поиск новостей
Көн мәзәге
  • Дөньядагы бөтен кешеләр ике төргә бүленә:
    1) гади кешеләр
    2) үзләрен гади генә кеше түгел дип санаучы гади кешеләр
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июнь
  • Луара Шакирҗан - мәдәният хезмәткәре
  • Лилия Сөнгатуллина - журналист, нәшир
  • Альта Мәхмүтова (1937-2021) - галим
  • Рәдиф Кашапов - музыкант
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
08.07.2016 Хәйрия

“Балагыз Казанга барып җитә алмаячак” диделәр

Балтач районының Алан авылында яшәүче Ләйлә Шәймөхәммәтовага, бала тапкач, табиблар әнә шулай дип әйтә. Ләйлә кызы Ралинәне авырлык белән тудыра. “Авырлы вакытта һәрвакыт табиблар күзәтүе астында булдым. Бар анализларым да яхшы иде. Ә менә бала тудыру йортында кыенга туры килде”, – ди Ләйлә.

Баланың кендек бавы биш тапкыр чорналган була. “Мондый очракта кесеров кисүе ясарга тиеш булганнар икән. Әмма миңа үземә таптырдылар. Бу хәл­не табиблар хата дип аңла­талар. “Балам туганда зәп-зәңгәр иде. Табиблар сәламәт­леген 1 балл белән генә бәяләде­ләр. Туып бер сәгать тә үтмәде, кызымны Казанга җибәр­деләр. Балагыз үлә, Казанга кадәр барып җитә алмаячак, диделәр. Минем хәлем дә җиңел түгел иде. Шөкер, ике атна реанима­циядә ятканнан соң, кызыбызны палатага чыгардылар. Бу вакытта янында мин идем. Кызыма 40 көн тулгач кына өйгә кайттык”, – дип искә ала Ләйлә.
 
 Әби-бабасы, әтисе янына кайтканда Ралинә махсус трубка аша туклана торган була. “Кайчак аз гына сөт эчертер өчен дә берәр сәгать азаплана идем. Балам йота алмады. Тора-бара кашыклап ашатырга да өйрәттем. Кызыбызга хәзер ике яшь. Әмма ул әле утыра да белми, сөйләшми дә. ДЦП диагнозы куйсалар да, эпилепсия өянәкләре булмагач, бу авыруны ничек тә җиңәрбез, дидем. Кызымны табибларга күрсәтә башладык. Өч айдан массажга йөрттек. Тернәклән­дерү үзәкләренә бара башладык. Кукмарада, Арчада урнашкан үзәк­ләрдә дәваландык”, – ди Ләйлә.
 
Ралинәнең хәле бик үк яхшы булмагач, Ләйләгә якыннары тагын бер бала алып кайт, диләр. Кызына ике ай вакытта ул тагын авырга уза. Бу юлы инде куркып кына йөри. Табиблар да: “Орга­низмың ныгымыйча бала тапма”,­ – диләр. Тик Ләйлә тәвәк­кәлли.
 
“Икенче баламның үсешенә күзләр тимәсен. Сигез айдан теле ачылды. Күптән түгел бер яше тулып китте. Җөмләләр әйтә инде. Апасы авыру булгач, бала да аңлады, ахры. Тиз үсте. Бик борчып тормады. Гел әбисе һәм әтисе янында булды. Төнлә уянганда да башта әтисен чакыра. Ралинәне карау тулысынча минем өстә. Әмма мин каенанам Сәвиягә бик тә рәхмәтле. Әгәр әти-әни белән бергә яшәмәсәк, бик авыр булыр иде”, – ди Ләйлә.
 
Хәзерге вакытта Ралинә әни­се белән тернәкләндерү курслары уза. Бу юлы Казандагы түләүле кли­никага барып караганнар. Би­редәге белгечләр, баланы дәва­лый башлаганчы, башта аның баш миен өйрәнә икән. Махсус аппарат аша караганнар. Ралинәнең башы сәламәт, ди. Тик менә рефлекслары гына тукталып калган. Шуларын уятсалар, кызчыкта алга таба үзгәрешләр барлыкка килә­чәк икән. Ләйлә баласының аякка басасына бик ышана. “Ул бит безне аңлый. Әтисе эндәшсә, елмаеп куя. Авыру баланы үстерү җиңел булмаса да, аның терелүенә өметем зур”, – ди Ләйлә.
 
Әлеге түләүле үзәктә 2-3 ай саен дәваланырга кирәк икән. Тик менә Шәймөхәммәтовлар чыгымнарны үзләре генә күтәрә алмый. “Әти белән ирем эшли. Әмма аларның акчасына яшәргә дә кирәк бит әле. Шулай булса да, дәваланырга акча табарга тырышабыз. Тик алга таба дәвалану курслары артачак. Димәк, чыгымнар да. Газета аша мәр­хәмәтле кешеләрдән кызыбызга ярдәм итүләрен сорыйбыз”, – ди Ләйлә.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Номер СБЕРКНИЖКИ: 42307.810.3.6200.0298015 
Номер счета: 
408 178 103 62 000 69 87 41 
Номер карты: 
4276 8800 8821 9732 
(Сбербанк)

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 08.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы