поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.07.2016 Мәгариф

Мәктәпкә “өчле”гә укучылар кирәкме?

10 нчы сыйныфка ничек эләгергә? Чаллы һәм Казан мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучыларның әти-әниләрен әнә шул сорау борчый. Аларның балаларын төрле сәбәпләр табып, мәктәпкә алудан баш тарталар икән. Казанда кайбер әти-әниләр хәтта прокуратурага барып җиткән. Мондый вәзгыять нилектән килеп туган соң?

Беркөнне редакциягә бер районнан: “Укучылар имтиханнарын тапшырды, лә­кин аттестатларын һаман бирмичә йөртәләр. Балаларны 10 нчы сыйныфка калырга үгетлиләр”, – дип шал­ты­раттылар. Бу хәл без­гә ничектер сәер булып тоелды. Гадәттә мәктәпләр, киресен­чә, йомшаграк укыган балаларны җибәрергә тырыша. Дөрес, бер елны әлеге мәктәптә 9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучы­лар­ның 11е дә техникумнарга укырга кергән иде. Шулай итеп, 10 сыйныфта укучы булмады. Быел, бәл­кем, вәз­гыятьне үзгәртергә телиләр­дер дип уйладык. Әмма икенче көнне укучылар аттестат алган иде инде.
 
10 нчы сыйныфка кабул итү проблемасы быел янә калкып чыкты. Дөрес, аның бетәсе дә юктыр. Ни өчен дигәндә, мәктәпләр рейтинг артыннан куа, һәр­кайсының БДИны яхшы бир­дерәсе килә. Ә начар бирүчеләр – авыртмаган башка тимер таяк. Танылган бер та­бибның туганы математикадан имтиханын “2ле”гә тапшыргач, директор: “Башыбыз бетте, быел мәгариф бүлегеннән кайтып керәсе юк икән”, – дип бик тә кайгырган. Шулай булгач, начар укучылардан арыну иң яхшысы түгелме соң?
 
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында: “Мәктәпләрдә 10 нчы сыйныфка кабул итәргә те­ләмиләр дигән мөрәҗәгать­ләр килә. Һәркемнең урта белемне бушлай алырга хокукы бар. Ә профильле сыйныфларга кабул иткәндә “Профильле сыйныфларга кабул итү кагыйдәләре” дигән уставка нигезләнергә кирәк”, – дигән мәгълүмат эленгән.
 
– 10 нчы сыйныфка кабул итмәү турында министр Энгель Нәваповичның электрон адресына да шикаять­ләр бик күп килә, ул аларны көн саен карап бара. Шуңа күрә районнардагы мәга­риф бүлеге җи­тәкчеләренә бу мәсьәләне тәртипкә салырга кушты. Бала “3ле”гә укуына карамастан, укуын бушлай дә­вам итәргә хокук­лы, – дип белдерә ми­нистрлыкның матбугат үзә­ге җитәкчесе Алсу Мө­хәммәтова.
 
Мондый хәлләр бигрәк тә Казан, Чаллы шәһәрлә­рендә күзәтелә икән. Чаллыдагы 10 нчы мәктәпкә дә кагыла бу. “10 нчы сыйныфка ике сыйныф кабул иттек. Мате­матика-физика юнәлешенә – 25, социаль-икътисад буенча 31 укучыны җыйдык. Быел 9 нчы сыйныфны 108 укучы тәмамлаган иде. Шуларның 39ы мәктәптә калды, – дип җавап бирде мәктәпнең кабул итү бүл­мәсендәге исемен әйтергә теләмәгән укытучы. – Кайбер мәктәпләрдә 10 нчы сыйныфка бөтенләй кабул итмиләр. Шуңа күрә безгә килүчеләр шактый. Мәктәп кечкенә булса да, укучылар саны күп. Ике сменада эшлибез. 10 нчы сыйныфка бару өчен профиль имти­ханнар­ның нәтиҗәләре яхшы булу кирәк иде. Начар булганнарны алмадык”.
 
Үткән елда Арча районында шундый хәл килеп чыккан иде. “4ле” һәм “5ле” билгеләренә генә укыган Илүзәгә техникумга барырга тәкъдим иткән булганнар. Чөнки математика сынавын бик үк яхшы бирмәгән. Шулай да аның университетта табиб белгечлеген үзләште­рә­се кил­гән. Шул чакта кыз­ның әтисе канәгатьсезлек бел­дергән иде. “Мин урманда билдән кар ерып эшлим, шуңа да карамастан, үз эшем­нән зарланмыйм, укытучылар да үз эшен яхшы бел­сеннәр. Үзләреннән җавап­лы­лыкны төшерергә тырышмасыннар иде”, – дигән иде. Кызның хәлен белешкәч, аның мәктәптә калуын, хә­зер­ге вакытта бик ныклап табиб булырга әзерләнүен белдек.
 
– Безгә шикаятьләрнең күбесе Чаллыдан килә. Мәк­тәпләрдә югары сыйныфка кабул итмәс өчен әллә нинди баллар, профиль буенча үтмәдең дигән сылтау табалар. Әти-әниләр белән аралашкан вакытта аларның директор исеменә гариза язмавы да ачыклана. Ә гариза язганнарга каршы килмиләр, – ди Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы риш­вәт­челеккә каршы көрәшүче комиссия әгъзасы Екатерина Матвеева.
 
Татарстан Прокуратурасына бу проблема буенча Казаннан – 2, Чаллыдан 1 шикаять килгән. Бер мәктәп директоры “3ле”гә укучыны алырга кушмаган. Бу очрак­ларның һәркайсын аерым тикшерәчәкләр.
 
Шунысын онытырга ярамый: 10 нчы сыйныфка кабул итү өчен әти-әниләр яки укучы үзе гариза язарга тиеш. Автомат рәвештә генә күчеп булмый. Гадәти сыйныфта калу өчен гариза да җитә. Ә менә профиль сыйныфына сайлап алалар. Әгәр бәйге аша уза алмыйсың икән, башка мәктәпкә барырга туры киләчәк.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 13.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»