поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.09.2009 Милләт

МӘДРӘСӘЛӘР КӨЛЕН АКТАРСАҢ – ТАРИХ ЧЫГА

Җаекта – "Мотыйгия", Бакчасарайда – "Зыңҗырлы", Казанда – "Мөхәммәдия", Оренбургта – "Хөсәения", Уфада – "Галия" мәдрәсәләре... Саный китсәң – бик күп алар! Бер гасыр элек кенә халкыбыз өчен белем учаклары саналган мәдрәсәләр бүген нинди хәлдә? Уфадагы "Галия", Бәйрәкәдәге "Гобәйдия" "Иж-Бубыйдагы бертуган Бубыйлар мәдрәсәләрен барлап кайткач, шуны күрдек: бер мәдрәсә урынында – чүплек, икенчесендә – ашханә, өченчесендә...

Иж-Бубый 

 

Әлеге уку йортын дөньяның төрле почмакларында беләләр. Аның турында мәгълүматлар Лондон, Хельсинки, Нью-Йорк архивларында, китапханәләрендә саклана, Американың Лос-Анджелес шәһәрендә яшәүче галимә Азадә-Гайшә Рорлих, Сан-Францискодан Шәмсия Апакай белән ире Салих әфәнде, Австралиядән Ләйлә һәм Сәгыйть Садрилар, Финляндиядән Гәүһәр Туганай дәвамчылары Иж-Бубый мәктәбе белән даими элемтәдә тора, бирегә берничә мәртәбә  мәдрәсә юбилейларына кайтып киткәннәр.

 

Иж-Бубый мәдрәсәсенең "көле" Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында саклана. ХХ гасыр башында бертуган Гобәйдулла, Габдулла, Мөхлисә Бубыйлар нигез салган ирләр һәм кызлар мәдрәсәләре Русиядә дәрәҗәле уку йорты саналган. Габдулла Бубый биредә алдынгы уку ысуллары кертүгә, урыс телен өйрәтүгә ирешкән. Париж университетын тәмамлаган Гобәйдулла Бубый мәдрәсәдә укытучы булып эшлгән. Мөхлисә Бубый исә хатын-кызлар өчен беренче кызлар мәдрәсәсен ачып җибәргән.   Бөтенрусия мөселманнары корылтаенда Мөхлисә абыстайны Уфа мөселманнарының Үзәк Диния назәрәтенә казыя итеп сайлаганнар.

 

Ул тарихка беренче һәм соңгы хатын-кыз казыя буларак кереп калган.

 

Бертуган Бубыйларның шәкертләре бөтен дөнья буйлап таралган.  Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе язмышы фаҗигале тәмамланган. Бу хакта тулырак мәгълүмат аласыгыз килсә, "Бертуган Бубыйлар һәм Иж-бубый мәдрәсәсе" дигән китапны укырга киңәш итәбез.

 

Иж-Бубыйга мәдрәсә "көлен" күрергә килгәч, күңелсез күренешкә тап булдык. 2001 елда ук, өстән фәрман килеп Мөхәммәдҗан хаҗиның (авылдагы мәчет мәдрәәләрне үз хисабына салдырган кеше) , кайчандыр мәктәп булган  зур, ике катлы йортын сүтеп атканнар. "Байның йортын кран белән бик озак җимерделәр. Бүрәнәләре – сап-сары, кирпече йомырка кушып салынган – ныклы иде әле. Материалны кем кая ташып бетерде. Йортны кран белән җимерүче исә үз җәзасын күрде: бик каты авырып, урын өстендә ята", – дип сөйләделәр авыл апалары. Җимерек йортның таш нигезе бүген дә исән: аны хәтта кран да вата алмаган! Биредә сыра шешәләре аунап ята, кыскасы, чүплек.

 

Авылда бертуган Бубыйлар истәлеге булырлык нәрсә  бар? Урта мәктәп Бубыйлар исемен йөртә, анда 1989 елда оешкан музей эшләп килә. Кызганыч, музейны оештыручы Рәмзия Арслан кызы Хәлиуллина белән очраша алмадык – ул вафат. Рәмзия ханым Бубыйлар тарихын өйрәнүгә ярты гомерен багышлаган, чит илләр белән элемтә булдырган шәхес.

