поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.09.2009 Җәмгыять

КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕ (дәвамы)

Бу арада көтелмәгән хәлләр булып алды бит әле. Хәер, минем өчен көтелмәгән үк түгел иде инде ул. Февраль ахрында мин шифаханәдә ятканда «Ватаным Татарстан» газетасы мине 1993ел Г.Тукай бүләгенә лаеклы кандидат итеп күтәреп чыккан. Мин аны соңыннан гына ишеттем. Мине элек елларда ике мәртәбә шулай тәкъдим итеп тә төрле сылтаулар табып төшереп калдырганнар иде инде. Ул вакытта мин аңа гаҗәпләнмәдем. Чөнки миңа карата Өлкә комитетының пропаганда сәркятибе Морзаһит Вәлиев һәм аның ярдәмчеләре мине «астыртын милләтчеләр» төркемендә йөртәләр, әледән әле минем башыма сугып торалар иде. Мәсәлән, җитмешенче еллар башында минем «Азат хатын» журналында «Яхшы түгел» дигән хикәямне бастырган өчен Вәлиев журнал хезмәткәрләрен 6 айлык премиядән мәхрүм итте (70 ел, август), ә ялагайларның берсе Г.Минский мине һәм журналны милләтчелектә гаепләп бик зур мәкалә белән чыккан иде. Мин бу эшкә протест йөзеннән газетада мәкалә бастырырга җыенгач, Вәлиев партия исеменнән ул мәкаләне язудан тыйды.

 

Аннан соң да Вәлиев белән бәрелешләр булгалап торды.

 

Шул рәвешле мине ике мәртәбә исемлектән (Г.Тукай исемендәге бүләккә кандидатлыктан) төшереп калдырдылар.

 

Инде хәзер башка заман бит, үзгәреш заманы. Өлкә комитеты да, Вәлиев тә, аның яранныры да юк. Хәзер аларның иярченнәре үзләренең ул вакыттагы гамәлләрен төрлечә тасвирлап, нигездә ул замандагы Өлкә комитеты секретарларын мактап, аларның зур җитди хаталарын, татар халкын милләт буларак акрынлап юкка чыгару, «интернационаллаштыру» юлы белән «дәү агай» эчендә эретеп бетерү сәясәтләрен аклап ялагай мәкаләләр белән чыгалар (К.Фасиевның «Татарстан хәбәрләре» газетасындагы күп саннарга сузылган мәкаләсе, мәсәлән).

 

Теге елларда М.Вәлиев, гомумән Өлкә комитеты бирдермәде миңа Тукай бүләген. Кызык, хәзер элекке Өлкә комитеты ролен кем башкарыр икән, бу юлы миңа Г.Тукай бүләген бирмәскә нинди сәбәп табарлар икән? Шифаханәдә мин шулар хакында уйлаштыргаладым.

 

Иң беренче тәбрикләргә әлләни исем китмәде. Миңа андый бүләкне бу юлы да бирмәячәкләренә мин инде тәмам ышанган идем. Шулай булып чыкты да.

 

Телефоннан иң беренче комментарий шулай булды: Газетада Г.Бәшировны Г.Тукай бүләгенә лаек булганы өчен түгел, бәлки Р.Мөхәммәдиевка каршы торырлык зур фигура булсын өчен Р.Мөхәммәдиевнең дошманнары күрсәткәннәр.

 

Ишетмәсәң, ишет! Димәк, мин кемнеңдер кулында уенчык туп хезмәтен үтим икән. Гәрчә минем бу уенга һичбер катнашым булмаса да мин моңа бик рәнҗедем. Бердән, шифаханәдә карчыгым белән икәүләшеп авырып ятабыз. Шуның өстенә, нигә ул туп мин булырга тиеш, нигә икенче кеше түгел. Хәер, алай дисәң, Р.Мөхәммәдиевка көндәш булырдай кешеләр һәммәсе дә Тукай бүләген алып бетерделәр бит инде.

 

Ул көннәрдә Бөтентатар Иҗтимагый үзәгенең III корылтае эшли иде. Г.Тукай бүләге комитетының карарында минем исемем булмау андагы делегатларда ризасызлык тудырган. Минем кандидатураны яклап Аксакаллар оешмасы рәисе Рәкыйп Хәбибуллин һәм җырчы Вафирә Гыйззәтуллина чыккан.

