поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.07.2016 Мәгариф

Казан педагогика университетын бетерү аркасында татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзер­ләү эшенә зур зыян килде

Ундүрт дистә елга якын дәвердә күп меңләгән яшьләр, гомерләрен Казан педагогика институтында (университетында) иң изге һөнәрләрнең берсен – укытучы һөнәрен үзләштереп, бик тә игелекле эшкә – үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап яшәгән.Илебездәге зур һәм бай тарихлы мәгълүм югары уку йорты – Казан педагогика университеты 1876 елда, Сан­кт-Петербург һәм Мәскәү институтларыннан кала өчен­че булып, Укытучылар институты исеме белән оештырыла.

Шул вакыттан бирле ул, шанлы юл узып, бихисап югары квалификацияле бел­гечләр – педагогик хезмәт осталары, мәгариф җитәк­челәре, галимнәр һәм мә­дәният хезмәткәрләре әзер­ли торган шөһрәтле уку йортына әверелә. Еллар узу белән аның исеме берничә тапкыр үзгәрсә дә, асылы, эчтәлеге бертөрле булып – мәгърифәт, фән һәм мәдә­ният эшенә хезмәт итү булып кала.
 
Казан педагогика институты ачылган вакытыннан ук Казан, Вятка, Сембер, Самара, Әстерхан губерналары кергән Казан уку округындагы гимназияләр һәм өяз училищелары өчен укытучылар әзерләргә тиеш була һәм бу мактаулы бурычны, аларның үзләрендә педагогика институтлары оештырылганчыга кадәр, уңышлы рәвештә башкарып килә. Ул Идел һәм Урал төбәкләрендәге милли республикаларның педагогика уку йортларын төзүдә нигез ролен үти.
 
1917 ел вакыйгалары һәм аларның нәтиҗәләре Казан укытучылар институты яз­мышында эзсез калмый. Моның уңай яклары да, тис­кәре яклары да була. Уңай­лыгы – мәгарифнең демократлашуында, дәүләт­нең студентларга ярдәм итү­ендә, әзерлек группалары, соңын­нан исә эшчеләр факультетлары оештырылуда, шулай итеп, күп яшьләрнең моңар­чы югары белем алу турындагы хыялда гына йөрткән теләкләренең га­мәлгә ашырылуында. Тискә­ре нәтиҗә­лә­ре исә шулардан гыйбарәт: җәмгыятьтә төрле катлаулар барлыкка килә, күп кенә күренекле галимнәр укыту эшеннән китә, 1920–1930 нчы еллардагы төрле сәяси юнә­леш­ләр һәм еш кына мәга­риф өлкәсенә тиешле белеме булмаган кешеләр җи­тәкче­лек итү аркасында, ашы­гыч үзгәртеп корулар була һәм ялгыш гамәлләр кылына. Мон­дый күренешләр бөтен Идел буена таралган хуҗа­лык таркаулыгы һәм ачлык җирлегендә барлыкка килә.
 
Җирле халыкларның тарихын һәм телләрен өйрәнү өлкәсендә әһәмиятле нәти­җәләргә ирешәләр, бу өл­кә­дә тикшеренүләр белән профессорлар В.Смолин, М.Фазлуллин, Г.Алпаров шө­гыль­ләнәләр. Доцент Галимҗан Шә­рәф татар теленең фонетикасын беренче тапкыр эксперименталь юл белән өй­рәнә­ләр. Татар әдәбияты тарихыннан җитди хез­мәт­ләр доцентлар Г.Ш.Аб­драхманов, Габдрахман Сәгъди тарафыннан, татар халкы тарихыннан – С.Бикбулатов тарафыннан языла. Педагогика фәне дә өйрәнелә башлый. Милли мәктәпләр педагогикасы проблемаларын, нәти­җәле итеп, доцент Н.Надиев тик­шерә.
 
1929-30 нчы елларда Казан педагогика институтында педагогика фәне, төрки-татар теле гыйлеме, чуаш филологиясе, соңрак математика, физика, химия, СССР тарихы, политик экономия буенча аспирантуралар ачыла. 1940 елда институтка “Татар теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча кандидатлык диссертацияләре яклату хокукы бирелә.
 
Читтән торып укучы студентларга ярдәм итү өчен Алабугада, Чистай, Бөгелмә, Тәтеш, Минзәлә һәм Арчада консультация пунктлары ачыла.
Бу вуз укытучыларны барыннан да бигрәк Татарстан өчен әзерләгәнлектән, укыту эшенә төп милләт кешеләрен җәлеп итү бурычы барлыкка килә. 1946 елда татар мәктәп­ләре өчен рус теле һәм әдә­бияты укытучыларын әзер­ләү бүлеге оештырыла. Ә 1948 елда татар теле һәм әдәбияты факультеты вуз эчендә мөстәкыйль статус ала. 1949 елда физик тәрбия һәм спорт факультеты ачыла.
 
1994 елның 18 ноябрендә институт Россия Фе­дера­ция­сенең Югары белем дәүләт комитеты приказы белән Казан дәүләт педагогика университеты итеп үз­гәртелә. Казан педагогика инсти­тутының яңа статус алуы – аның халык мәгарифе өчен югары квалификацияле бел­гечләр әзерләү эшен­дәге, шулай ук Россиядә педагогика фәнен үстерүдәге зур казанышларын тану.
 