 

Үзе исән чагында ул Бубыйлар яшәгән йортны реставрацияләп, анда музей ясарга теләгән. Бу йортның эчен карап чыктык. Беренче катта – почта, икенчесендә... ах иттек! Бер гасыр элек Бубыйлар иҗат иткән бүлмәләрдә бер гасырлык тузан! Түбә бер почмагыннан тишелеп, эчкә яңгыр үткән. Кыскасы, кечкенә генә татар авылын бөтен дөньяга таныткан Бубыйлар йортын күз алдында черетеп яткыралар! 

 

"Гобәйдия"

 

Ютазы районы Бәйрәкә авылындагы мәдрәсә тарихы 1700 елдан билгеле. Башкортлар аны "Атаклы Бәйрәкә мәдрәсәсе" дип атаса, безгә ул "Гобәйдия" мәдрәсәсе буларак билгеле. 429 еллык  Бәйрәкәдә 7 мәхәллә, 6 мәчет булган. Авылда берничә мәктәп эшләгән: урыс-татар мәктәбе, Габдрахман сәгъди җитәкчелегендәге кызлар мәктәбе, 1800 елда нигезләнгән Мөридләр мәктәбе, "Гобәйдия" мәдрәсәсе...

 

XIX гасырда "Гобәйдия" Идел буендагы эре мөселман уку йортларының берсе саналган. Биредә Габдрахман Сәгъди, бертуган Туйкиннар яшь шәкертләргә сабак биргән. Мәдрәсәдә шагыйрь Сирин, язучы С.Миңнекай белем алган. Тарихи чыганакларда монда укыган шәкертләрнең Пугачев восстаниесендә катнашулары турында хәбәрләр бар.  "Гобәйдия" шәкертләре Наполеон армиясен тар-мар итүдә дә катнашкан. Европа илләрен "гизеп" кайткач, авылларында яшәү-көнкүрештә байтак кына яңалыклар керткәннәр алар. Наполеон дигәннән, атаклы Бәйрәкә мәдрәсәсе "Гобәйдия" исемен Наполеон армиясе тар-мар ителгәч, 1812 елда йөртә башлаган. Мәдрәсәгә Гобәйдулла хәзрәт нигез салган.  "Гобәйдия" – зур уку комплексы булган. Ул 5 таш, 7 агач биналардан торган. Кызлар мәктәбе каршында укытучылар әзерли торган мәктәп эшләгән. Хәзер мәктәп ишегалдында ике генә бина калган. Кайчандыр белем учагы дөрләгән мәдрәсәдә бүген – мәктәп укучылары өчен ашханә!

 

Германиядә яшәп иҗат итүче композитор, милләттәшебез Суфия Гобәйдуллинаның тамырлары Бәйрәкә авылына барып тоташа. Ул – Гобәйдулла хәзрәтнең оныкчыгы.

 

"Галия"

 

Башкортстанның Уфа каласында гөрләп эшләгән "Галия" мәдрәсәсен шәһәр халкы белми булып чыкты. Урамда үтеп баручылардан күпме сорашсак та, җавап бер булды: "Беренче тапкыр ишетәбез!" Кызганыч, Аральская тукталышында, Чернышевский урамы, 5 нче йортта урнашкан, заманында бөтен мөселман дөньясына билгеле уку йорты хакында бүген күпләр ишетеп тә белми.

 

"Галия" мәдрәсәсен, дөресрәге аның  бинасын 2001 елда Уфа Диния назәрәте  Русия ислам университеты карамагына тапшырган. Аңарчы, меңнән күбрәк кешегә белем биргән бу мәдрәсә шәһәрнең 15 нче гимназиясе, хәрби комиссариат, 92 нче мәктәп-интернат буларак хезмәт иткән.

