поиск новостей
Көн мәзәге
  • Nokia телефоны календаренә ышансаң, ахырзаман 2087 елны булачак.

Бүген кемнәр туган
  • 12 Октябрь
  • • Искәндәр Биктаһиров (1951-2023) - җырчы
  • • Равия Абдуллина - галим
  • • Тәлгать Таҗетдин - дин әһеле
  • • Фидан Гафаров (1947-2025) - җырчы
  • • Илдус Илдарханов - журналист
  • • Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь
  • • Дмитрий Второв - журналист
  • • Наил Мәһдиев - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
11.07.2016 Фаҗига

Сириядә һәлак булган хәрбиләр Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин югары Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә

“Ислам дәүләте” (ДАИШ, Россиядә тыелган) террорчылык төркеменең 8 июльдә Сириядә оештырылган һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган россияле хәрбиләр – очучылар полковник Рәфәгать Хәбибуллин һәм лейтенант Евгений Долгин командование тарафыннан югары дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителә, дип хәбәр итә “РИА-Новости” РФ Оборона министрлыгы тараткан хәбәргә нигезләнеп.

Рәфәгать Хәбибуллин 1965 елның 28 мартында Ульян өлкәсе Иске Кулатка районы Вязовый Гай авылында туган, дип яза Россия Федерациясе Оборона министрлыгының үзәк басма органы – “Красная Звезда” газетасы. Хәрби хезмәтне Үзәк гаскәрләр төркемендә, Чехословакиянең Зволен шәһәрендә дислокацияләнгән 30нчы разведка дивизиясендә үтә. 1988 елда Сызрань югары хәрби авиация училищесын тәмамлый һәм 55-й Севастополь вертолет полкына хезмәткә җибәрелә. Шул вакыттан башлап Рәфәгать Хәбибуллин 55нче аерым хәрби авиация полкында хәрби хезмәт куя. Очучы-оператор вазифасыннан башлый, барлык хәрби баскычларны үтеп, Краснодар өлкәсенең Кореновск шәһәрендә урнашкан аэродромда нигезләнүче әлеге полкның командиры булуга ирешә.
 
 
Рәфәгать Хәбибуллин 1992 елдан бирле хәрби конфликтларда, шул исәптән беренче һәм Икенче Чечня кампанияләрендә катнашкан, берничә тапкыр яраланган. “Красная Звезда” аның берничә хәрби казанышы хакында яза. 1999 елның августында, Дагыстан белән Чечня чигенә кыр командирлары Шамил Басаев һәм Хаттаб җитәкләгән боевиклар гаскәрләре килеп кергәч, Рәфәгать Хәбибуллин Ми-24 вертолетлар төркеме белән җитәкчелек итеп, Дагыстандагы Ботлих торак пунктын янәшәсендә тупланган боевикларны юк итүдә катнашкан.
 
2008 елның 10 августында, Грузия белән Көнъяк Осетия арасындагы конфликт вакытында, Хәбибуллин һава разведкасын алып барган һәм, һөҗүмчеләрнең утлы нокталарын узып, разведка төркемен Гори торак пункты янәшәсенә утыртуга ирешкән. Ул көнне Хәбибуллин 5 очыш ясаган.
 
Рәфәгать Хәбибуллин “Ватан алдындагы казанышлары өчен” IV дәрәҗә ордены, ике Батырлык ордены, “Хәрби казанышлары өчен” ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.
 
 
8 июль көнне россияле хәрби очучы-инструкторлар Рәфәгать Хәбибуллин һәм Евгений Долгин Сириянең Хомс провинциясендә сирияле Ми-25 вертолетында очканда “Ислам дәүләте” (ДАИШ, Россиядә тыелган) террорчылык төркеме һөҗүменә дучар булалар. Вертолет бәреп төшерелә. Ми-25 экипажы һәлак.
 
Фотоларда - Рәфәгать Хәбибуллин. Фотолар социаль челтәрләрдән алынды.

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА әзерләде
Татар-информ
№ --- | 10.07.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы