|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2016 Фаҗига
Сириядә һәлак булган Рәфәгать Хәбибуллинны Ульяновск өлкәсендә мөселманча җирләделәр (ФОТО)Сириядә һәлак булган полковник Рәфәгать Хәбибуллин бүген туган ягында – Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы Вязовый Гай авылында мөселман кануннары буенча җирләнде. Очучы белән хушлашырга меңнән артык кеше килгән. Искәртәбез: 8 июль көнне россияле хәрби очучы-инструкторлар Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин Сириянең Хомс провинциясендә сирияле Ми-25 вертолетында очканда “Ислам дәүләте” (ДАИШ, Россиядә тыелган) террорчылык төркеме һөҗүменә дучар булалар. Вертолет бәреп төшерелә. Ми-25 экипажы – очучы инструкторлар Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин һәлак була.
Иске Кулаткы районының “Күмәк көч” газетасы редакторы Майзә Мосеева әйтүенчә, Рәфәгать Хәбибуллинның гәүдәсен авылга ике вертолет белән китергәннәр, алар авыл өстендә ике тапкыр әйләнеп, очучының белән саубуллашканнар. “Бу аның соңгы очуының символы кебек булды”, - диде Майзә Мосеева.
Рәфәгать Хәбибуллинның туган нигезендә ислам дине кануннары буенча җеназа намазы укылган.
“Әнисе бер сүз дә әйтә алмады, улының табутына ятып елады. Хатынының яше каткан иде, ахырысы, ул елый да алмады, дәшмәде дә. Рәфәгатьнең уллары әбиләрен тынычландырдылар. Авыл мулласы Мияссәр Бәширов җеназа укыды. Авыл картлары тәһлил әйттеләр”, - дип сөйләде Майзә Мосеева.
Өлкәнең Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль иминият буенча Төп идарәсе җитәкчесе Екатерина Сморода очучының әнисе Гөлҗиһан Хәбибуллинага губернатор исеменнән “За веру и добродеятельность” Дан билгесен тапшырган.
Җеназадан соң, очучының гәүдәсен күтәреп, авылның үзәгенә – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына барганнар. Шунда очучы белән бәхилләшү митингы узган. Анда очучының дуслары, туганнары, шул исәптән командиры – Хәрби һава көчләре генерал-лейтенанты Андрей Юдин да чыгыш ясаган һәм Рәфәгать Хәбибуллин мин белгән авиация армияләре полклары командирлары арасында иң яхшысы иде дип белдергән.
Ульяновск өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе Анатолий Бакаев чыгыш ясап, очучының якыннарының кайгысын уртаклашкан, әнисенә түземлек һәм сабырлык теләгән һәм батыр ул үстергән өчен рәхмәт әйткән. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппаратының баш федераль инспекторы Владимир Козин Рәфәгать Хәбибуллинга Россиянең иң югары бүләге бирү тәкъдиме барлыгын белдергән.
Матәм җыенында чыгыш ясаган дусты Рәфәгать Хәбибуллинның күп тапкырлар кунакка чакыруын сөйләгән. “Мин бүген аның янына килдем, әмма ул юк”, - дигән дусты.
Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Ганиев Вязовый Гай авылында очучы хөрмәтенә һәйкәл урнаштыру тәкъдиме белән чыккан. Шулай ук авылдагы урамга һәм мәктәпкә Рәфәгать Хәбибуллин исемен бирү тәкъдимнәре дә булган.
Очучының әнисенең бертуган энесе – хәрби хезмәттә булган Яхъя Аипов үзенең Рәфәгать Хәбибуллин өчен остаз булуын, энесенә гел киңәшләр биреп торуын, аралашып яшәүләрен сөйләгән. Матәм җыенында шулай ук Ульяновск өлкәсенең Диния нәзарәте рәисе Илдар Сафиуллин да катнашкан.
Матәмнән соң очучы Вязовый Гай авылындагы мөселман зиратында күмелгән. Хәбибуллинны хәрбиләрне күмгәндәгечә тәртип белән, Сызрань хәрби авиация училищесыннан килгән хәрби оркестр белән һәм салют атып җирләгәннәр.
“Күмәк көч” газетасы редакторы Майзә Мосеева фотолары.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ |
Иң күп укылган
|