поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
09.07.2016 Җәмгыять

Нинди җыр ачуыгызны китерә?

Тиздән радиодан чит ил җырларын бик сирәк ишетә башлавыбыз ихтимал. Кырымда узган “Таврида” яшьләр форумында композитор Игорь Крутой шундый тәкъдим белән чыккан. Аның фикеренчә, Россиядә радио аша яңгыраган чит ил җырлары санын чикләүче закон кабул итәргә кирәк. “Болай эшләгәндә, үзебездәге яшь музыкантларга танылу өчен мөмкинлекләр артыр иде. Чит ил җырлары чикләнсә, радио аша классик башкаручылар да ешрак яңгырар иде”, – ди Крутой. Ә сезнең нинди җырлар ачуыгызны китерә?

Илнур ФӘЙЗРАХ­МА­НОВ, “Азан” радиосы баш мөхәррире:
 
– Советлар Союзы чорында безнең ил ябык иде: безнекеләр читкә чыкмады, читтән безгә керүчеләр сирәк булды. Монда да шул ук хәл. Радиода чит ил җыр­ларын чикләүдән ни мәгъ­нә? Алай эшләгәндә, без чит илләрдәге музыка юнәлеше үсеше турында бернәрсә дә белмәячәкбез. Бүген тың­лаучының сайлап алу мөм­кинлеге бар. Шул ук “Русское радио”, мәсәлән, бары тик рус телендәге җыр­ларны гына әйләндерә. Радиода бер төрле генә җыр­лар, бер үк башкаручыларны гына бирә башласаң, алар популярлашып китә, билгеле. Ләкин чит ил җыр­ларын чикләгәнгә карап, безнең классикларны күб­рәк би­рәчәкләр дип уйлаулары хата. Бүген барысы да рек­лама бирүчедән тора. Ә алар классик җыр тың­лап утырырга риза бул­мас, миңа калса. Дөре­сен генә әйт­кәндә, минем бирелеп, үлә-бетә тыңла­ган җыр­ларым юк. Шулай да яратып тың­лый торган җыр­лар, ачу китерә торганнарына караганда күб­рәк.
 
Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА, җырчы:
 
– Такмак җырларга ачуым килә. Ике нотадан торган мондый җырларда өч сүз кабатлана да тора. Ә менә чит ил җырларын яратып тыңлыйм. Алар, гадәттә, яхшы сыйфатлы, шедевр кебек яңгырый. Теләсә нинди чүп-чар җыр­ны акча түли-түли әй­ләндергәнче, классик башкаручыларыбызны күбрәк яңгыратырыга ки­рәк.
 
Ләйсәнә САДРЕТДИНОВА, “Яңа Гасыр” каналында “Халкым минем” тапшыруы алып баручысы:
 
 – Мәгънәсез җырлар­ны­ яратмыйм. Иң беренче чиратта, аның сүзләренә игътибар итәм. Музыка бе­лән тәҗрибә ясыйсы кил­гән кеше кылансын әйдә, тик аңа сүзләр генә салмасын. Татарча җырлар турында әй­түем. Бездә, го­мумән, рә­хәтләнеп ил­һам­ланып тың­лый торган гади инструменталь музыка аз. Ә менә чит ил музыкасын тыңлыйм. Аларны чикләп кенә без­нең музыкантларны танытып булмавы көн кебек ачык. Димәк, без­некеләргә дә халык яратып тыңлый торган шундый ук яхшы музыка иҗат итәргә кала. Бер җыр­ла­тып, истә калган җыр­лар да бихисап. Һәр­кем­нең үз җыры, үз яратканы бар, билгеле.
 
Альбина ГАЙЗУЛЛИНА, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты:
 
– Хәзер бит рифма туры килсен дип, күп очракта җырның мәгънәсенә игътибар да итмиләр. “Чия­-чия”, “Алабута”, “Үп мине, үп” кебек әнә шундый җыр­лар ачуымны чыгара да инде. Бүген чит ил җырлары, чынлап та, артык күбәеп китте. Шул ук “Голос” проектын гы­на алыйк. Анда барлык катнашучылар да диярлек авызын зур ачып, чит ил җы­рын башкара. Шәхсән мин үзем чит ил җырларын ки­метү ягында. Безнең татарда да, урыста да менә дигән җырлар, композиторлар бик күп бит. Без аларны белеп кенә бетермибез.
 
Айсылу КОРМАНОВА, Казан шәһәренең 144 нче мәктәбендә татар теле укытучысы:
 
– Нинди телдә булуына карамастан, мәгънәсез сүз­ле җырлар ачуымны ки­терә. Мин үзем татар классик баш­кару­чыла­рының җыр­ларын яратам. Чит ил җыр­ларын, бәлки, чикләү ки­рәктер дә, әмма без гло­баль­ләштерү процессыннан читтә кала алмыйбыз. Нинди телдә булса да, халык сыйфатлы җыр тың­ларга тиеш. Бу очракта безнекеләр башкарган җырларның сый­­фаты да чит илнекенә көндәш була алсын иде. Тыю аша гына танылып булмый. Чит ил җыр­ларын чик­ләгән оч­ракта да үзе­без­нең музыкантлар арасында танытырлык җыр­чылар бик аз, ми­немчә. Эс­традада бө­тенләй җыр­лый бел­мә­гән яшьләр сикереп йөри. Үзебезнең яшь музыкантлар танылсын дисәң, аларны сәхнәгә, акчасына түгел, ә сәләт­ләренә карап чыгарырга кирәк. Миңа калса, моның өчен сәнгать советлары төзү зарур.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы