• 21.08 "Зәңгәр шәл" спектакле. Камал театры. 19:00
  • 27.08 "Килә ява..." спектакле. Камал театры. 19:00
  • 28.08 "Әтәч менгән читәнгә". Камал театры. 19:00
  • 29.08 "Бию пәрие". Камал театры. 18:00
  • 29.08 "Казан кичләре". Филармония. 18:30
  • 30.08 "Кырыкта да кызыкта. Мунча ташы". Филармония. 18:30
  • 06.09 Хәмдүнә Тимергалиева. Өстәмә юбилей концерты. УНИКС. 17:00
  • 18.09 Рифат Зарипов концерты. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 12 Июль Люция Хәмитова
  • 12 Июль Матвей Апросин
  • 12 Июль Альберт Борһанов
  • 12 Июль Илдар Арсланов
  • 12 Июль Мирсәет Яруллин (1938-2009)
  • 13 Июль Марат Яхъяев
  • 13 Июль Айдар Галиәскәров
  • 13 Июль Рифкать Хисмәтов
  • 13 Июль Лилия Йосыпова
  • 13 Июль Алмаз Шәрифуллин
  • Холодильник сатыла, двухкамерный, биеклеге 1,80, яхшы эшли. Казан, ул. Губкина. Тел. 8 953 999 72 00
  • Продаётся комната в статусе КВАРТИРа 21.8 кв.м в Казане в Московском районе(район Восстания-Гагарина).Комната чистая,после косметического ремонта,Вся мебель и техника остаётся,заезжай и живи!Цена 1490000. Телефон для связи 89393937375.Документы готовы.СОБСТВЕННИК.
  • Казанда эре Җир җиләге сатабыз 89518954298
  • шпаклевка,штукатурим оконные ,дверные откосы,плитка ,обои недорого.89178887212
  • Казанда Диван кроват сатам яна тел89520460614
  • Кулай бәядән шкаф-купе сатыла.Тел 89272488945
  • Казан шэхэренен Мэскэу районындагы ике булмэле фатирнын Бер булмэсенэ иптэшкэ тэртипле Кыз эзлим.Метро Яшлек,Тандем,Д.К.Химиков белэн янэшэ.89272469637
  • Сниму квартиру в Актаныше, без мебели на длительный срок. с.т.8-9534014521
  • Казан шәһәрендә Зур Урам, 1 К адресы буенча квартира озак вакытка арендага бирелә. Кер юу машинасы, холодильник, телевизор бар. Бәясе 15 мең сум. т.89274345719
  • Сдается комната в Казани ул.Можайского д.12 кв 4/1 (Кировский р-н),10кв/м,цена 7000р, Тел.: 89274298213
 
 

 
Архив
 

               

07.07.2016 Ир белән хатын

Кая китте ир хакы?

– Армиядән кайтып өч ай йөрде дә, өйләнде минем кече малай. Үгет-нәсыйхәтне ишетерлек түгел, күзе-башы тәмам тонган иде. Һәрнәрсәдә безнең белән киңәш-табыш итә, борчу-шатлыклары белән уртаклаша торган улыбызны алыштырып куйдылармыни! Сәбәбе нәрсәдәме?

Башта татар кызы белән дуслашуы, өйләнергә нияте барлыгын әйтте – әтисе белән катнаш гаиләнең бик тә четерекле икәнлеген төшендерергә тырыштык. Безне тыңларга да теләмәде.

Кыз сорарга бардык. Булачак киленнең әтисе юк икән, әнисе белән “малосемейка”да яшиләр. Кәләш тә, әнисе дә чатнатып туй мәҗлесе үткәрүне шарт итеп куйдылар. Күндек, армиядән кайтып үзенә чалбар алып киярлек тә акча эшләп карамаган малайга туй үткәрәбез дип кредит алып, хәзер мәш килеп әзерләнеп йөрибез. Беркөнне Сережабыз кайтып керде дә: “Әти белән миңа түбәтәй, әни сиңа озын җиңле күлмәк, мөселман яулыгы алырга кирәк. Киләсе атнада Айгөл белән никах укытабыз”, – диде...

Күптәнге танышым Ольганы ике ел чамасы күргәнем юк иде. Очрашып хәл-әхвәл сорашканда ук ничектер картаеп киткәнен күргән идем инде. Гомергә шаян-чая холыклы рус кызының нилектән болай алыштырып куйгандай үзгәргәнен менә шушы, күңеленә җыелган бөтен борчуын яшьләренә төелә-төелә миңа сөйли башлагач аңыштым. Карале, мин әйтәм, руслар катнаш никахка җиңелрәк карыйлар дип уйлыйбыз бит без, һич алай түгел икән ләбаса... Ольга дәвам итте, ә мин аның кодагые белән килене өчен оялып, җир ярылса шунда төшеп китәрдәй булып тыңлап торам. Милләттәшләр бит, ни дисәң дә...
 