 

Шулай итеп, мин бик кыен хәлдә калдым. Комитет үз карарын үзгәртмәячәк, монысы көн кебек ачык. Чөнки рәсми даирәләрнең БТИҮ карарын күрмәмешкә, ишетмәскә салынулары беренче генә түгел, мондый тупаслык күптән дәвам итә һәм, күрәсез, гадәти бер хәл дип санала торгандыр.

 

Мәсьәлә шулай «куера башлагач» югарыда дипломатия хәрәкәткә килде.

 

Беркөнне мин яткан палатага шифаханәнең баш табибе Иван Владимирович килеп керде.

 

– Сезгә делегация килә, кабул итәсезме? –  ди бу.

 

Мин Союздан, Литфондтан киләләрдер дип уйлыйм бит инде.

 

– Сез рөхсәт итәсез икән, мин баш өсте, рәхим итсеннәр, –  дидем.

 

Кыскасы, һич көтелмәгәнчә булып чыкты. Үзенең яраннары, фотографы һәм язучы Разил Вәлиев белән 5-6 кеше булып палатага Югары Совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килеп керде. Хәлемне сорашты, берничә минут әдәбият һәм язучылар хакында сөйләшеп утырдык. Әллә ничә мәртәбә фотога төшереп алдылар. Күчтәнәч һәм берникадәр акча да бүләк итте.

 

Икенче көнне 19 мартта без шифаханәдән өйгә кайттык. Тагын бер көннән «Ватаным Татарстан»нан тагын (мин өйдә югында) өч кешелек делегация килгән. Кичен редактор М.Әһлиуллин өйгә чылтыратты. Алар миннән уйламыйчарак газетада минем кандидатураны күрсәтүләре өчен гафу үтенделәр. Билгеле, мин аларны гафу иттем. Чөнки газета сотрудниклары бу уенда пешкалар гына иде.

 

10 апрель, 1993.

 

Бүген минем туган көнем. Әни «син таң алдыннан тудың» дип әйтә торган иде.

 

Менә шул туган минутларым булгандыр инде, иртә уяндым – сәгать бишне сукты. Таң алды була инде бу. Кояш 8 белән 9 арасында гына чыга.

 

Нинди мин хәзер – 93 яшьлек карт? Сәләмәтлегемнән зарланмыйм. Хәер, бу яшьтә зарланырга да уңайсыз инде. 93 ел буена гел хәрәкәттә булган, тормыш итәргә, халыкка һәм гаиләңә файдалы булырга омтылып яшәргә тырышкан бу бәдән, аның һәр әгъзасы 93 ел дәвамында тузмыйча, картаймыйча хәле юк. Уң күзем хәзер, 93 яшькә кергәч, бөтенләй күрми башлаган икән, минем аңа үпкәләргә һич хакым юк. Мин аннан комсызлыгым, аңа игътибарлы булмавым өчен түбәнчелек белән гафу үтенергә тиешмен әле. Чөнки мин 6-7 яшьтән шушы яшемә кадәр күзләремне ничек кенә, нинди шартларда гына укырга мәҗбүр итмәдем? Чыра яктысында, сукыр лампа, хәтта ай яктысында да! Мәсәлән, әти 1913 елда Казанга солы сатарга баргач алып кайткан «Әбугалисина» китабын мин, көн яктысын көтәргә түземлегем җитмичә, тәрәзә төбенә төшкән ай яктысында укып чыктым. Шундый чакларда мондый чамасыз комсызлыктан никадәр күз нуры әрәмгә коелгандыр?!

 

Кичләрен йокларга яткач аякларым сыкрана икән, аларга да үпкәләргә хакым юк. Мин аларны 7-8 яшьлек сабый чагымда ук кадерләрен белмичә рәнҗетә башладым. Әле урамда кар эреп бетәр-бетмәс чакларда ук мәчет янындагы калку урында чыккан беренче балчыкка карлы-бозлы пычракны ерып беренче булып ялан тәпи барып басасы килә иде бит! Гражданнар сугышы елларында Таврияның иксез-чиксез далаларында салкында, җил-давылда ертык ботинкалар белән көненә 60-70 чакрым араны җәяүләп узучы да шул ук аяклар иде бит!

7 гыйнвар, 1994.

 

Дәвамы киләсе санда.


Гомәр БӘШИРОВ
Казан утлары
№ 9 | сентябрь 2009
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»