поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.07.2016 Ир белән хатын

“Пар эзләүче иң яхшы ир – өйләнергә вакыты калмаган ир”

«Кешегә яшәү өчен һава ничек кирәк булса, гаилә бәхете дә шулай кирәк», – ди Казандагы яучылык үзәкләренең берсен җитәкләүче Зөбәрҗәт ханым Әипова. Ә ул бәхеткә ничек ирешергә соң? Ирешкән очракта гаилә бәхетен өй-оядан качырмыйча ничек саклап яшәргә? Яр эзләп яучылык үзәгенә кемнәр мөрәҗәть итә? Үз парларын, чыннан да, табалармы? Зөбәрҗәт ханым белән шулар хакында сөйләштек.

– Иң элек шуны әйтим әле, яучылык эше белән бары тик үзе бәхетле гаилә кора алган кешеләр генә шөгыльләнергә тиеш дип саныйм мин. Ирем Илдар белән Казан дәүләт финанс-икътисад институтында танышып, беренче курс азагында өйләнешкән идек, инде 47 ел бәхетле гомер кичерәбез. Икебез дә финанс белгечләре, Татарстанның атказанган икътисадчылары. Эшкә ашкынып йөрдек, өйгә йөгереп кайттык. Бухгалтерия дөньясына кереп киткәнемә киләсе елда 40 ел тула, 33 елын баш бухгалтер булып эшләдем. Ике кыз үстердек, биш оныгыбыз бар. Пенсиягә чыгар алдыннан ирем белән туристлык агентлыгы ачып җибәрдек, ә 10 ел элек, тагын бер кызыклы эш – яучылык белән шөгыльләнә башладым. Русиядә, Европада бүтән яучылар ничек эшли – иң элек шуны өйрәндем. Һәм менә инде ун ел ялгызларны таныштырам, кавыштырам. Хезмәт түләүле. Барлык акча рекламага китә. Касса бар, салым түләп барам. Танышырга теләүченең паспортын мәгълүмат базасы аша тикшергәннән соң яр эзләүче белән өч-дүрт сәгать сөйләшәм, кечкенә чагыннан алып, әти-әниләре, әби-бабайлары, гаиләгә, өлкәннәргә мөнәсәбәте турында – барысын да сорашам, чөнки миңа кешене аңларга кирәк. Үз шарт-таләпләребез бар: клиент өйләнмәгән (кияүгә чыкмаган) булырга, аерылган кеше икән, элекке ире яки хатынына хисләре суынган булырга тиеш.

– Танышырга теләүчеләрнең күбесе хатын-кызлардыр?
– Әйе, хатын-кызлар һәм аларның да күпчелеге уртача һәм уртачадан югары хәлле: югары белеме, төпле эше булган, үзләрен тәэмин итүчеләр. Ә ирләрнең күбесе урта һәм уртачадан түбән хәлле. Мәсәлән, тулай торакта яшәүче ирләр бар. Әгәр аерылып, фатирын хатынына, балаларына калдырган икән, ул хөрмәткә лаек чын ир. Әгәр алай түгел икән, Татарстанда туган ир-егетләрнең тулай торак бүлмәсендә көн күрүләрен мин аңламыйм, безнең егетләргә мондый күренеш төс түгел дип саныйм. Бездә ир кеше – гаилә башлыгы, хуҗа, табучы, булдыручы. Бер өйдә ике кеше баш була алмый, хуҗа ир кеше. Ир – галәм үзәге, ә без – хатын, балалар, кияү-киленнәр, оныклар – аның тирәсендәге планеталар. Үзен хуҗа дип санаган, үзен хөрмәт иткән ир бер бүлмәле булса да фатир эшләп табарга тиеш.
 
Ә иң әйбәт ир клиент – өйләнергә, хатын эзләргә вакыты булмаган, эштән бушамаган ир. Андыйлар үзләренә нинди хатын кирәген төгәл беләләр, конкрет эш итәләр. Килеп, үзләренә яр сайлап та алалар, бик тиз өйләнәләр дә.

