поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.07.2016 Ир белән хатын

«Мәхәббәтең юк икән – никахлашма»

Кайберәүләр: «Чүбек чәйнәп май чык­мас», – дисәләр дә, интернет халкы газета-журналларны кулларына алып, халкыбызның хәл-әхвәле белән кызыксынмасалар да, җанымны әрнеткән, бәгыремне телгәләгән уй-фикерләрем белән бүлешергә булдым. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов­ка да тынгылык бирмәгән, аны да ихластан борчылырга мәҗбүр итеп, гамәли чаралар күрергә этәргән мәсьә­лә – ул да булса – яңа өйләнешкән гаиләләрнең таркалуы.

Мәхәббәтнең таҗы саналган тойгы-хиссиятле мөнәсәбәтләрнең сүрелүе, кешелекнең бәхет чыганагы саналган никахлы-туйлы гаиләләрнең таркалуы тормышның какшавына китерә. Моның шулай икәнен меңләгән мисаллар белән дәлилләргә була. Ә бит 1917 елгы революциягә кадәрге татар гаиләләрендә аерылышу сирәк булган. Ул хурлык саналган. Егет-кызның әти-әнисенә, нәсел-нәсәбенә генә түгел, ә бөтен авыл халкына да кара тап булып ягылган. Алар тирә-якның ышанычын югалткан. Димчеләр дә булачак кода-кодагыйларның, егет-кызның нәсел-нәсәпләрен белешеп, холык-фигыль­ләренең бер-берләренә килү-килмәүләрен дә истә тотып, аерылышуларны булдырмаска тырышканнар.
 
Кая киткән соң безнең бу асыл сыйфатларыбыз? Аларны бүгенге тормышыбызга кире кайтарып буламы? Әлбәттә, була! Моның өчен тик Аллаһы Тәгаләнең изге китабы – Коръән кушканча яшәргә генә кирәк. Ә Коръән исә никахта булганнарның үзара тату мөнәсәбәттә булуларын тели. Ир белән хатын ачуланышып киткән исәптә дә: «Әгәр ир белән хатын төзәлеп, тормышларын бергә дәвам итәргә теләсәләр, Аллаһы аларга тәүфыйк биреп, араларына мәхәббәт салыр», – диелгән «Хатыннар» сүрәсенең 35нче аятендә. «Никахыгызда булган хатын белән яхшы мөгамәләдә булыгыз», – диелгән шул ук сүрәнең 19нчы аятендә.
 
Гаиләләрнең булу-булмавын, аларның тормышка яраклыгын әдәп-әхлак, милли гореф-гадәт, дини-рухи сыйфатларның булу-булмавы һәм үтәлеше хәл итә. Изге китабыбыз Коръәннең Маидә сүрәсенең 27, 28, 29нчы аятьләрендә Адәм галиәссәламнең уллары Һабил белән Кабилнең үзара мөнәсәбәтләре сурәтләнгән. Тәкәббер Кабил бертуганы Һабилне үтереп, Әкълимә исемле сеңлесен үзенеке итә. Шулай итеп, әхлак кануннары бозыла, кан коюга юл ачыла. Шушы гыйбрәт түгелмени?
 
Милли тәрбиянең нигезен күркәм әхлаклы, тәрбияле-әдәпле, әби-баба­ларыбызның иманлы-исламлы гореф-гадәтләре, дини йолалары тәшкил итә. Шушы игелекле сыйфатларга ия милли гаиләләр Аллаһының рәхмәтенә ирешеп, тату яши, бәхетле гомер кичерә. Хәмер эчү, хәрәм ризыклар белән тукланып, гөнаһлы гамәлләр кылу – бәндәләрне аяныч хәлләргә дучар итә. Кызганыч ки, нәкъ менә шушындый әшәке гадәтләр бүгенге гаиләләрне тарката, балаларны ятим итә. Бу аяныч хәлләр бигрәк тә катнаш никахтагы гаиләләрдә кабатланып тора. Һәр милләтнең буыннан буынга күчеп килгән гореф-гадәтләре, дини йолалары бар. Мәхәббәт сылтавы белән корылган бу иш гаиләләрдә хис-тойгылар тиз сүнә булыр. Катнаш гаиләдәге ир белән хатынның карашлары тәңгәл килми. Күбесе Аллаһы Тәгаләгә дә, Богка да ышанмый. Ә бит француз халкының бөек мәгърифәтче-философы Вольтер: «Әгәр Аллаһы Тәгалә булмаса, Аны уйлап табарга кирәк булыр иде», – дигән.
 
Әлбәттә, иксез-чиксез галәмнәрнең бер хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләне эзләүнең хаҗәте юк. Ул бар. Үзенең тиңдәшсез илаһи кодрәте белән бар җан ияләренә, барча тереклеккә игелеген күрсәтеп, рәхмәтен ирештереп тора.
 
Вольтер Аллаһы Тәгаләне: «Тормыш чыганагы», – дип атаган. Димәк, адәм заты Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт-шәфкатеннән башка бәхетле, игелекле тормыш кора алмый.
 
Күрәбез ки, дин – безнең тормышыбыз нигезе. Ул Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә иман китереп, тормыш итәргә мөмкинлек бирә. Ләкин шушы мең еллар кешелек дөньясы тарафыннан исбат ителгән, пәйгамбәрләр аша дәлилләнгән хакыйкатьне аңларга теләмәүче бәндәләрне аңлап та, башкаларга аңлатуы да кыен. Югыйсә бит, Аллаһы Тәгалә үзенең Илаһи кодрәтен иксез-чиксез галәмнәр киңлегендәге тормыш аша аңлатып, җирдәге табигать күренешләре аша һәрдаим күрсәтеп тора. Кире беткән халыкка тагы ни кирәк?
 
Халыкның ашау-эчүе мулдан. Берничә машиналары бар, зиннәтле коттеджларда яшиләр. Тагы нәрсә җитми? Мәхәббәтме? Бу илаһи хисне булдыру кешенең үзеннән тора. Мәхәббәтең юк икән – никахлашма. Минем әтием белән әнием яшьтән өйләнешеп, тормышларын ташландык кара мунчада сыңар кашык, сыңар чынаяк белән башлап җибәргәннәр. Бер-берләренә мәхәббәтләре булгач, йорт та салганнар, биш бала да үстергәннәр. Аларны тик сугыш кына аерган.
 
Безнең бүгенге тормышыбызда да гыйбрәт алырлык мисаллар хәттин ашкан. Күрә белергә генә кирәк. Ә күрә белү өчен Аллаһы Тәгалә бүләк иткән акыл-зиһен нигъмәтләрен эшләтеп, файдалану бик мөһим. Чөнки Ул үзенең илаһи кодрәте белән әледән-әле, төрледән-төрле гыйбрәтләрен биреп, кавемнәрен сыный. Рухи халәтләре нык, холык-фигыльләре күркәм, әдәп-әхлак­лары зәвыклы, гамәлләре игелекле, гореф-гадәтләре изге кавемнәр генә матур тормышка лаектыр шул. Эчке рухи-әхлакый куәтләрен юк-барга исраф иткән, эчкечелек, фахишәлек, бозыклык сазлыгына батканнар әкренләп юкка чыга бара.

Рәис САФИН, Казан
Шәһри Казан
№ --- | 10.07.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»