|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2016 Авыл
![]() Бабаларыбыз хезмәте истәлегенә - сабанБүген авыл яшьләре күбрәк шәһәрдә төпләнеп калу ягын карый. Дөрес, алар арасында туган нигезен кайгыртып, кече Ватаны өчен янып-көеп йөрүчеләр дә бар. Челно-Вершины районының Совет Нурлаты авылында туып-үскән, бүген Самарада яшәүче абыйлы-энеле Шәүкәт һәм Минҗәүдәт Ильмухиннар нәкъ шундыйлардан. - Авылыбыз гөрләп торган чакларны сагынып искә алырга гына калды. Колхозыбызда 4 меңгә якын мөгезле эре терлек асраган ферма, тегермән, машина паркы бар иде, ничәмә еллар үлән гранулалары ясый торган заводыбыз белән дан тоттык. Алар барсы да халыкны эш урыннары белән тәэмин итеп торды, шуңа яшьләр шәһәргә китү турында уйламый да иде.
Бүген авылыбыз әкрен генә сүнеп бара. Анда барлыгы 200 кеше яши, ә 120 бала сыйдырышлы мәктәптә 23 укучы гына белем ала, - дип ачынып сөйли Минҗәүдәт. - Авылыбыздан яшьләр китүнең төп проблемасы - Пекарня елгасы кибеп, сазлыкка әйләнеп баруы, дип уйлыйбыз. Чөнки су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Борынгы бабаларыбыз да 100 ел элек Пекарня елгасы тугаена юкка гына килеп урнашмаганнардыр. Буа буып, елганың суын күтәртергә телибез. Тугаенда ял итү урыны да ясап булыр иде. Хәер, эш ял урыннарында, табигать матурлыгында гына да түгел бит. Янгын чыкканда, янгын сүндерү машиналары су ала алмыйча, өйләр янып беткән вакытлар да булгалады.
Ильмухиннар бу мәсьәлә буенча күптән чаң кагалар инде. Авыл халкы да аларны хуплый. “Сазлыкны киптереп, авылны затлыландырсак, бәлки яшьләр кабат кайтыр, башка җирләрдән гаиләләр килеп төпләнер иде”, - диләр.
Совет Нурлатында яшәүче балалар да авылларын торгызу турында хыялланалар. Әнә өченче сыйныфта укучы Илдар Мәүлетов үзенең иншасында: “Елгабыз чистарса, авылыбыз бөтенләй башка булыр иде. Күз алдыгызга китерегез әле: көзге кебек ялтырап торган суда балалар рәхәтләнеп су керә. Яр буенда утырган балыкчылар аларга бармак яный: тавышламагыз янәсе, балыкларны куркытасыз! Ә елгадан өстәрәк яңа өйләр балкып утыра. Алар шаулап утырган алма бакчаларына күмелгән.
Авыл уртасында төзелгән яңа мәктәп бинасы әллә кайдан күренеп тора. Мәдәният йортында көн саен балалар өчен мультфильмнар күрсәтәләр. Балалар шул кадәр күп ки, хәттә утырырга урын да юк”, - дип язган.
Авылны төзекләндерү эшләре башланган да инде. Бу максаттан үткән көздә 400 төп агач утыртканнар, сазлыкны киптерү мәсьәләсе буенча авыл халкы Самара Губерна Думасы депутаты Гомәр Вәлитов һәм Челно-Вершины районы администрациясе вәкилләре белән очрашып сөйләшкәннәр. Самараның “Волгаспецподземстрой” оешмасы җитәкчесе Павел Олухов та халыкка ярдәмгә килгән. Ул техника һәм хезмәткәрләрен бүлеп биргән һәм алар ярдәмендә елга үзәненең бер өлеше мәтедән чистартылган, Пекарня елгасын туендырып торган чишмә юллары ачылган. Бу аз булса да елганың суын күтәререгә ярдәм итәчәк. Тик бу эшләр диңгездәге бер тамчы су кебек кенә, сазлык территориясе зур, аны чистарту өчен күп техника да, көч тә кирәк. “Дәүләт ярдәменнән башка шундый зур мәсьәләне чишеп булмас. Депутатларга, район җитәкчелегенә кабат мөрәҗәгать итәргә туры килер һәм алар бу проблеманың ни кадәр зур һәм мөһим булуына төшенер, дип ышанасы килә”, - ди авыл халкы.
Клуб каршында Шәүкәт һәм Минҗәүдәт Ильмухиннар сабанга һәйкәл куярга тәкъдим итәләр.
- Сабан - крестьянның төп коралы. Аңа һәйкәл куеп, бабаларыбызның фидакарь хезмәте турында истәлек калдырасыбыз килә. Аны 20 августка кадәр куясы иде. Чөнки бу көнне авылыбыз мәктәбе 45 яшьлеген бәйрәм итәчәк, читтә яшәүче авылдашларыбызны да чакырып, авылыбызны торгызу мәсьәләсен уртага салып сөйләшербез, аны хәл итү якларын карарбыз, - ди Минҗәүдәт.
Тик һәйкәл куярга кирәк дип әйтүе генә җиңел. Бу эшне чынга ашыру ай-һай, күпме көч һәм чыгымнар таләп итә. Шуңа да Ильмухиннар авылдашларына, читтә яшәүче милләттәшләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә-ләр: кемдер акыллы киңәш бирер, кемдер матди ярдәм күрсәтер, бәлки.
Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны Минҗәүдәт Ильмухин исеменә 4276540021288984 Сбербанк картасына күчерә алалар. Белешмәләр өчен телефон 8-927-708-23-31.
Әминә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|