– Сезнеңчә, кеше нишләп ялгыз кала?
– Сәбәпләре төрле. Үзеңә тиң яр табуы җиңел түгел, әмма мөмкин эш. Республикада таныштыру, яучылык үзәкләре бик күп, эзләргә, аралашырга кирәк. Ә берничә тапкыр гаилә корып та тормышы барып чыкмаган кешеләргә сәбәпне үзләреннән эзләргә кирәк, минемчә. Әйтик, безнең танышу агентлыгына әти-әниләре белән коточкыч начар мөнәсәбәттә яшәүче хатын-кызларның килгәне бар. “Мине әти белән әни өйдән куа”, – диләр. Үзләре бөтен дөньяга ачулы, нәфрәтле. Андый хатынга ир бирсәң, сөякләрен дә калдырмыйча ашап бетерерләр иде. Мин бу очракта ирләрне кызганам. Кыз кеше ничек инде әти-әнисе белән тынышып яши алмый? Монда сәбәп кызларның үзләрендә дип уйлыйм.
 
Мин аларга ярдәм итә алмыйм, чөнки якыннары белән матур мөнәсәбәт кора белмәгән хатын-кызны тәкъдим итеп, күрә торып кемнедер бәхетсез итеп булмый! Тагын бер мисал. Мода журналларындагы кебек бик чибәр, затлы киенгән-ясанган кыз килде. “Ашарга пешерә беләсеңме?” – дим. “Юк, нәрсәгә кирәк ул? Ресторан-кафелар бар бит, өйрәнергә дә җыенмыйм”, – ди. Менә андый хатын белән кайсы ир бәхетле була инде? Ир хатыны, әни булу – гомергә, соңгы сулышыңа кадәр сузылучы туктаусыз хезмәт ул. Яки тагын бер мисал. Бер кыз килгән. Сөйләшәбез. “Гаиләдә мин үз акчамны – үзем, ирем үз акчасын үзе тотачак, зур әйбер алганда кем күпме булдыра, шулкадәр кушылырбыз”, – ди. Гаиләдә акчалар уртак булырга тиеш, мин әйтәм. “Сезнең чакта шулай булган, без бүтәнчә үскән буын”, – ди. “Ә безнең заманда хәзерге кебек ун парның җидесе аерылышмый иде, бер генә тапкыр өйләнешеп, иллешәр-алтмышар ел бергә яшәдек”, – мин әйтәм. “У-у-у!” – дип аптырады.
 
Ун ел эчендә менә шундыйрак дүрт хатын-кыз белән хушлашырга туры килде. Мин агентлыкта танышкан һәр пар өчен җаваплылык тоям. Максат бит аларны таныштыру-кавыштыру гына түгел, бәхетле гаилә корсыннар, гомергә бергә яшәсеннәр дип тырышу.

– Сез кавыштырган парлар арасында аерылучылар булдымы?
– Әйе, ун ел эчендә дүрт кеше элекке гаиләләренә кайтты. Ике пар аерылды. Бер пар (аларга 60лар тирәсе иде), сез бер-берегезгә тиң түгел дип кисәтеп торуыма карамастан, кавышты. Алар икесе ике төрле мохиттән: ир гади, эшче гаиләдән, ә хатын хәрбиләр гаиләсеннән, зыялылар нәселеннән иде. Хатын ирне затлы итеп киендерде, прическасын, киенү рәвешен үзгәртте. Әмма кешенең эчен, холык-фигылен үзгәртә алмыйсың бит. Иренә яхшы эш тә эзләп карады, әмма камилләштереп, үзенә лаек пар ясый алмады, нәтиҗәдә, өч елдан аерылдылар. Хатын соңыннан килеп: “Пар килмисез дип дөрес әйткәнсез икән”, – диде һәм агентлыкка кабат килеп, үзенә тиң яр тапты. Ул сайлаган ир дә аны бер күрүдә үк ошатты. Озак та тормый өйләнешеп тә куйдылар.
 
