поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.07.2016 Милләт

«Гыйсъянчы иблис» яки «Канатлы татар» Рудольф Нуриевның могҗизасы нәрсәдә?

«Канатлы татар», «Оча торган татар» һәм «Гыйсъянчы иблис». Аны ничек кенә атамыйлар. Танылган балет биючесе Рудольф Нуриев турында иҗат ителгән әсәрләрне, төшерелгән фильмнарны саный башласаң, дистәгә тула торгандыр. Әйе, бу серле шәхеснең тормышын уйлап чыгарырга кирәк түгел, аның катлаулы язмышыннан том-том китап язарлык, күп серияле фильм төшерерлек.

Дөнья сәнгатендәге барлык талантлар да баш иярлек бу үҗәт татарның могҗизасы нәрсәдә? Россия кинотеатрларында күрсәтелгән «Рудольф Нуриев. Мятежный демон» («Гыйсъянчы иблис») фильмының продюсеры Әлфия Чеботарева белән әлеге сорауга җавапны бергәләп эзләдек.
 
Дөньяда америка фильмнарына аваздаш кино сәнгате алга китте. Бер караганда, моны аңлап та була кебек, чөнки мондый фильмнарны прокатка чыгару җиңел­рәк, шул ук вакытта андый кинолардан режиссерга да, продюсерга да күбрәк табыш керә. Сез исә «канатлы татар» турында фильм төшерергә алынгансыз. Ни өчен нәкъ менә Рудольф Нуриев? 
– Бу проект ике ел элек үк туган иде инде. Фильмны без биюченең 75 еллык юбилее уңаеннан төшердек. Әлбәттә, аның турында бик күп мәгълүмат тупладык, эзләндек, танышларын таптык. Бер ел буе Рудольф Нуриев тормышы, иҗаты белән яшәдек. Фильм өчен кызыклы мәгълүматлар шулкадәр күп иде. Кино төшергәндә үк бер-ике сәгатьлек фильмга сыеша алмаячагыбызга инандык. Тиздән әлеге киноның дәвамы булып, Рудольф Нуриев турында нәфис фильм дөнья күрәчәк. Бүген инде иҗади процесс башланды. Франция, Америка, Англия илләрендәге сәнгать әһелләре әлеге фильмны төшерүгә ризалык бирде. Гади генә татар малаеның дөньякүләм танылуы һәркемне гаҗәпләндерә икән. Рудольф Нуриевнең тормышын да, иҗатын да уйлап чыгарырга кирәк түгел. Аның яшәеше үзе бер риваять кебек. Ул – үз көче, үҗәтлеге белән иҗат баскычына күтәрелгән биюче. Дөрес, аның юлында киртә булырга теләүчеләр дә аз булмый. Әмма көчле ихтыярлы Рудольф Нуриев иҗатының югары баскычыннан бер басма түбән төшми. Безнең фильмны чит илдә дә бик җылы кабул иттеләр. Чөнки аны Франциядән Мәскәүгә кайтарырга теләүләре, ирегеннән мәхрүм итәргә омтылулары берәүне дә битараф калдыра алмый. Моңа кадәр биюче турында фотосурәтләрдән кала бернинди документлар да сакланмаган, диделәр. Әмма без фильмны кызыклы сюжетлар, вакыйгалар, яңа архив мәгълүматлары белән баеттык. 

Киләчәктә биюче турында нәфис фильм дөнья күрәчәк, дидегез. Ул күп серияле булачакмы? 
– Рудольф Нуриевнең балачагыннан алып бакыйлыкка киткәнгә кадәр тормышын чагылдырган әлеге фильм биш серияле булыр дип көтелә. Биюче чыгыш ясаган дөньяның данлыклы опера һәм балет театрлары җитәкчелеге белән бүген сөйләшүләр бара. Тиздән фильмда төп геройны уйнар өчен Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Уфа һәм чит ил театрларында сайлап алу кастинглары узачак. Беләсезме, Рудольф Нуриев исеме безгә бик күп ишекләрне ачты. Кая гына барсаң да, аны таныйлар, хөрмәт итәләр. Фильмны дөньяга чыгаруга ярдәм кулы сузучы иганәчеләребез дә күп.
 
Белүебезчә, биюченең бик күп дошманнары, көндәшләре булган. Рудольф Нуриевне яхшы белгән, аның белән аралашкан хезмәттәшләрен, дусларын табу кыенлык тудырмадымы?
– Биюченең тиз кызучан, гыйсъянчы татар холкы сәхнәдә генә түгел, ә кешеләр белән аралашканда да үзен сиздерә. Таланты, хәрәкәт җитезлеге белән Рудольф Нуриевтән калышмаган биючеләр дә булгандыр, мөгаен. Әмма аңа гына хас үҗәт холык сәхнәдә биючене кабатланмас итә. Франция театрында Рудольф Нуриев белән биегән балериналар татар биючесенең тиз кызып, ярсып китүен, ә менә спектакльләрдән соң аның чәчәк бәйләм­нәре бүләк итүен искә төшерделәр. Әйе, Рудольф Нуриев каршылыклы шәхес була. Көнбатышта миллионер булып баеп киткән биюче тормышлары авыр булган күп кенә актрисаларга акчалата ярдәм итә. Нишләптер, бу хакта сөйләүчеләр бик сирәк. Рудольф Нуриев исеме безнең илдә бүген дә тыелган булып кала бирә. Без аны фильм төшергәндә дә тойдык. Санкт-Петербург­тагы КГБ архивына бөтенләй кертмәделәр. Ә татар биючесе турында иң күп мәгълүмат нәкъ менә анда саклана. 
 
