|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.07.2016 Хәвеф-хәтәр
Казанда 6 нчы кат тәрәзә кәрнизеннән пенсионерны коткарырга туры килгән (ФОТО)Гадәттән тыш хәл Казанның Кол Гали урамындагы 1 нче йортта булган. Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы коткаручылары йортның 6 нчы катындагы тәрәзә кәрнизендә утырган картны үлемнән коткарган. Өлкән яшьтәге ир-ат коткаручыларга сөйләвенчә, аны фатирда оныгы өстеннән бикләп чыгып киткән. Картның урамга чыгасы, һава сулыйсы килгән. Әмма тәрәзә төбенә менеп утыргач, кире керергә хәле калмаган – аяклары оеган, башы әйләнә башлаган.
Картны автобаскычлар ярдәмендә дә коткарып булмаган – йорт каршындагы ут чыбыклары, янәшәдә калдырылган машиналар комачау иткәнлектән аны 5 нче катка кадәр генә күтәртеп булган. Шуннан коткаручылар ишекне ватып фатирга узган һәм картны коткарганнар.
--- |
Иң күп укылган
|