|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.07.2016 Җәмгыять
Казанның ничә пляжы коену өчен куркынычсыз?Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе Казанның дүрт пляжында коенырга рөхсәт бирде. Идарә тармагы белгечләре үткәргән тикшерү нәтиҗәсе буенча, Казандагы "Нижнее Заречье", "Локомотив", "Комсомольское" һәм "Тирән күл" пляжлары санитар-гигиена нормаларына җавап бирә дип табылган. Идарә тарафыннан 8 сулык – Казандагы коену урыннарыннан тыш Әлмәт, Мамадыш, Түбән Кама һәм Чаллыдагы берәр пляж да тикшерелгән. 7 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Чаллы шәһәр пляжындагы су гигиена таләпләренә җавап бирмәгән – анда коенырга ярамый.
--- |
Иң күп укылган
|