|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2016 Җәмгыять
Тормыш кайда яхшырак?Владимир Путиның Май указларына кул куйганына инде дүрт елдан артык вакыт үтеп китте. Хөкүмәткә йөкләнгән бурычлар өлешчә үтәлде, берникадәре әлегәчә һавада эленеп, үтәлер-үтәлмәс килеш тора. Бигрәк тә бюджеттагыларның хезмәт хакларын Кремль куйган таләпләргә җиткерү мәшакатьле, моны хәзер Мәскәүдәге югары кабинетларда да таныйлар. Соңгы көннәрдә хастәханә юлын бераз таптап алганга һәм табибларның игътибарлы карашы нәтиҗәсендә урын өстенә егыла язган хәлдән тиз арада яңадан аякка басканга күрә, Путинның "ак чәчәк"ләргә биргән вәгъдәсе ничек үтәлә икән дип кызыксынып алырга булдым. Вәгъдә исә конкрет һәм гади: 2018 елга табибларның хезмәт хакын төбәктәге уртача хезмәт хакыннан ике тапкыр югарырак дәрәҗәгә җиткерү. Дөресен генә әйткәндә, бездә базар мөнәсәбәтләренә күчкәннән башлап, табиблар юньле хезмәт хакы күрмәде. Ә бит Мәскәү биргән вәгъдәнең тормышка ашуы – табибларның үзләре өчен генә түгел, без, пациентлар өчен дә бик мөһим нәрсә, чөнки ачлы-туклы табибтан яхшы дәва өмет итеп булмый. Татарстанда уртача хезмәт хакы бүген 28 мең сумга якын, димәк, Май указларындагы күрсәткечкә ирешү өчен, табибларның уртача хезмәт хакын 56 мең сумга җиткерергә кирәк, шул чакта без иркен сулап, табиблар алдына кискен таләпләр куя алачакбыз. Вәгъдә үтәлергә ике елдан азрак вакыт калганда, "ак чәчәк"ләргә күпме түләнә, шуның белән кызыксынып карыйк. 2016 елның беренче кварталында югары белемле табибларның Татарстан буенча уртача хезмәт хакы 35 мең 845 сум тәшкил итә. Күрәбез, әлегә финиш биеклегенә ерак. Россия Федерациясе буенча бу күрсәткеч – 46 мең 122 сум. Аңлашыла инде: Мәскәү һәм Санкт-Петербургның күккә ашкан күрсәткечләре янына безнең табибларныкын куеп булмый. Хезмәт хакы ягыннан безнең табиблар Идел буе федераль округына караган Башкортстан (41533 сум), Пермь өлкәсе (40091 сум), Оренбург өлкәсе (38131 сум), Киров өлкәсе (37883 сум) кебек төбәкләрдән калыша hәм Ульяновск, Саратов өлкәләре, Мари Иле, Мордовия республикаларыннан уңайрак шартларда яши. Боларда хезмәт хаклары 29 мең – 30 мең тирәсендә тирбәлә. Табиплар өчен акча яңгыры Россиядә Ямал-Ненец автономияле округында гына яхшы ява, биредә уртача хезмәт хакы – 103 мең 963 сум. 100 меңлек биеклек яулаган тагын бер генә төбәк бар, ул – Чукотка. Татарстанның үзендә дә район белән район арасында хезмәт хакларында байтак зур аерма сизелә. Бездә иң югары хезмәт хакларын Алабуга (44479 сум), Менделеев (42240 сум), Түбән Кама (42568 сум), Спас (43421 сум), Азнакай, Актаныш, Әгерҗе, Бөгелмә, Баулы районнарында яшәп эшләүче табиблар ала. Бүген мин Рострудның «Работа в России» сайтында Әгерҗе районы өчен 5 табиб вакансиясе таптым. Вакансияләрдә күрсәтелгән хезмәт хаклары райондагы уртача хезмәт хакыннан байтак түбән: 22 меңнән алып 35 мең сумга кадәр тирбәлә. Моны аңлатып була: вакансиядә гадәттә 1 ставка өчен хезмәт хаклары күрсәтелә, ә тормыш алып бару өчен безнең табибларга 1,5-2 ставкага көч түгәргә туры килә. Уртача хезмәт хакының югарылыгы ул табибның берничә урынга чабуы белән генә тәэмин ителә.
Район хастаханәләрендә 0,5-0,25 ставакалы белгечләргә юлыгасың: талон алып чиратка язылмакчы буласың, бу айга чират инде беткән, башланмаган айга әле язмыйлар. Тар белгечләр янына үтеп керү шулай итеп мең бәлагә әйләнә. Хастаханә җитәкчелегенә шалтыратсаң, табибның чирек ставкага гына эшләве турында аклану ишетәсең, аптырагач, түләүле табибка китә инде пациентлар, чир көтеп тормый бит. Түләүлегә керсәң, рәхим ит, бюджет хастаханәсендә эшләүче белгеч үк сине елмаеп каршы ала. Гадәттә аның район хастаханәсендә тагын берәр ставкасы булырга мөмкин. Бу ысул белән хезмәт хакын арттырып була, авыруларга сыйфатлы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтүне генә тормышка ашырырлык түгел. Татарстанстат мәгълүматларына ышансак, иң түбән уртача хезмәт хакы Казанда (33651 сум) hәм Питрәч (30752 сум), Кукмара (32804 сум), Алексеевск (32737 сум) районнарында.
Табиб кеременең, әлбәттә, кычкырып йөрми торганы да булырга ихтимал. Даны тирә-юньгә таралган, Казан яны районнарының берсендә эшләүче таныш хирургтан сорыйм: “Пациентлардан акча аласыңмы?” – дим. “Сораганым юк, – ди ул, – әмма бирәләр, биргәч, алам инде”. Беләм: бу табибка эләгү өчен авырулар чират тора, чөнки кулы бик шифалы аның. Мондыйларның өстәмә керемен ришвәт дип бәяләп буладырмы-юкмы, анысын әйтү кыен, әмма квалификациясенә тиң хезмәт хакы алырга тиеш, монысы бәхәссез.
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|