поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
12.07.2016 Мәгариф

"Бишле"гә укып, Татарстанда татар әдәбиятыннан БДИ тапшырган бердәнбер укучы Флүзәне Казанда көтмәгәннәр

Кызганыч, быел Татарстанда татар әдәбияты буенча имтихан тапшырган бердәнбер укучы Мөслим кызы Флүзә Гиздуллина татар теле укытучысы белгечлеген үзләштерә алмаячак. Югыйсә, татар телен – 92, әдәбиятны 72 баллга тапшырган. 20 хуҗалыклы авылда яшәүче кыз рус телен дә (БДИдан 91 балл җыйган) яхшы белә, математикасы да “5” лелек. Аның хыялын нинди сәбәпләр җимергән соң?

Моннан ике ел элек Сикия тугызъеллык мәктәбен башлангычка калдырганнар. Быел мәктәпне бөтен­ләй япканнар. Авылда мәк­тәп мәсьләсе шундыйрак. Флүзә (рәсемдә уң якта) исә 10 нчы сыйныфта үзләреннән 40-45 чакрым ераклыктагы Мөслим урта мәктәбендә белем алган. “Кечкенә мәктәптә укыгач, башта зур коллективка ияләшә алмам дип борчылган идем. Ләкин сыйныф җитәкчесе Гөлшан апа, сыйныфташларым белән уртак телне бик тиз таптым", – ди ул.
 
“Флүзә озын чәчле, тыйнак, гади авыл кызы. Аның үзенә дә, белеменә дә соклана идек. Ул татар теле укытучысы булырга хыялланды. Ләкин анда бару өчен җәмгыять белеменнән имтихан бирү кирәк. Ә ул аны сайламаган. Элек вузда өстәмә сынауларны биреп булса, ул хәзер бетерелгән”, – ди укытучысы Гөлшан Мәүлиева.
 
Флүзә вузга кирәкле сынаулар белән дә кызыксынган. Әмма төгәл ачыклап бетермәгән. “БДИ бирәсе укучылар, интернетка яки кеше сүзенә генә ышанып, ялгыша күрмәсен иде. Ки­рәкле мәгълүматны вузның үзенә барып, белешсеннәр. Бу эштә әти-әниләр дә читтә булмасын иде. Югыйсә, минем хәлдә калачаклар”, – дип киңәш итә Флүзә.
 
КФУдан башын иеп кайтып китәргә туры килсә дә, ул тукталып калырга җыен­мый. Әлегә Минзәлә педагогия көллиятендә укырга булган. Анда башлангыч сыйныф укытучысын татар телендә үзләштерәчәк. Аны тәмамлагач, КФУга үзе те­ләген ашырырга китәчәк. Флүзәнең хыяллары шундый.
 
Соңгы вакытта укучыларны татар әдәбияты сынавы бөтенләй кызыксындырмый. Аны берән-сәрән укучы гына бирә. Моннан берничә ел элек Сарман егете Раушан Заманов турында язып чыккан идек. Ул китапны көнбагыш урынына чиртәм, китап укырга яратам дигән иде. Флүзә исә туган телемне, әдә­биятны бик яратам, ди. “Татар теле сынавында бер­ничә укучы бар иде әле. Ә татар әдәбиятын берүзем бер бүлмәдә бирдем. Бөте­несе дә БДИдагыча, тик һәр җирдә тынлык. Өч сәгать ярым эчендә язып бетердем. Тынычлап, ашыкмыйча эшләдем. Әмирхан Ени­кинең “Әйтелмәгән васыять” әсәренә анализ ясадым. Биремнәр шактый катлаулы иде. Татар теленнән кагыйдәләрне яхшы беләм, шуңа күрә бернинди авырлыгын да сизмәдем”, – ди ул.
 
Флүзәгә дә китап җене кагылган. Әллә моның өчен 20 хуҗалыклы авылда яшәргә кирәкме икән? “Авылда бернинди кызык та юк. Анда кайтуга ямансулый башлыйм. Менә шул чакта китап укып юанам. “Бу эшкә көн саен 4 сәгать вакытымны бүләм. Көне буе да укый алам. Кызык өчен генә бер утырып санамакчы идем, укыган әсәрләрнең очына чыга алмадым. Чит ил, рус әдәбиятын да яратам. Интернеттан китап уку дигән нәрсәне аңламый. Китапның бөтен тәме китапны – кулга тотып укуда. Әмирхан Еники, Фоат Садриев, Фатыйх Кәрим, Хәсән Туфан, Һади Такташ иҗатларына гашыйкмын, – ди ул. – Мөслимдә фатирда әбием, энем белән яшәдек. Ул вакытта да китап укудан бизмәдем. Иптәш кызлар белән бергәләп укыган әсәрләрен анализлый идек. Миңа китап җене кагылган, бугай".
 
Татар теле укытучысы була дип атлыгып торган кызга ничек тә булса, ярдәм итеп буламы? Әлеге сорау белән КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рә­диф Җамалетдиновка мө­рә­җәгать иттек. “Хәзер вузларның БДИга бернинди дә катнашы юк. Әле шушы көннәрдә генә Балтачтан бер кыз килгән иде, ул да җәмгыять белеменннән сынауны бирмәгән. Укырга керү өчен татар әдәбия­тыннан имтихан кирәкми. Ә татар теленнән үзебез өс­тәмә имтихан алабыз. Без­нең институт ел дәвамында “Ачык ишекләр” көне уздыра. Райондагы мәгариф бү­лекләренә дә керү тәртибе турында да мәгълүмат таратабыз. Мондый хәлләр булмасын өчен, укучылар нинди имтихан бирәсен алдан хәл итсен иде”, – ди ул.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»