– Малайга ипләп кенә төшендерергә тырышып карыйм: “Улым, син бит христиан динендә, чиркәүгә алып барып чукындырылган. Мөселманча никах укыткач син динеңне алыштырасың, муеныңдагы тәрене саласыңмыни?” – дим. “Мин аны Айгөл белән йөри башлагач ук салдым инде!” – ди. Бабасының төсе итеп, тууга ук муенына кигерткән тәрене хатын-кыз боерыгы белән салып куйган җебегән малай үстергәнемә ышанмыйча, өнсез калдым. Малай көлә-көлә: “Ул кадәр борчылма, әни! Никахны Айгөлнең әнисе белән 80 яшьтәге әбисе кушканга гына укытабыз. Тәртибе шулай икән аларда”, – диде.
 
Әйт әле, дускаем, без бит синең белән бер-беребезне гомер буе беләбез. Ярыймы соң болай?! Менә син тәртибе шулай дип, муеныңа безнең изге тәребезне тагып, чиркәүгә кереп, чукынырга риза булыр идеңме?! Башына түбәтәй кигән икән дип кенә рус баласына никах укырга ярыймыни сезнең диндә? Нигә дин әһелләрегез шуны аңлатмый катнаш никахка керергә җыенган балаларга? Бу хәлгә тарыгач, мин күрше Равил бабай янына кереп аңлатуын сорадым. Ул: “Мөселман кызына рус егетенә кияүгә чыгарга, гомумән, ярамый! Мөселман егете рус кызын алырга мөмкин, әгәр рус кызы “мин – мөселман” дигән дога әйтеп динен алыштырса”, – дип чыгарды. Башым бөтенләй буталып бетте. Алайса, ник дин, мәчет әһелләрегез Ислам кануннарына каршы барып, рус малайларына никах укыйлар?! Динегез гореф-гадәткә әверелеп бара түгелме? Нигә кирәк мондый фарс, күз буяу?!
 
Ольга ярсыганнан-ярсый барып, дәшми торганымнан файдаланып, мине сүгә үк башлады.
 
– Ольга, тынычлан әле! Нишләдең соң инде? Бардыгызмы никахка? – дидем.
– Бармадым! Бармасак та никах уздырганнар дип кешедән генә ишеттек. Мулланың: “Кайда әти-әниең, кайда хәер-фатихалары?” – дип сорамавы тагын аптыратты. Мүкләк сыер үстергәнбез икән – кемгә үпкәлисең... 300 мең сумга төшереп туй ясадык. Хет шуның өчен булса да аз гына хөрмәт итәргә тиештер бит инде безне килен белән кодагый. Кая ул! Малайны алыштырып куйгандай булды өйләнгәч. Безнең белән түгел, бертуган абыйсы белән дә юньләп аралашмый. Кыш көне: “Әтиең больницада ята бит, барып килер идең”, – дип чылтыраткан идем, “Бүген Әлмәткә, баҗаның туган көненә барасы бар”, – дип кенә җавап бирде.
 
Менә хәзер шомланып онык туганын көтәбез. Соңгы аен йөри киленебез. УЗИдан каратканнар, малай ди. Исемен дә тапканнар. Әмир булачак ди исеме. Әмир Сергеевич Михайлов! Шәпме?!
 
Ольганың күзендә яшь ялтырады. Ни әйтергә белмичә ык-мык итеп торганнан соң, ир-атның елдан-ел сыек буынлы, хатын-кыз кубызына биеп яши торган зәгыйфь холыклыга әйләнеп баруы турында мыгырдандым. Чын күңелдән кызгандым мин бу рус хатынын. Нигә, кемгә кирәк булды икән аның газиз баласын диненнән яздыру, туганнарыннан, ата-анасыннан биздерү? Айгөл үзе Әмир Сергеевичны кем итеп үстерер икән инде? Тормышта бөтен нәрсә дә папуаслар таягы – бумеранг сыман үзеңә әйләнеп кайта диләр бит.
 
Озак сөйләшеп тордык Ольга белән. Кибеттән алган атланмаем җебеп беткән сумкамда. Кичке аш әзерлисем дә онытылган. Йөгерә-атлый өйгә кайтып ашарга пешерергә тотындым. Ә күңелдән Ольга белән сөйләшү һич китми. Шулай, берәр күңелгә тигән хәлгә юлыккач бер миндә генә эчке диалог пәйдә булмыйдыр инде ул! Үзем камыр басам, үзем эчтән генә Ольга каршында акланам: “Сезнең кызлар гомер бакый татар малайларына кияүгә чыгарга атлыгып торалар әле! Чыгалар да, үз якларына аударып бетерәләр. Балаларга исемне дә әбизәтелне сезнеңчә куйдыралар. Яулык ябып никахта утырганнарын онытып, балаларын чиркәүгә дә алып баралар. Әнә, дөнья тулган “Никита Хәйретдинов”, “Игорь Сәйфуллиннар” белән!” – дидем. Әмма, күпме генә акланма, барыбер Ольга белән килешмичә мөмкин түгел. Кайда ялгышканбыздыр ул баланы үстергәндә дип өтәләнгән ананы ничек кызганмыйсың инде? Ни теләсәң шуны әвәләп була торган менә бу камыр төслегә әйләнде шул ирләр...

Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 07.07.2016
Татарстан яшьләре печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте