|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2016 Фаҗига
Италиядә ике поезд "маңгайга-маңгай" бәрелешкән (ВИДЕО)Тимер юлдагы һәлакәт бүген иртән булган. Соңгы мәгълүматлар буенча, 20 кешенең үлеме, берничә дистә кешенең җәрәхәт алуы хакында әйтелә. Һәлакәт Италиянең көньягында – Бари һәм Барлетта шәһәрләре арасында булган. Ике поезд да бер юлдан хәрәкәт иткән. Урында коткару хезмәтләре, табиблар һәм тикшерү органнары эшли. Поездларның беренче ике вагонына нык зыян килгән, диелә.
--- |
Иң күп укылган
|