Ә аерылу очрагының икенчесендә ир дини иде, ул хатынының да шәригать кануннары кушканча яшәвен таләп итте, әмма хатыны дин юлына басарга өлгереп җитмәгән иде, аерылдылар. Алар 40 яшьлекләр иде.
 
– Сез кайсы егеткә кайсы кыз пар килгәнен тоемлыйсызмы?
– Әйе, тормыш тәҗрибәсе, ун еллык яучы стажы “эзсез узмады” – эчке тоемлау бар. Әйтик, бервакыт 34 яшьлек ир килде. Шул елда әнисе үлгән икән. Үзе дә белмичә, шулай ук әнисе яңа гына үлгән бер кызны сайлап алды. Очрашсалар, кайгылары ике тапкыр артачак бит дип, ул егеткә бүтән кыз белән танышырга тәкъдим иттем. Озын буйлы, гаиләдә бер генә бала булып үсеп тә, артык игътибардан бозылмаган, ачык күңелле, яхшы эше булган кыз белән таныштырдым. Беренче тапкыр минем янда очраштылар. Киеренкелекне йомшарту өчен аларга үземнең ирем белән ничек танышуымны, тормышыбыздагы кызыклы хәлләрне сөйләп көлдердем. Егет дулкынланудан агарып беткән иде, мине тыңлап утыра торгач, ачылып киттеләр. Бер-берсен ошаттылар. Икенче көнне чылтыратып, хәлләрен сорадым, бер-берсенә нәрсә әйткәннәрен язып куйдым. Һәрберсе турында һәр мәгълүматны теркәп барам, хәтта беренче тапкыр кайчан үбешкәннәрен дә язып куям. Әйбәт кенә очрашып китсәләр, якыннарын таныштырсалар, гадәттә ярты елдан өйләнешәләр. Аннан офиста туй фуршеты ясыйбыз. Алар миңа уртак тормышларын сөйлиләр. Беренче балалары тугач, шулай ук язып барам, бүгенге көндә исемлектә 68 бала! Димәк, шул кадәр яшь пар кавышкан дигән сүз.
 
Танышырга теләүчеләр кайчандыр 270 кеше иде, бу яр эзләүчеләрнең иң күп вакыты. Аларның барысы да диярлек гаилә корды. Хәзер 25 кеше калды. Күбесе кызлар. Егетләргә кытлык.
 
Аннан безнең агентлыкка килгән көнне үк үзләренең насыйп ярларын урамда очратучылар бар. Мәсәлән, 2010 елның декабрендә бер хатын килде, бик чибәр, 16 яшьлек улы бар икән. Озак кына сөйләштек һәм шуннан ул юкка чыкты. Ике елдан соң узып барышлый кереп: “Мин кияүгә чыктым – ике ел элек сезнең яннан чыгып китүгә, булачак иремне очраттым”, – диде. Тагын бер хатын килде. Төзүчелеккә укыган, кияүгә чыккан, эше гөрләп киткән. Ә иренең эше бармаган, шуннан ул, көнләшеп, хатынын кимсетә башлаган. Ахырда хатын аерылган һәм безгә килде. Теркәлде. Үзен берничә егет ошатып сайлап алгач, мин аңа чылтыраттым, телефонын алмады. Дүрт айлап узгач, ниһаять, телефонын алып: “Сезнең яннан кайтып бара идем, ашыгып каршыма килүче иргә бәрелдем, сөйләшеп киттек, кечкенә чакта без бер балалар лагерена йөргәнбез, ә ул миңа шул чакта гыйшык тотып йөргән икән! Бер-беребезне яраттык, өйләнешәбез”, – диде. Менә бит ул язмыш!
 
