поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.09.2009 Җәмгыять

“АKЧАДАН БЕР СӘГАТЬТӘ KОЛАK KАKТЫK”

Авыл кешесе шулкадәр беркатлы ки, нәрсә әйтсәләр, шуңа ышана. Аларның бу сыйфатыннан кайберәүләр бик оста файдалана. 22 августта көндезге сәгать унберләр тирәсендә Теләче районының бер авылында “сарык бәрәне сатасызмы?” дип, ике хатын-кыз 69 яшьлек әби һәм бабай йортына үтә. Малларын күрсәткәч, кунакчыл хуҗалар аларны чәйгә дәшә. Шуннан тегеләр гипнозлап, 60 мең сум акчаларын алып чыгып китәләр.

“Хәзер беркемгә ышанмыйбыз”

 

Мин килеп кергәндә әби белән бабай тыныч кына телевизор карап утыра иде. Бусагада чит кеше басып торганын күргәч, шикләнеп карадылар. Үземнең журналист икәнемне әйтү дә, кенәгәмне күрсәтү дә шик-шөбһәләрен таратмады.

 

– Хәзер беркемгә ышанмыйбыз, – диде алар.

 

Булган хәлләрне искә алырга теләмәделәр. Өстен-өстен генә сөйләделәр.

 

– Олыгайгач, сарыкларны бетерергә булдык, – дип әйтте алар. – Сатасы ике бәрән бар иде. Аларны сорап безгә авыл кешесе дә, башка милләт халыклары да керә. Шуңа күрә бәрән дип сүз башлагач, болар да сатып алырга тели дип уйладык. “Бәрәннәрне соңрак машина белән килеп алабыз, аңа кадәр чәй эчертмәссезме?” – дип сорагач, ничек баш тартасың?! Беркайчан өйгә кергән кешене кире борып чыгарган булмады. Гипнозладылар алар безне. Үзара киңәшеп тә булмады. Еллар дәвамында тиенләп җыйган акчадан бер сәгать эчендә колак кактык.

 

Әби туктаусыз елый, йөрәгем авырта, өйгә керергә куркам, ди. Бабай сабыр итәргә тырыша. Исән калуына сөенә.

 

– Хатын-кызларның кыяфәте нинди иде? – дим.

 

– Чегәннәргә охшамаганнар, Азия халыкларына тартым, – дип аңлатты алар.

 

“Кайда нинди акчаң бар, чыгар, диделәр”

 

Узган елның 1 августында Әгерҗе районында нәкъ шундый ук хәл булган. Өлкән яшьтәге Галия Галиева       48 400 сум акчасын аферист ике хатын-кызга биреп чыгарган.

 

– Өйалдында эскәмиядә утырып тора идем, “Өч кичкә кунарга кертмәссез микән, бераз акча түлибез”, – дип яныма килделәр, – дип искә алды ул. – Бик ялынып сорагач, ризалаштым. Түргә узуга, үзләренең дәвалау сәләтләре турында әйттеләр. “Чирең бар, ул авыруың өйдәге акчаларда да кала. Шуңа күрә кайда күпме бар, чыгар”, – диделәр. Башта стакан белән су сорадылар. Аннан тоз, борыч. Кухняга керә-чыга йөргән арада гипнозлап та куйдылар булса кирәк. Акча бирәсе генә килеп тора. Башта өйдәге 17 400 сумны (аның 8400 е кешенеке иде), соңыннан кассадан да 31 мең сумны алып кайтып кулларына тоттырдым.

 

Акчаны газетага төргән кебек иттеләр дә, сандыкка салып куйдылар. Өч көнсез карама, диделәр. Шуннан алар йөреп кайтабыз дип урамга, мин бакчага киттем. Өйгә кайткач, төргәкне сүтсәм, акчадан җилләр искән. Бу хакта башта беркемгә әйтмәдем. Борчылып, елап кан басымым күтәрелде. 70 яшемне уздырырга дип җыйган акча иде. Хәзер бер ел вакыт үткәч, тынычландым инде. Өйгә чит кешене кертәсе түгел икән. Җитмешкә җиткәч, сабак алдым.

 

Галия апа сөйләгән белән Теләче кешеләренеке туры килә. Ике йортка да бер үк хатын-кызлар керергә мөмкин. Шуңа күрә сак булыгыз, әле алар йөреп бетмәгән районнар күптер!


Эльмира СӘЛАХОВА
Ирек мәйданы
№ 11 | 11.09.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»