр булуына басым ясаган. Халык исеме белән аның һөнәре кушылып, бер­бөтенгә әйләнгән. Кытай телендә “р“ авазы булмаса да, әлеге ике иероглиф чынлыкта “татар“ дип укылган. Әйтик, кытайлар хазарларны “гэса“ дип исем­ләгән”, – дип яза автор. Шунысы кызык: болгар сүзенең халык атамасыннан тыш икенче мәгънәсе – эш­кәр­телгән кызыл күн, дип галим борынгы җыр­ларны мисал итеп китерә: “Аягыңдагы чите­геңнең болгар икән олтаны; болгар итек, сауры башмак, синдер кызлар солтаны. Уңган хатын бил­гесе: игә кертер тирене; болгари кылыр күнене, тунлы кылыр ирене“. Татарда тире эшкәртү сән­гатенең нинди мөһим урын тотуы турында сөйли бу җырлар. Әлеге ата­маларның тегесе дә, бусы да бер үк мәгънәне аңлата булып чыга түгелме соң?! Күр­шеләребез безне “татар” дип атаганда да, “болгар” дип исем­лә­гәндә дә бер үк хасиятебезне – оста күнчеләр булуыбызны күз алдында тоткан, димәк. Татарстандагы бер авыл­ның Күн дип аталуы да әлеге һөнәрнең халкыбызда гаять киң таралуы турында сөйли булса кирәк. Шунысы да мөһим: кытайлар бүген дә рәсми документларда Татарстан Республикасы, Татарстан кешеләре төшенчәсен “тата(эр) гунхэго”, “тата(эр) жень“ дип яза һәм атый икән.

Нәни гигант


Күптән түгел Мөнир ага Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты чакыруы буенча башкалабызда булып, “Казан” милли мәдәният үзәгендә әлеге саллы хезмәтен җәмәгать­челеккә тәкъдим итте. Аны сәхнәдә күргәч, ирексездән шагыйрь Зөлфәтнең бер шигыре искә төште. Дусты Мөдәррис Әгъләмовны ул анда “нәни гигант” дип атаган иде. Мөдәррис абый кебек җыйнак гәүдәле, татар өчен җан атып йөрүче фидакяр тарихчыбызга бик тә туры килеп тора бу чагыштыру. Туксан яшьлек аксакалның фикер төзек­легенә, матур әдәби теленә, һич тә кабатланмавына сокланмаган кеше калмагандыр ул көнне. Мондый өлкән яшьтә сәхнәдә ярты сәгатьтән артык аягүрә чыгыш ясау да җиңел түгелдер.

– Чыганакларны, кулъязмаларны үзгәртергә беркемнең дә хакы юк. Ләкин шактый нәрсә гыйльми эшне кем, кайсы халык вәкиле язуга да бәйле икән. Казакъстан Фәннәр академиясендә эшләгәндә шул нәрсәгә игътибар иттем. Мин чыганаклардан татарлар хакында күп нәрсә белдем, аңладым. Ә тарихыбызны төр­лечә аңлаталар. Кайда ул татар тарихы, кайда татар үзе дип эзләнә башладым. СССР вакытында “Дальный Восток“ дигән журнал чыкты. Анда басылган, дөнья күргән материалларда мил­­ләте­без турындагы мәгълү­матлар ниш­ләптер төшерелеп калдырылды. Тагын бер борчыган нәрсә татар атамасы иде. Ул – бик борынгы исем. Татарлар турындагы мәгъ­лүматларның бик кү­бесе Рос­сиядә юк икән. Миңа бик мөһим ике чыганакны Япо­ния­дәге Токио университеты га­лим­нәре табып бирде. Без ата-бабаларыбыз һун­нар, төрекләр булган дип әйтәбез. Югыйсә безнең иң әү­вәлге, ту­рыдан-туры катнашы булган төп бабаларыбыз – татарлар. Тик эл­гәрелә­ре­безнең Үзәк Ази­ядә калдырган эзләре, мираслары, Үзәк Азиянең сәяси вәзгыятендә, мә­дәниятен үсте­рүдә тоткан урын­нары бө­тенләй диярлек өй­рә­нелмәгән. Бу китабым шактый саллы булса да, моны башкардым дип әйтә алмыйм, – дип сөй­ләде анда аксакал.

Галим фикеренчә, читкә си­белгән милләттәшләребезнең хәятен, тормышын өйрәнү дә зарур. “Кардәшләребез анда аз санлы булса да, бер төбәктәге көнкүрмешләре икенче төбәккә охшамый. Чөнки географик урын, җәмгыяви-сәяси шартлар төрле­чә. Кайберләре иреклерәк, кайберләре ирексезрәк яшәгән. Әйтик, Ерак Көнчыгышта шартлар иреклерәк, милләтне саклау мөмкинлекләре күбрәк иде. Бер генә мисал. Харбин татар мәктәбен бетергән милләттә­шебез Габдерәшит Рәхмәтуллин, Европага барып, Берлинда укый, зур галим булып җитешә. Ул төрки халыкларга әдәби мирас булып калган Йосып Хасхаҗип язган “Котадгу белек” әсәренең төрле җирләрдә табылган текстларын төзеп-берләштереп, тәр­җемә кылып, дөньяга чыгара. Шуның аркасында “Котадгу белек” дөньякүләм танылу ала. Озакламый аны урыслар – урыс, үзбәкләр – үзбәк, уйгырлар уйгыр теленә тәрҗемә итеп бас­тырды”, – дип шактый кызыклы мәгълүмат җиткерде ул.

Чыгышының ахырында Мө­нир ага: “Үзәк Азиядәге татарлар кыргый булмады, алар Бөек Ефәк юлындагы мәдәният учакларында яшәделәр һәм андагы мә­дәниятләрне үстерүгә зур өлеш керттеләр, шуңа күрә безнең аларга варислык итү хокукыбыз да бар. Гомумән, Үзәк Азиядәге татар халкы тарихы әле бик аз өйрәнелгән”, – дип, Мөнир ага залда утыручы, Кытайдан килеп Казанда укучы татар яшьләрен, Синьзян-Уйгыр автономияле районыннан килгән татар җәм­гыяте җитәкчеләрен Кытай архивларындагы татарга кагылышлы документларны җен­текләп өйрәнергә чакырды. Дөрестән дә, Кытайда туып үскән һәм хәзерге вакытта Казанда белем алучы берничә яшь мил­ләт­тә­шебезне сайлап алып, тарихчы итеп әзерләүгә нәрсә комачаулый соң безгә?!

Әлеге көнне сәхнә түреннән тарихчыларыбыз, аерым алганда Дамир Исхаков та әлеге хезмәткә зур бәя бирде. “Борынгы татарлар белән урта гасырлар татарлары арасында турыдан-туры бәйлелек бар һәм аның очы бик тирәнгә кереп китә. Мөнир әфәнде безгә шуны үз хезмәт­ләрендә исбат итеп бирә дә инде. Татар каны, татар гены бик нык. Әнә “Евровидение”дә бу тагын калкып чыкты. Шуңа күрә тарихи хезмәтләребездә бу юнәлешне тагын да киңәйтәсебез бар. Әле­ге өлкәдә эшләгәндә без Мөнир әфәнде хезмәтләренә таянырга тиешбез. Кытайдан килеп укучы яшь милләттәшләребез, шәт, аның эшен дәвам иттерелер әле”, – дигән ышаныч белдерде ул.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»