Дүрт кеше элекке гаиләсенә кайтты. Монысы да яхшы, минемчә. Әйтик, бер ир: “Эштән арып кайтам, каршы алучы, ашарга җылытып бирүче юк, үзем нәрсә бар, шуны табып ашыйм, эшкә китәмме, кайтаммы – хатын белми дә, исе дә китми, туйдым болай яшәп”, – дип килгән иде. Аерылган. Пар таптык үзенә. Ә аның беренче хатыны нинди акыллы, эшчән ирне кулдан ычкындыруын аңлап алган, акылына килгән һәм элекке иренә үзгәрәчәген әйткән. Кабат кушылдылар. Бер күрүдә гашыйк булу дигән нәрсә дә бар. Кайбер туташлар, ханымнарны булачак ирләренең матди хәле, эше, дәрәҗәсе дә кызыксындырмый, күңелләренә хуш килә – вәссәлам!
 
Килешү төзегәннән соң, без клиентларга 33 пункттан торган (белем, керем, буй, күз төсе, таләпләр һ.б.) анкета тутыртабыз, фотографиясен, сәламәтлек турында белешмә сорыйбыз. Бер-берләренә туры киләләрме-юкмы, шуны ачыклау өчен йолдызнамәләрен төзим. Кайвакыт ирләр чагыштыру өчен ике хатын-кызның телефон номерын сорыйлар. Кызларның рөхсәтен алып, икесенең дә номерларын бирәм, егет очрашып йөреп, аларның берсен сайлап ала. Сорауларыгыз булса килегез, сайлаган кешегез белән күбрәк сөйләшегез, аның асылын аңларга тырышыгыз, сезгә тиң түгел дип саныйсыз икән, яхшысынмыйча тормагыз, хушлашыгыз дим.
 
Тормыш катлаулы һәм кешедә юмор хисе булуы бик мөһим. Без танышырга килүчеләргә гаилә тормышына кагылышлы тестлар, кызыклы сорау-җаваплар да бирәбез. Менә шундый гыйбрәтле биремнәрнең берсе. Бер философ студентларга мондый мәсьәлә тәкъдим итә: өч литрлы банкага тыгызлап эре таш тутыра да: “Банка тулымы?” – дип сорый. “Тулы”, – диләр тегеләр. Шуннан банкага борчак тутыра һәм тагын сорый. “Тулы!” – диләр студентлар. Аннан мөгаллим банкага ком тутыра, шактый ком керә. Тагын шул ук сорау, тагын шул ук җавап. Шуннан философ банкага су агыза, карап торышка тулы кебек банкага бик күп су керә. “Банка тулымы?” – дип сорый мөгаллим кабат. “У-у, тулы!” – диләр шәкертләр, таң калып. Шуннан философ болай ди: “Эре ташлар – ул кешенең иң-иң кадерле, әһәмиятле нәрсәләре – саулыгы, әти-әнисе, гаиләсе, якыннары, дуслары, белеме, эше, дәрәҗә-абруе, ә калганнары – борчак, ком, су – кешенең тормышын бизәүче, әмма алардан башка да яшәп була торган нәрсәләр: байлык, машина, затлы кием һәм башкалар”.
 
Аннан мин танышырга килүчеләр арасында өлкәннәргә хөрмәтне пропагандалыйм. Мин 20-22 яшькә кадәр дәү әти, дәү әни белән яшәдем, кияүгә чыккач, 17 ел иремнең әбисе белән яшәдек. Мин аларны бик яраттым. Иремнең әбисе үлгәч, елый-елый күгәреп беттем, чөнки ул мине үз баласыдай күрде, гомер иткәндә кирәкле кыйммәтле тормыш сабаклары, акыллы киңәшләр бирде. Онытасым юк, бервакыт энә югалттым, бергәләп эзләп таптык. Шуннан ул миңа: “Өйдә ничә энә йөргәнен йорттагы ир балалар гына белми, – диде. – Берәр нәрсә тегеп-ямап алдыңмы, энәңне урынына куй да, сана, барысы да урынындамы?” Ул бик пакь, дини карчык булганга, аның керләрен аерым юасы иде.
 