ХХ гасырның 90 нчы елларын Казан дәүләт педагогика университетында үзгәр­теп кору яки реформалар чоры дияргә мөмкин. Зур уңай үзгәрешләр беренче чиратта уку процессында була. Барлык факультетларның да расписаниеләрендә киң кыр­лы, югары эрудицияле, заман таләпләренә җавап бирә алырлык педагогик хезмәт осталары әзерләп чыгаруга ярдәм итә торган яңа курслар, дисциплиналар пәйда була. Болар – педагогик осталык, эстетика, сәнгать, музыкаль тәрбия нигезләре, хореография, риторика, сөйләм культурасы, сөйләм техникасы, эш буенча аралашу, эш­тәге этикет. Уку процессы ком­пьютерлаштырыла бара. Татар телен, әдәбиятын, тарихын, милли мәктәпләр тә­мам­лаган студентларга рус телен укытуда яңа алымнар кер­телә.
 
2002 елда Татарстан Президенты Аппаратының Тышкы элемтәләр департаменты белән Иранның Россиядәге илчелеге тәкъдиме буенча КДПУ базасында Идел буе иранистика үзәге булдырыла. Бу үзәк Татарстан һәм гомумән Россия белән Иран арасында бәйләнешләрне киңәйтүгә ярдәм итү максатын күздә тотып оештырыла.
 
1990 нчы елларны Казан педагогика университетында культура революциясе еллары дип атарга мөмкин. Бу чорда монда студентларны эстетик тәрбияләү бик кө­чәйде, студентларның музыкаль иҗаты гомум күренешкә әверелде, сәнгать белән шө­гыльләнү аларның ихтыяҗы һәм рухи азыгы булып китте.
Бик күп студентларның музыкага, сәнгатькә күнегүе, аларның бу өлкәдә зур энтузиазм күрсәтүе студент фес­тивальләрен үткәрү чорында аеруча ачык чагыла иде.
 
Югары уку йортының тыныч яшәп, уңышлы эшләве өчен төп шарт – анда сәламәт микроклимат булу. Мондый халәтне исә коллектив әгъ­заларының үз арасында, хез­мәткәрләр белән җитәк­челәр, шулай ук укытучылар белән студентлар арасында цивилизацияле, ихтирамлы, кешелекле мөнәсәбәтләр тәш­кил итә. Казан педагогика университетының ректораты, шуны истә тотып, вуз­ның бөтен бүлекләрендә дә үзара миһербанлы мөнәсә­бәт булдыру һәм саклауга ирешүне иң әһәмиятле бурычларыннан берсе итеп санады.
 
Россиянең зур, мәгълүм уку йортлары арасында ла­ек­лы урын тоткан орденлы Казан педагогика университеты мөстәкыйль уку йорты буларак кинәт кенә кем­нәр­дер тарафыннан ки­рәксез дип табыла һәм аны, бераз гына вакыт “Татар гума­ни­тар-педагогика университеты” итеп үзгәртеп торганнан соң, Казан федераль университетына кушып куялар. Һәм, уйлаганча, тиз­дән ул чиксез-чамасыз зурайтылган федераль университет эчендә юкка чыга башлый. Казан федераль университетында Казан педвузы кушылганнан соң башланган бет­мәс-тө­кәнмәс структур үз­гәрешләр һәм, имештер, омтимальләштерү Рос­сия­нең күптәнге педагогик югары уку йортында яшь буынны тәрбияләүнең гасыр ярым вакыт тупланып кил­гән уңай бай тәҗрибәсен һәм гаять зур потенциалын югалтуга китерә.
 
Минем күп кешеләрне­кенә туры килә торган фи­керемчә, Казан педуниверситетын бетерү игелекле мә­гариф эшенә зур зыян салды. Бу гафу ителмәслек га­мәл кылулары өчен җа­ваплы кешеләр яхшы белем һәм тәрбия бирү җәмгыя­тьнең уңышлы алга ба­ру­ы­ның беренче шарты, про­грессның нигезе икәнлеген һәм югары профессияле укытучылар Казан педагогика университеты кебек аб­руйлы мөс­тә­кыйль уку йортларында гына әзерләнгән­леген уйла­ма­ган­нар, күрә­сең. Монда шуны искәртү урынлы: Россия Фе­дера­ция­сенең барлык рес­публи­ка­ларында һәм өлкә­лә­рендә, барлык зур һәм ур­та кул шә­һәрләрдә, шул исәп­тән Мәс­кәүдә дә, әлбәттә, педагогика югары уку йортлары уңыш­лы эшләп ки­ләләр, һәм беркемнең дә башына алар­ның берсен дә юкка чыгарырга кирәк дигән уй килми.
 
Казан педагогика университетын бетерү аркасында бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты белгечләрен әзер­ләү эшенә зур зыян килде. Бу белгечлекләр буенча укучылар саны берничә тапкыр киметелде һәм укытуның сыйфаты түбәнәйде. Соңгы вакытларда югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүнең торышы хакында борчылып сөй­ләүчеләрнең арта баруы очраклы хәл түгел.
 
Әмма иртәме-соңмы аек акыл җиңеп чыгар, һәм ре­спу­бликаның тиешле җитәк­челәре, әгәр дә алар татар­ларның туган телләренә, димәк, бай мәдәниятле татар халкының үзенең дә язмышына битараф булмасалар, педагогик белем бирү проблемасы турында җит­дирәк уйланырлар һәм якын арада Казан педагогика уни­верси­тетының шанлы тра­диция­ләрен һәм игелекле гамәл­ләрен торгызу мөм­кинлек­ләрен табарлар, дип ышанасы килә.

Рүзәл ЮСУПОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»