|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.07.2016 Хатлар
Әнием–асылташым...
Камышлы районының кеч-кенә генә Йолдыз авылында (хәзер ул юк, күптән таралды инде) биш балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга бер кыз аваз сала. Әтисе Рәхимҗан белән әнисе Галимә аңа кыйммәтле асылташ исеме - Зөбәрҗәт дип исем кушалар. Бу - минем булачак әнием. Исеме матур булса да, тормышы авыр вакытка туры килгән шул аның. “Кече яшьтән эшкә жигелдек. Балачагыбыз ачлык, ялангачлык хөкем сөргән елларга туры килде. Юньләп уку да тимәде. Яшьтәшләрем белән колхоз эшендә булдым. Көчең житәме, юкмы - аны карап тормыйлар… Кичә генә кебек иде ул хыял канатларында тирбәлгән кыз чакларым. Ул канатларны сугыш кисте… Аннан - ФЗӨ, урман кисүләр”… - дип сөйли иде әниебез. Яңа Усман авылы егете – булачак әтиебез Кәшфелислам Сөләйманов белән гаилә корып, алар матур гына яши башлыйлар. Тик бәхетләре генә озакка сузылмый, әтиебез үлеп китә. Ул вакытта миңа - җиде, сеңелем Әнисәгә бары тик дүрт кенә яшь иде әле. Әниебез безне берялгызы үстерде, аякка бастырды. “Адәм баласы дөньяга сынау өчен яратыла, балакайлар. Сабыр булырга кирәк”, - дия иде ул. Ә мин тагын хәтер йомгагын сүтәм. Кечкенә чаклар хәтергә нык уелып кала бит ул… Әни…Менә син тәмле ризыклар пешереп, сеңелем Әнисә белән безне өстәл янына чакырасың. Күзеңдә сагыш һәм сөенеч чаткылары. Безнең яратып ашавыбызны күреп, балаларча шатланасың. Гел эшләргә күнеккән кулларыңны кая куярга белмичә, әле алъяпкыч итәгенә, әле бер-берсенә яшерәсең. Кышкы Сок елгасының салкын суында безнең керләребезне чайкаган куллар алар. Шәл, оекбаш бәйләгән, идән юган, сәдәп таккан, абзардагы сыер, бозауга житәрлек итеп печән чапкан, ел саен 20 баштан да ким булмаган казлар көтүен караган, бакча утаган, утын кискән һәм ярган, таңнан торып чиләкләп җиләк җыйган куллар… Әтиебез вафат булганнан соң, бөтен авырлыклар синең жилкәгә, шушы кулларга калды шул. Шимбә көннәре безнең өчен зур бәйрәм булып тоела иде. Чөнки син безнең мәктәптән кайтуны бәлеш, бөкри кебек мич ашлары пешереп көтеп торасың. Йорт эшләрен бетергәннән соң, без бергә җыелып телевизордан татарча спектакльләр карыйбыз, йә кызыклы радиотапшырулар тыңлыйбыз. Син сәнгатьне бик ярата идең шул. Ә кичләрен, күзлегеңне киеп, газета-журналлар карашты-расың. Шуннан берәр яхшы киңәш, гыйбрәтле хикәяләр тапсаң, безгә дә кычкырып укыйсың… Ә берәр эш эшләгәндә үзең дә сизмәстән моңланып җырлап җибәрүләрең…Тавышың чылтырап аккан чишмә тавышы кебек матур иде. Бу вакытта кошлар да тынып калып, сине тыңлый иде сыман. Менә син әкрен генә икенче бүлмәгә үтәсең. Уйчан гына тәрәзгә карыйсың… Ниләр уй-ладың икән син, әни, ул вакытта? Әйе, ул вакытларны сагынып сөйләргә калды. Аларны язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Әмма күңелдән, әни, нурлы йөзең җуелмый. Тик бернәрсә күңелгә тынычлык бирми: агарган чәчләреңне көн дә сыйпыйсы, нурлы күзләреңне ешрак үбәсе калган... Әниебез ун ел элек, ноябрьнең салкын бер көнендә бакыйлыкка күчте. Дөньялар бушап, җаннарыбыз ятим калгандай булды. Әйтерсең, йөрәгебезнең яртысы әни белән бергә китте. Ул - тормышыбызның асылташы, бизәге иде.. Аны ни дәрәҗәдә яратуыбызны сүзләр белән әйтә алмаганбыздыр, чөнки әниебез бездә тәрбияләгән тыйнаклык ул теләкләрне тыеп тора иде. Йөрәктән чыккан сөю хисен сиздеңме икән син, әни?
Зөлфия ХИСАМЕТДИНОВА, Иске Усман авылы, Камышлы районы |
Иң күп укылган
|