 

Әйтергә кирәк, хәзерге "Галия" – эчке ягы ремонт кичереп, төп бинасына янкорма төзелгән ике катлы заманча бина. Ишектән үтү белән безне бер сакчы каршы алды. Кемнәр булуыбыз белән кызыксынды, документларны карады. Без исә ректор Раиф Ринат улы белән күрешергә теләгебезне белдердек. Әмма ректор урынына каршыбызда икенче бер укытучы пәйда булды, "Галия" буйлап экскурсияне безгә ул үткәрде. Тик экскурсоводыбыз "Галия" тарихына кагылышлы күп кенә сорауларга җавап бирә алмады. "Кызыксындырган мәгълүматны стендлардан табыгыз", – диде. Стендларда исә бай тарих бик сай язылган... Чыганакларга карасак, "Галия" Садри Назиров, Суфиябикә Җантурина кебек меценатлар акчасына салына. Бу саваплы эштә Закир Рәмиев тә катнаша. 1908 елда нигезләнгән бу бина ул чактагы акча белән 42 мең сумга төшә! Ун ел эчендә мәдрәсә 71 мең 85 сум 25 тиен акча сарыф итә! Мәгълүм ки, "Галия" халык акчасына гына яши торган мәдрәсә була.

 

1920 елда ул ябылган. "Галия"не тәмамлаган шәкертләр арасында атаклы галимнәр, әдип, шагыйрь, музыкант, җәмәгать эшлеклеләре, мөгаллимнәр бар. Татарлардан –  Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Шәехзадә Бабич, Хәсән Туфан, Сәйфи Кудаш, Ибраһим Башмаков, Гыйбадулла Алпаров, Солтан Габәши һ.б. Үзбәк, казах, кырым татары, кыргыз, адыгей, башкорт халкының  байтак зыялылары да биредә белем алган.

 

"Галия"дә бирелә торган аттестат нөсхәсеннән күренгәнчә, монда 20дән артык фән укытканнар: тәфсир, хәдис, фикъһ (юриспруденция), гарәп, урыс, татар, башкорт телләре, тарих, арифметика, алгебра, геометрия, психология, логика, химия, физика... Остазлар да гыйлемле катламнан. Әйтик, 1914 елда кертелгән музыка дәресләрен Варшава консерваториясе профессоры Вильгельм Клименц укыткан. "Студентлар" тормышы да кайнап торган: Ш.Бабич – "Парлак", казахлар "Садак" һәм "Шымытыр", чиркәс егетләре "Ләгу" исемле кулъязма журналлар нәшер иткәннәр.

 

Еш кына без, авыз тутырып, "татарлар фәләнгә нигез салган", "татарлар төгәнне беренче уйлап тапкан" дибез. Баксаң, болар юкка түгел икән! "Галия" шәкертләре тугандаш Азия халкын гыйлемле иткән. Мәдрәсәдә уку өчен түләнә торган 60 сумны табу өчен, укучылар каникулда Урта Азиягә кадәр барып, балалар укыткан. Шакир Мөхәммәдъяров Сәйфи Кудашка адресланган хезмәтендә бу турыда болай дип яза: "Казах сахрасы ул элек фәкыйрь шәкертләребез өчен ризык чыганагы, укыр өчен акча табу хәзинәсе булып хезмәт итте... Казах халкы безнең тамагыбызны туйдырса, без аңа, кулыбыздан килгәнчә, мәгърифәт яктылыгын өләшергә тырыштык".

 

Быелның октябрендә "Галия"нең ачылуына 103 ел тула! Шунысы сөендерә: "Галия"нең бинасы ташландык хәлдә ятмый. Киресенчә, рухи халәтен саклап, гыйлем бирүгә хезмәт итә. Бүген дә ул шәкертләре белән кайный, горурлана. РИУга Русиянең Сочи, Волгоград, Ростов, Пермь, Пенза, Чиләбе төбәкләреннән, Үзбәкстан, Кыргызстан илләреннән килеп, 100ләп студент белем ала. Университетның ике факультеты өч төрле белгечлек буенча эшли. Биредә урыс, татар, башкорт, гарәп, чит телләр, тарих белән бергә фәлсәфә, хокук, этнология, математика, социология, политология фәннәре дә укытыла.

 

Безнең буын яшьләре бик "бәхетле": тарихи архитектура һәйкәлләре булырдай мәдрәсәләрне бер-бер артлы җимергәнне күреп үсәбез.

 

Шул уңайдан күңелдә бер сорау да бар: без укып чыккан Казан дәүләт университеты 1-2 гасырдан нинди хәлдә булыр икән ?! Үткәнебезгә битараф булмасак иде. Үткәнен онытканның киләчәге юк диләр бит. 

 


Рәмилә ГАЗИЗУЛЛИНА, Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА
Татарстан яшьләре
№ --- |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»