«Гыйсъянчы иблис»нең экранга чыгуын гасыр проекты дияр идем.
 
Фильмда сюжетлар белән таныштырып барган Россиянең халык артисты Андрис Лиепа: «Рудольф Нуриевнең шәхси мөнәсәбәтләренә кагылырга тырышмадык, аның турында сөйләгән танышларыннан биюченең язмышына, иҗатына бәйле вакыйгаларга күбрәк тукталып китүләрен үтендек», – дигән иде... 
– Андрис Лиепаны автор итеп алуыбыз бик уңышлы килеп чыкты дип уйлыйм. Рудольф Нуриев белән аның әтисе Марис дуслар булганнар. Бер-берсенең иҗатына бәя биргәннәр, кунакка йөрешкәннәр. Марис Лиепа сөйләвенчә, Россиядә килгән саен Рудольф Нуриев артыннан шымчылар сагалап йөргән. Биредә аның һәр адымы сак астында булган. Андрис фильмда биюченең иҗади тормышын, яшәешен колачларга 
тырышты, һәм аның ул бик уңышлы килеп чыкты. 
 
Рудольф Нуриев үткән юлдан, ягъни иҗатының иң югары баскычы булган дөнья театрларының барысын да узарга туры килдеме? Фильмда боларның барысы да чагылдымы? 
– Без бик аз юлны уздык, дип әйтер идем. Рудольф Нуриев гастрольдә күп йөргән һәм аны кая гына барса да, яратканнар, хөрмәт иткәннәр. Шуңа күрә ул үткән юлдан кабат узу мөмкин дә түгел, һәм аңа бик күп чыгымнар кирәк. Хәер, без төшергән фильм да очраклы проектлардан саналмый. Рудольф Нуриев турында арзан һәм гади генә кино төшереп булмый торгандыр.
 
Чит ил театрларында ул куйган спектакльләр бүген дә сәхнәдән төшми.
 
Фильм төшергәндә, Рудольф Нуриев кем булып истә калды? Оста биючеме, хореографмы, әллә инде талантлы режиссермы? 
– Ул – һәр яктан килгән талантлы шәхес. Рудольф Нуриевне тамашачы талантлы биюче буларак хәтерли. Көнбатыш илләрендә аның исемен искә алалармы дигәндә, Франция буйлап йөргәндә, опера һәм балет театры янындагы афишага күз төште. Андагы дөньякүләм танылган артистлар, режиссерлар арасында Рудольф Нуриев исеме дә бар. Димәк, ул биюче дә, талантлы актер да, оста хореограф та булган. 
 
Рудольф Нуриев – каршылыклы шәхес дигән фикерне еш ишеттек. Фильмда аның бу сәер холкын ачып бирә алдыгызмы? 
– Әлбәттә. Фильмны «Гыйсъянчы иблис» дип атавыбыз нәкъ менә аның холкы белән бәйле. Үз-үзен кулда тота алмаган кызу канлы биюче бер минутта кабынып киткән һәм икенче минутта ук гафу да үтенгән. Рудольф Нуриев җитәкләгән труппасына таләпне дә үзенең мөмкинлекләреннән чыгып куйган. «Канатлы татар»ның катгый кануннары күпләргә ошап бетмәгән, әлбәттә. Рудольф Нуриевне каршылыклы шәхес дип атаулары иң әүвәл шуннан килә. Тугыз яшеннән биюче булачакмын дип хыялланган егет үз-үзенә шулкадәр таләпчән, кырыс була ки, һәм башкалардан да шуны ук таләп итә. 

Дөньякүләм премьераны беренче тапкыр Санкт-Петербургта күрсәткәнсез? Ә ни өчен Казанда түгел? 
– Безнең алар белән килешү бар иде. Аннан соң иганәчеләрнең күбесе Санкт-Петербургтан лабаса. Алар фильмны төшергәндә үк, премьераны бездә күрсәтерсез дип әйтеп куйганнар иде. Фильм белән танышу ябык ишекләр артында үтте. Ә Казанга мөселман кинофестиваленә генә чакыру алдык. Узган ел фестивальдә катнашу теләге белән әлеге фильмны тәкъдим иткән идек. Әмма чакыру булмады. 
 
Фильмда төп образларның берсе – поезд. Рудольф Нуриевнең язмышы белән поезд параллель рельсларда. Ни өчен поезд образы? 
– Чөнки биюченең бөтен тормышы поезд белән бәйле. Бу хакта үзе турында язылган язмаларда еш искә алына. Рудик үзе дә поездда туган. Әтисе улының биюче булуына каршы килгәч, ул поездга утырып, еракка укырга китәргә хыяллана. Һәм аның хыялы тормышка аша. Алай гына да түгел, аның бөтен гомере тәгәрмәч өстендә үтә. Ул самолетта очарга яратмаган, ә поездны үз иткән. Биюче булып танылган олпат шәхес хәтта уенчык поездлар җыйган. Поезд образы – биюченең яшәешен чагылдыра, аның гомер буе эзләнүен, алга омтылуын күрсәтә.  
 
 
 
 
13.05.2015 бастырылган.

Алсу ХӘСӘНОВА
Сөембикә
№ --- | 13.05.2015
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»