поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.07.2016 Киңәш-табыш

Бала белән мунчага кергәндә нәрсәне истә тотарга кирәк? (КИҢӘШЛӘР)

Авыл тормышын мунчадан башка күз алдына да китереп булмый. Аны олысы да, кечесе дә ярата. Кайбер авылларда яңа туган баланы мунча чабу йоласы да бар хәтта. Тик нарасыйларны эсседә юындыруга карата фикерләр төрле. Кайбер белгечләр әйтүенчә, бер яшькә кадәр баланы гомумән дә мунчага алып керергә ярамый. Бүген сүзебез әнә шул хакта.

 

 
 
 
 
“Атаң кискән утын түгел,
Анаң яккан мунча түгел.
Аюдай ага бул,
Бүредәй бөгә бул.
Аю баласы, бүре баласы,
Мунча ташы, бүрәнә башы...”
 
Буада яшәүче Гөлсинә Хафизова өч айлык оныгы Даниярны мунчага алып кергәндә гел әнә шул шигырь юлларын кабатлый. “Хәтерлим, әнием исән чакта бәләкәй оныкларын үзе генә мунча кертә иде. Без ишек артында тыңлап торабыз. Ул кат-кат әнә шул шигырь юлларын кабатлый. Соңыннан балага теләкләр тели. Мунчада бер генә сабыйның да елаганын хәтерләмим. Кире­сен­чә, сихәтләнеп китәләр иде”, – дип искә алды ул күңел хати­рә­ләрен. Хафизовлар гаиләсендә элеккеге йола бүген дә саклана. Нарасыйларны мунчада чабу өчен җәен кечкенә себеркеләр дә әзерләп куялар икән.
Кечкенә баланы мунча кер­тер­гә ярыймы? Бу эшне ничә яшь­тән башларга кирәк? Бүген бу сорауларга анык җавап бирүче юк. Берәүләр, чамасын белеп керсә, мунчаның беркемгә дә зыян салганы юк, дип ышандырырга тырышса, икенчеләр исә, артык югары температура өлкәннәрдән бигрәк, балалар өчен куркыныч булырга мөмкин, ди. Шуңа күрә бер яше тулмаган нарасыйны гомумән дә бүлмә температурасында гына юындырырга киңәш итәләр.
 
Балалар табибы Ольга Шәйхуллова фикеренчә, һәр эш­нең дә җае бар. Иң мөһиме – ба­ланың сәламәтлеге үзенчәлек­ләре турында онытырга ярамый.
 
“Мунча өлкәннәргә дә, балаларга да файдалы. Шуңа күрә аннан баш тартырга кирәкми. Ә баланы ничә яшьтә мунча кертә башларга икәнен һәр ата-ана үзе хәл итә. Мәсәлән, йөклелек чорында даими рәвештә мунча кергән хатын-кызлар нарасыйны курыкмыйча эсседә юындыра ала. Чөнки сабый карында вакытта ук мунчага ияләшергә өлгергән була инде. Чабындыруга килгән­дә, саграк булырга кирәк. Яңа туган баланың тән тиресе һава температурасына бәйле үзгәреш­ләргә тиз арада ияләшеп бетә алмый. Шуңа күрә эзлеклелек сак­ларга кирәк. Баланың үз-үзен тотышын күзәтеп торырга да онытмагыз. Сабыйның тәне алсу төстә булырга тиеш. Яңа туган баланың лепкәсе кызарырга яки шешеп чыгарга мөмкин. Бу очракта, тиз арада мунчадан чыгарга кирәк. Мунчадан чыккан бала агарып китсә, кисәк кенә калтырап елый башласа да, сагаерга сәбәп бар”, – ди табиб.
 
Психологлар да кечкенә чакта малай-кызлар мунчага тизрәк ия­лә­шә, дигән фикердә. “Нәни­ләрне тез өстендә утырткан килеш юындырсагыз, әйбәтрәк. Бу психологик яктан ышаныч өсти. Өч яшьтән соң бала мунчадан курыкмый инде. Сабыйларны кызыктыра белергә генә кирәк. Мунча керү өчен махсус уенчыклар сатып алыгыз. Аларны ләүкәдә генә сакларга киңәш ителә. Резинадан эшләнгән балык яки су тегермәне дустын мунчада гел көтеп торачак. Балага махсус мунча сөлгесе алсагыз да ярый. Хәзер аларның ниндиләре генә юк. Плащ рәвешендәгесе дә бар. Баланы мунчага кулыннан тотып кермәскә тырышыгыз. Ишекне ачып, түргә узарга тәкъдим итегез. Ул үзен “зур” бала дип хис итсен”, – ди психолог Алисә Закамская.
 
Бала белән мунчага кергәндә кайбер кагыйдәләр:
 
1. Җиде яше тулмаган баланы мунча керткәндә, уртача температура 70-80 градустан артмаска тиеш.
2. Юеш идәндә аяк таеп егылудан саклану өчен, балага махсус аяк киеме сатып алырга киңәш ителә.
3. Чабынганда сабый көйсезләнә башлый икән, түз инде, дип үгетләмәгез. Баланы тиз арада салкынча урынга алып чыгарга кирәк.
4. Бала атнасына бер-ике тапкыр мунча керсә, шул җитә.
5. Әле яңа гына өстәл яныннан торып киткән сабыйны мунчага алып барырга ярамый. Ике сәгать чамасы көтегез. Ач карынга эсседә юындыру да киңәш ителми.
6. Мунчада эчәргә су алып барыгыз. Ул баллы булса да ярый.
7. Баланы мунчада үзен генә калдырмагыз.

Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.07.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»