Колбасаны авызына да алмый, без колбаса кискән тактаны ташларга куша, пычакны кат-кат юдырта иде, кибеттән ярма сатып алгач, кайтуга чистарта, аннан соң гына савытка салып куя иде. Кияүгә чыкканда миңа 19 яшь иде, әле көнкүрештә күп нәрсәне белмәсәм дә, дини карчыкның инануын хөрмәт итәргә кирәклеген аңлый идем. Бервакыт, 1969 еллар, иткә кытлык чак. Кайтып киләм, урамда сыер ите белән дуңгыз ите саталар. Ноябрь, салкын, дүрт сәгать чиратта тордым. Килеп кенә җиттем, сыер ите бетеп китте. Нишләргә? Ике кило майсыз гына дуңгыз ите алдым. Бусагадан атлауга: “Әби, гафу ит, чиратта торганда сыер ите бетте, дуңгыз алдым инде”, – дидем. “Коридорда гына пешер, кәстрүлен ташларсың”, – диде (коммуналь йортта тордык, кухня коридорда иде) . Әмма күңеле барыбер тынычланмады: “Зөбәрҗәт, син бу итне күршеләргә бир, сәдака булсын”, – диде. Күршедә урыс гаиләсе яши иде, бик сөенеп алдылар. Бервакыт: “Зөбәрҗәт, моны ашамасам ачуланмыйсыңмы?” – дип, мин пешергән скумбрия филесын ашамады. “Суыткычны ачып карадым, ул миңа дуңгыз ите кебек күренде, ашасам гөнаһ булыр, күңелем тартмый”, – диде. Ачуланмадым, билгеле, һич авырсынмыйча аңа бүтән ризык әзерләдем. Кем белән яшәвеңне аңларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк, аеруча дини кешеләрне.
 
Гаилә тормышында хатын-кыз үзен иргә ышанып тапшырмый, киресенчә, ир кеше үзен хатынына ышанып тапшыра дип саныйм мин. Чөнки ул хатын-кыздан хатын-кызга: әнисеннән хатынына күчә. Менә нишләп килен белән каенана начар яши? Күз алдына китерегез: әни кеше улын сөеп үстерде, авырса дәвалады, тәмле ашатты, яратып тәрбияләде. Инде баласы өйләнде, өсте шапшак, ачлы-туклы йөри, тәмле сүз ишетми, чирләсә дә якты чырай, кайгырту күрми. Кайсы ананың йөрәге түзсен бу хәлгә? Билгеле ул борчыла башлый. Әгәр каенана улының кайгыртучан, тырыш, акыллы хатын белән яшәгәнен күреп тора икән, бары тик акылсыз каенана гына андый киленне битәрләр, кимсетер, минемчә. Хатынының кайгыртучанлыгын, хөрмәт-тәрбия-назын тоеп яшәгән ир озын гомерле була. Әлбәттә, ир кеше дә хатынының йорттагы эше күплеген күрә, аңа ярдәм кирәклеген, аның саулыгын сакларга кирәклеген аңларга тиеш. Акыллы ирләр моны аңлыйлар һәм хатыннарына һәрвакыт ярдәм итәләр. Аннан киленнәргә ирләре белән каенаналарының арасын бозарга ярамый. Иреңне әнисенә каршы котырту – җинаять! Әнидән дә кадерле беркем юк. Әни кеше үлгәч кенә бала белән әнинең кендеге өзелә дип саныйм мин. Тормыш юлымда туплаган шушы белемемне танышырга килүчеләргә җиткерергә тырышам. “Шаг из одиночества” дигән китап та яздым. Кешеләр гомерләрен ялгызлыкта үткәрмәсеннәр, гаилә, балалар, оныклар бәхетен тоеп яшәсеннәр иде.

Әңгәмәдәш – Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.07.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»